Илдар Юзеев

                                                     Илдар Юзеев
(1933 — 2004)

Картинки по запросу Илдар Юзеев

     Күренекле әдип Илдар Гафур улы Юзеев 1933 нче елның 3 нче гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туа. Үз авылында — урта, 1950   1954 нче елларда Казан педагогия институтында югары белем ала. 1954 — 1967 нче елларда ул — «Ялкын» һәм «Чаян» жур-
налларында, 1971 нче елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге аппаратында эшли. Илдар Юзеев 1973 нче елда Мәскәүдә югары әдәби курсларны тәмамлый, 1977 нче елга кадәр «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире була. 1977 нче елдан — Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант.

      Илдар Юзеев соңгы көннәренә кадәр балалар матбугатында
эшли.

      Ул әдәбиятка 1950 нче елларда килеп, «Таныш моңнар» поэмасы белән таныла. Шагыйрь буларак аны «Әнкәй», «Фәрит-Фәридә», «Таймас», «Өчәү чыктык ерак юлга», «Язылмаган поэма», «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау», «Карурман», «Таш диварлар авазы», «Мәхәббәт китабы», «Олы юлның каены», «Өзелмәс кыллар» һәм башка лирик, драматик поэмалары буенча да беләләр. Илдар Юзеев шигырьләренә бик күп композиторлар көй язган. Аның «Яшь наратлар», «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Мәтрүшкәләр», «Серле чәчәк», «Туган ягым каеннары», «Чит илләргә чыксаң» һәм башка җырлары бар.

    Илдар Юзеев — драматург та. «Кыр казлары артыннан», «Гашыйклар тавы», «Сандугачлар килгән безгә», «Ак калфагым төшердем кулдан…» кебек әсәрләре төрле театр сәхнәләрендә куела.

мәтрүшкәдушица
гашыйк
влюблённый

          

АК  КАЛФАГЫМ  ТӨШЕРДЕМ  КУЛДАН…

Сан-Франциско — Казан телевизион күперендә катнашалар:

Сан-Франциско ягыннан:

Сафия Нурхан — оештыручы
Т а й ф у р — Америкада яшәүче татар рәссамы
Жак — Бөек Ватан сугышында әсирлектә булып, соңыннан иленә кайтмаган татар, Шәмсия Ишмуллинаның улы
Катрин — Жакның хатыны, француз милләтеннән

Казан ягыннан:

Клара Измайлова — оештыручы
Шәмсия Ишмуллина
Регина Хәбиб

Беренче пәрдә
Беренче күренеш

Казан телестудиясендә Клара Измайлованың эш бүлмәсе.

Клара (телефоннан сөйләшә). Димәк, сценарийны рас-
ладыгыз? Рәхмәт!

Шәмсия керә.

Шәмсия. Рөхсәтме?

Клара. Рәхим итегез! Сез Шәмсия апа Ишмуллинамы?

Шәмсия. Рәхмәт, сеңлем, әллә каян танып торасыз.

Клара. Утырыгыз, апа!

Шәмсия. Шулкадәр ерактан килгәч, утырмый да булмас. Сиксән биш яшьлек карчыкның кемгә кирәге чыкты икән?

Клара. Без сезне бөтен дөньяга күрсәтергә уйлыйбыз, Шәмсия апа. Бездә татарча да, русча да, инглизчә дә белүчеләр — бармак белән генә санарлык.

Шәмсия. Анысы шулайдыр… Минем инглизчә сөйләшүемне каян белдегез, кызым?

Клара. Әтиегез Фәтхетдин Ишмуллинның инкыйлабка кадәр үк инде Америкада укуын беләбез.

Шәмсия. Дөрес, атам бик тә мәгълүматлы кеше булган. Әмма чит ил белән бәйләнешләре өчен аны инкыйлабтан соң атканнар.

Клара. Тапшыруда сез анысын әйтмәссез.

