Сынамышлар

Ә сез сынамышларга ышанасызмы?

1. Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер.
2. Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
3. Ай колакланса, суыкка.
4. Кояш болыт эчендә баеса, явым булыр.
5. Март берендә аяз-аяз булыр бөтен яз.
6. Апрельнең алтысында аяз булса, җәй коры килер.
7. Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшыга килә.
8. Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.
9. Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.
10. Беренче мартта төшкә кадәр тын булып, төштән соң җил чыкса, шул җәйнең әүвәлге яртысы яхшы булыр.
11. Беренче мартта урамда су күренсә, язгы ташуда су күп килер.
12. Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.
13. Беренче мартта буран булса, карабодай уңар.
14. Беренче мартта җил кыйбладан яисә көнбатыштан булса, ашлык яхшы булыр.
15. Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.

Оставить комментарий