Әниләр турында

Минем кадерле әнием

Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме  җылылык!  Һәр кеше өчен иң кадерле кеше ул! Аның йомшак  куллары миңа кагылуга, бөтен кайгылар югала. Ә ,,улым” дип аркамнан сыйпаса, миңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре шундый татлы, җылы.

Минем әнием Гөлнара исемле. Аңа 35 яшь.Ул шундый матур, кара чәчләре үзенә бик килешеп тора. Әле ул бик уңган. Нинди генә эш эшләми әни куллары! Тәмле итеп ашарга да пешерә, безне дә тәрбияли. Минем әнием төрле һөнәрләргә дә оста: массаж да ясый, балаларны йөзәргә дә өйрәтә.Үзе турында да онытмый ул: спорт белән  дә шөгыльләнә.

  Менә шундый әнием булганга, мин бик бәхетле. Мин аны бик яратам. 

Нуруллин Илназ, 7Б сыйныфы

Әнием 

       Әни! Нинди ягымлы да сүз ул!  Әни өйгә килеп керү белән, өй яктырып китә. Әни үзенең карашы  белән безне һәр яктан саклый һәм яклый кебек.

Һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын була. Мин әниемне бик нык яратам. Аның исеме — Гөлнара. Бүгенге көндә медицина өлкәсендә эшли. Ул бөтен эшкә дә җитез. Әнием безне тырыш булырга, яхшы укырга, ялкауланмаска өйрәтә. Эшләвегез кеше өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен, ди ул. Әнием миңа дәрес әзерләргә дә булыша.  Әни, син безгә бик кирәк, гел шулай матур булып кал!

   Фәйзуллина Руфина,8А сыйныфы

Минем кадерлем 

Әнием —  минем иң кадерле кешем. Ул, кояш кебек, өебезне яктырта.Аның исемеЛилия. Исеме дә җисеменә туры килә шул.Әнием чәчәк кебек матур.Ул Яр Чаллы шәһәрендә туган,ике абыйсы янәшәсендә назлы сеңел булып үскән. Мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укыган.Хәзерге вакытта инженер булып эшли. Эштән кайткач, миңа булышырга да вакыт таба. Ул безне тәмле ашлар белән сыйлый. Шат күңелле әниемне бик яратам.

Сәрвәров Наил,7Б сыйныфы

                    

Син елый  башласаң,

Чү-чү, балам, чү-чү, диеп,

Тирбәтеп, көйләп кенә

Бишек җырын көйләгән.

Йокыларын калдырып,

Әллә ничә уянган.

Габдрахимов  Ранис,7А сыйныфы

Әни бит ул – өйнең яме

Әни бит ул – өйнең яме,

Ә тормышта – олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, Әни, безгә кирәк.

Габдрахманова Алия, 7А сыйныфы

Мөхәммәт пәйгамбәрнең: “Һәр бөек эшнең артында хатын-кыз тора. Ул уң кулы белән бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тибрәтә”,  — дигән сүзләре һаман актуаль булып кала. Хатын-кыз нәфис иңенә, бала карау, гаилә мәшәкатьләреннән тыш, ил хәстәрен дә ала. Гүзәл затларыбыз җәмгыятьнең төрле даирәләрендә үзләрен белемле белгечләр, яхшы хезмәткәрләр итеп таныта. Көндәлек эшеннән тыш, хатын-кыз ул — милләт анасы. Әйе, болай атау һич арттыру түгел. Әни кешенең бурычы — баласының тамагын тук, өстен бөтен итүдә генә түгел, ә нарасыен милләтенең асылташы итеп тәрбияләүдәдер. Баланың теле  әнисе сөйләшкән телдә ачыла. Бу — бер. Икенчедән, бала үз халкының гореф-гадәтләре, дини бәйрәмнәре, йолалары тәэсирендә дә тәрбияләнергә тиеш. Ә аларны кем бирә? Әлбәттә, әни. Үзенең телен, милли традицияләрен, тамырларын белгән балалар тәрбияләү —  һәр ананың бурычы. ”Дөньяга килгән сәгать белән балалар тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә — аналардыр. Аналар балаларның һәр эшләрен гадәткә салырлар. Тәрбияле аналар — олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларның хәйләгә, ялган сөйләргә өйрәнүләренә сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар”, — дип әйтелә ”Тәрбияле ана” исемле хезмәтендә. Аллаһының мең рәхмәте яусын сезгә, кадерле әниләр!.

Нәсимә Мәхәммәтшина, китапханәче

 

 

 

Оставить комментарий