Кызыклы педсовет өчен 5 идея

Уеннар, марафоннар һәм конкурслар мәктәп дәресен генә түгел, ә педагогик коллектив җыелышын да диверсификацияләргә сәләтле.

1. Педагогик бурычларны хәл итү буенча чемпионат

Бу форматта төрле сораулар, проблемалар күтәреп, мәсәлән яңартылган ФББС буенча дәресләр, функциональ грамоталылык, эмоциональ интеллект үсеше һ. б. хакында фикер алышырга мөмкин.

Катнашучылар зур булмаган командаларга бүленә (3-5 кеше). Аларның һәрберсе үз бурычын, проблемасын чишү өстендә эшли. Командалар очраклы рәвештә (җирәбә буенча) формалаша, шуңа күрә гади тормышта кисешмәгән хезмәттәшләр марафон кысаларында хезмәттәшлек итәләр.

Эшнең төгәл вакытын билгеләргә һәм аны үтәргә кирәк: командаларның проблемалар, тема буенча фикер алышу, үз чыгышларын тәкъдир итү, хезмәттәшләрнең сорауларына җаваплар бирү.

Ахырда берничә номинациядә иң яхшы педагогик карарлар, проблеманы чишү юллары өчен тавыш бирелә һәм укытучылариң нәтиҗәле/стандарт булмаган һ. б. карарларны (фикерләрне, җавапрларны)  сайлыйлар.

2. Педагогик хакатон

Хакатон термины IT өлкәдән чыккан сүз. Бу термин  «хакерлар марафоны» дигәнне аңлата.  Хакатон конкурс, бәйге формасында үтә: командалар проблеманы  кыска вакыт эчендә чишелешен уйлап табарга тиешләр (мәсәлән, мобиль кушымта яки веб-хезмәт).

Марафоннан хакатоннан аерылып тора, чөнки марафонда күп кенә вак бурычлар хәл ителә, ә хакатонда  катлаулырак һәм киңрәк чишелеш тапкан проблема тәкъдим ителә. Мәсәлән, педсоветта командалар белем бирү продукты яки методик материаллар эшли ала.

Педсостав 3-5әр кешедән торган командаларга бүленә, алар проектны әзерлиләр һәм аны башкалар алдында яклыйлар. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар сайлана.

Мондый педсоветларны онлайн режимда үткәрү уңайлырак, чөнки чын хакатоннар гадәттә берничә көн дәвам итә.

3. Семинар-практикум

Барлык педагогларны җәлеп итеп, яңа/катлаулы/бәхәсле педагогик чишелешне сынап карау өчен бик яхшы ысул — семинар-практикум.

Мисал өчен:

Проблема. Мәктәп администрациясе артык өй эшен бирү проблемасын күтәрә. Балалар һәм ата-аналар өйгә бик күп эш бирелә, төрле фәннәр буенча өй эшләре синхронлаштырылмаган, һ.б. дип зарландылар. Ә педагоглар бу проблеманы уйлап чыгарылган, дип саный.

Карар. Педсоветта эксперимент үткәрелә: алтынчы сыйныфның стандарт расписаниесе алына, укытучыларны төркемнәргә бүләләр һәм бер көнлек өй эшләрен ясарга тәкъдим ителә. Төркемнәр якынча 40 минут эчендә эшлиләр, ләкин аларның һәрберсендә фән укытучылары булганга: математик үз эшен башкарв, инглиз теле укытучысы үз фәнен эшли. Укытучылар үзләре барлык биремнәрне үтәр өчен ике-өч сәгать вакыт кирәк булачагына инаналар.

Бу педагогларга тәэсир итә һәм аларны өй эшенә карашлары үзгәрә.

4. Өстәл уены

Мәсәлән, бу «Педбюро» проектыннан «Мария Ивановна һөнәрен югалта»уены булырга мөмкин. Ул педагогларга кызыклы дәресләр үткәрергә  өйрәтә.

5. Педагогик идеяләр аукционы

Бу техника зур коллектив өчен уңайлы.

Аукцион барышында педагоглар кызыклы идеяләр, алар кулланган яки үз дәресләрендә кулланырга теләгән яңа алымнар, технологияләр һ.б. тәкъдим итәләр, «лотлар» уйнаталар. 2-3 минут эчендә һәркем үз «лотын» тәкъдим итә, шуннан соң «аукциончы» зал буйлап уза һәм махсус урнага — карточкалары төсләре буенча аерылып торган «валюта» ны җыя.

Бәяләү системасы төрле булырга мөмкин: мәсәлән, «кабул итәм» / «Мин өлешчә кабул итәм» / «кабул итмим»«бу минем өчен мөһим» / «бу файдалы» / «кызык» бәяләрен кулланырга мөмкин.

 

Оставить комментарий