Бала турында мәкальләр
Әүвәлге байлык — бала.
Бала — бәгырь җимеше.
Бала егыла-егыла егылмаска белер.
Бала елап үсә.
Бала, йөрергә өйрәнгәнче, үрмәләп йөри.
Бала, оятын белсә, бала да булмас иде.
Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен.
Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә.
Бала-чагалы кеше җимешле агач кебек.
Бала үз ризыгы белән туа.
Бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер.
Балага өч яшь тулганда бөтен өй сөйләшергә өйрәнә.
Балалы кеше — бай кеше.
Балалы өй — базар, баласыз өй — мазар.
Балалы өйдә гайбәт булмас.
Баланы бозасың килсә — макта.
Баланы иркәләү аны типкәләүдән яман.
Баланы кыйнаганчы багананы кыйна.
Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.
Баланы эт тә ярата, бия дә, хикмәт — тәрбиядә.
Баласыз өйдә кот юк.
Баласызның җаны тыныч, ә картлыгы — куркыныч.
Бер баланың авыруы ун өлкәннекенә тора.
Бишкә кадәр һәрбер бала — патша.
Бу дөньяда бал татлы, балдан да бала татлы.
Исәр баладан иркә бала яман.
Өеңдә ни юк булса, бала шуны сорый.
Өйнең яме бала белән, күлнең яме кама белән.
Сабыйга ат та — ат, таяк та — ат.
Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас.
Утынны чапкан яксын, баланы тапкан баксын.
Үзе егылган бала еламас.
Һәркемнең үз баласы үзенә якын.
Яхшы бала кечкенәдән билгеле.
Яхшы туса — илгә кот, яңгыр яуса — җиргә кот.
Бездә тумаган бездә тормас.
Кырык бала тапкан, керер капка тапмаган.
Мич астында да бала, мич өстендә дә бала.
Ник туганына үкенә.
Өстән бишек тирбәтә, астан баланы чеметә.
Элек туган да — белми туган, соң туган да — белеп туган.