Шәмсия. Нинди тапшыру?

Клара. Без сезне Америка татарлары белән үткәреләчәк телевизион күпердә катнашырга чакырабыз.

Шәмсия. Атам язмышы кабатланмасмы?

Клара. Дөнья үзгәрде, апа, курыкмагыз.

Шәмсия. Тормышым-язмышым турында сорасалар?

Клара. Ягъни?

Шәмсия. Сез бәхетлеме, бәхетсезме, дип.

Клара. Ничек җавап бирер идегез?

Шәмсия. Мин бәхетле…

Клара. Аргумент?

Шәмсия. Совет илендә яшәвем белән…

Клара. Дөрес!

Ш әмсия. Мин бәхетсез дә… үзара әйткәндә…

Клара. Ни өчен?

Шәмсия. Гомеремдә бер тынычлык күрмәдем. Сугыш та ачлык… Ачлык та сугыш… «Атаң — революция дошманы» дип, яшьлегемне сүндерделәр. Аннан сугышта ирем, балам ятып калды. Бердәнбер юанычым шул: ил өчен башларын салдылар. Уйлап карасаң, шулмы инде бәхет? Җитмеш ел буе гадәти тормыш күрмә, имеш… Үзара әйткәндә… Гел «давай!», «давай!» дигән боерыкка буйсынып яшәдек инде…

Клара. Сез боларын сөйләмәссез инде, апа?

Шәмсия. Сөйлимме соң… Авызың тулы кан булса да, дошманың алдында авызыңны ачма, диләр. Үзебезнең абруйны төшерәмме соң? Ни кушсалар, шуны сөйләп өйрәнгән инде без, кызым…

Клара. Мин сезгә ышанам, Шәмсия апа.

инкыйлабреволюция

мәгълүматлыобразованный, всесторонне развитый
тапшырупередача
телевизион күпертелемост

яшьлегемне сүндерделәр — здесь: погубили молодость
боерыкприказ

баш салусложить голову, погибнуть

 

 

Сораулар һәм биремнәр

  1. Клара белән Шәмсия Ишмуллинаның диалогын рольләргә бүлеп укыгыз.
  2. Алар нәрсәгә әзерләнәләр?
  3. Казан — Сан-Франциско телевизион күперендә Шәмсия әби бәхетле булуы турында сөйләрме? Әллә бәхетсез булуы турындамы?
  4. Шәмсия әбигә ничә яшь?
  5. Аны ни өчен телевизион күпердә катнаштырырга телиләр?
  • Акыллы булганы өчен;
  • күп телләр белгәне өчен;
  • әтисе Америкада укыган өчен;
  • боерыкка буйсынып яшәгәне өчен;
  • улын югалткан өчен.
  1. Түбәндәге җөмләләрнең кайсысы әйтем? Аны рус теленә сүзгә-сүз тәрҗемә итегез. Мәгънәсен аңлатыгыз. «Авызың тулы кан булса да, дошманың алдында авызыңны ачма, диләр. Үзебезнең абруйны төшерәмме соң?»
  2. Сезнең шәхес культы корбаннары («халык дошманнары») турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар? Нинди фильмнар беләсез? Шул турыда партадашыгыз белән диалог төзегез.

2

Телефон шылтырый.

Клара (трубканы ала). Регина Хәбиб? Үткәрегез!

Регина керә.

Клара. Хәбиб?

Регина. Әйе.

Клара. Утырыгыз.

Регина. Рәхмәт.

Клара. Регина, безне бер сорау кызыксындыра. Тарихта Галимҗан Хәбиб дигән күренекле бер шәхеснең булуы билгеле. Аның сезгә ниндидер бәйләнеше бармы?

Регина. Мин андый кешене белмим.

Клара. Ә бездә аның сезнең туганыгыз булуы турында дәлилләр бар.

Регина. Бөтен мирасны юк иткәннәр. Бер генә документ та сакланмаган.

