Булма син чебен. Бул син бал корты

Чебен, хуш исле чәчәккә төренгән аланда да, үзенә кунып ләззәтләнү өчен сасыган урын табар.

Чебенгә хас сыйфатка ия кешеләр, уңышка ирешү өчен барлык шартлар тудырылган очракта да, үзләренең җавапсызлыкларын, ялкаулыкларын акларлык сәбәп табачаклар.

Бал корты, хәтта чүплектә дә, үзенә нектар җыю өчен чәчәк табар.

Бал кортына хас сыйфатка ия кешеләр, чишә алмаслык уңайсыз шартларда да, уңышка ирешү юлларын табачаклар.

 

2019 ел Россиядә Театр елы

2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. “Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 елны Театр елы итеп уздырырга”, — диелгән указда.

Татар телен заманча, кызыклы һәм эффектив укыту

Татар телен өйрәнә башлаучыларга — менә дигән кыска видеодәресләр. Укучыларны тел белән кызыксындыруда ярдәм итә ала.

Чыганак: http://Әйдә! Online – Изучаем татарский

Асыл сүзләр

Һәр кеше — гений. Ләкин сез балыкны аның агачка менү сәләте буенча бәяләмәгез, ул гомере буе үзен аңгыра итеп санаячак. 

Альберт Эйнштейн.

Яңа 2019 ел белән!

Яңа ел — күңелләргә шатлык өләшүче, хыялларны тормышка ашыручы, киләчәккә өмет уятучы иң яраткан бәйрәмебез. Яңа елны көнктән көннәр — могҗизага тиң. Тылсымлы сихри көчләр аша күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, мандарин тулы табын, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек утлар килеп баса. Бу гаҗәеп хисләр безгә балачактан ук таныш. Төрледән-төрле утлар, әкияттәгедәй парклар һәм күңелле шугалаклар һәр елны кабатланып, күңелләрне дәртләндерә. 

Яңа ел  — үткәннәргә йомгак ясау, уңышлар һәм җиңүләрне барлау, өмет-хыялларның чынга ашкан чоры. Киләсе Яңа елның нинди булачагы безнең үзебездән тора.

Сезне чын күңелдән иң матур, көтеп алган Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Мин сезгә барыннан да элек, үз көчеңә ныклы ышаныч, яңа казаныш һәм ачышлар, зур җиңүләр телим. Киләсе ел сезнең өчен истәлекле вакыйгаларга бай, могҗизалы булсын. Тормышыгызның күңелле очрашулар, шатлыклы тойгылар, бәхетле мизгелләр бизәсен, гаиләгезгә иминлек, саулык-сәламәтлек алып килсен.

Сезнең Яңа ел төнендә курантлар тавышы астында теләгән изге теләкләрегез чынга ашсын!

Яңа ел белән!

Асыл сүзләр

Кораб төзисең килсә, кешеләр чакырырга, эшләрне бүлгәләргә, җиһазлар барларга ашыкма. Чиксез диңгезгә омтылуың башкаларны илһамландырсын.

Антуан де Сент-Экзюпери

Кадерле әниләребез!  

Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз!

   Бары тик аналарга гына гомер, ярату һәм яшәү шатлыгы бүләк итә алу кебек искитмәле табигать бүләге бирелгән. Сез булган җирдә һәрчак җылы һәм шатлыклы халәт хөкем сөрә.
   Һәммәгезгә дә иминлек һәм рухи бөтенлек телибез. Бу көнне сезнең хөрмәткә иң җылы сүзләр, матур котлау-теләкләр яңгырасын, кайгы-борчуларыгыз онтылып торсын иде. Һәм бәйрәм генә түгел, ә һәр гадәти кән сезгә бары тик шатлыклар гына китерсен. Якыннарыгызның җылысын, яратуын тоеп яшәгез, сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә.

Җәннәт— әниләрнен аяк астында

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:
– Ул дөньяга мин ник киләм?
– Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.
– Ә мин аны ничек аңлармын соң?
– Ул сине үз теленә өйрәтер.
– Фәрештәмнең исеме ничек була?
– Син аңа Әни диячәксең.
Җәннәт— әниләрнен аяк астында дип әйткән әби-бабаларыбыз… Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – Әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – Әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – Әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – Әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләрен бирә,безнең өчен һәрвакыт көяләнеп,изге теләкләрен теләп тора.

Балалар өчен «Шаян ТВ» каналы

12 ноябрьдән ​​балалар өчен «Шаян ТВ» каналы тәүлек буе күрсәтә башлаячак.  Балалар  20дән артык оригинал программалар, уен-шоулар, викториналар, татар теленә тәрҗемә ителгән фильмнар, мультфильмнар, фәнни-популяр, әдәби тапшырулар карый алачак. 

8 нче ноябрь көнне  мәктәбебездә күренекле язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды. Бу очрашу укучылар күңелендә якты хатирәләр генә калдырды. Мәҗлесләр залына  ак яулыклы язучы үзе килеп кергәч, ничектер, күңелләр күтәрелеп китте. Укучылар  да  очрашуга җитди караганнар иде: матур итеп шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Шул ук вакытта китапханәче аның тормышы, иҗаты белән дә таныштырып барды. Ә инде язучының мөлаем тавышы, татар телен саклау буенча киңәшләре һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер, дип уйлыйм. Менә шундый чын әдип белән очрашу уздырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт  әйтәсе килә.