Клара. Ул инде акланган…

Регина. Атып үтерелеп, алтмыш ел узгач…

Клара. Ни өчен гаепләнгәнен беләсезме?

Регина. Америкага барган өчен…

Клара. Ул анда ни өчен барганын беләсезме?

Регина. Юк.

Клара. Казан мәчетенең мулласы Галимҗан Хәбиб, Идел буендагы халык ачлыктан кырыла башлагач, 1921 нче елны делегация составында Америкага бара. Аннан ашлык алып кайталар…

Регина. Сез моны каян беләсез?

Клара. Америкадагы коллегаларыбыз эзләп тапканнар.

Регина. Һәм… күпме халыкның тамагын туйдырып, үлемнән коткарып калган кеше үзе сөргендә ачтан үлә. Хәзер кабере дә юк. Пермь өлкәсендәге зират өстенә завод корганнар.

Клара. Сез инде тапшыруда анысын әйтеп тормассыз… Сезне Сан-Франциско телевизион компаниясеннән, Галимҗан Хәбибнең туганы буларак, очрашуга чакыралар…

Регина. Киләм.

Клара. Якшәмбе көнне сәгать биштә көтәбез! Хушыгыз!

дәлилдовод, доказательство
мираснаследие

аклануреабилитироваться, оправдаться

ашлыкхлеб (зерно)

сөргенссылка

корустроить, построить

Сораулар һәм биремнәр

  1. Клара ни өчен төрле кешеләрне чакырып сөйләшә? Аларны кая чакыра?
  2. Кем ул Регина Хәбиб? Ни өчен телевизион күпергә чакырыла?
  3. Галимҗан Хәбиб кем булган? Аның халыкка нинди файдасы тигән?
  4. Регинаның характерына хас сыйфатларны санагыз.
  5. Халыкта «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән гыйбарә йөри. Аның мәгънәсен Галимҗан Хәбиб язмышы белән бәйләп аңлатыгыз.

Икенче күренеш

Сафия. Исәнмесез! Без, җиһанның төрле ягына чәчелеп,бүгенге көндә бер сөйләшергә зар-интизар булып гомер кичерүчеләр, сезне кайнар сәламлибез. Таныш булыйк: мин — Сафия Нурхан, япон телевидениесе комментаторы. Бүгенге күрешүне алып бару өчен, мине Сан-Франциско телевидениесе махсус чакырды.

Клара. Исәнмесез, Сафия ханым, хәерле кич!

Сафия. О, Клара ханым Измайлова, бездә көн булса да, хәерле кич! Казанда үткәргән кадерле көннәрне вә кичләрне һич онытасым юк. Бабаларыбызның туган җиренә, теленә, җырына, гореф-гадәтләренә берничә көнгә генә кайту да җан яраларын дәвалады сыман.

Клара. Хәтерегездәме, без сезне Казан артындагы ике авылга Сабантуйга алып бардык.

Сафия. Соклангыч күренешләр! Кабат хатирәләрне яңартуыгыз өчен рәхмәт. Артта калган, читкә кагылган, кимсетелгән, рәнҗетелгәннәргә ярдәм итү — безнең халкыбызның асыл сыйфаты.

Клара. Килешәм. Сез үзегезне дә читкә кагылган, рәнҗетелгәннәр рәтенә кертми торгансыздыр бит?

Сафия. Чыннан да, без барыбыз да — без дә, ә бәлки сез дә, читкә кагылганнар, рәнҗетелгәннәрдер? Халкыбызның күп өлеше үз туфрагында яшәми.

Клара. Дөресен әйткәндә, бу хакта мин үзем дә борчылам…

Кадр өзелә.

Алга таба вакыйгалар кафе-бар хуҗасы Жак әфәнде һәм аның ха-
тыны Катринның барында дәвам итә.

Татар һәм француз музыкасы яңгырый. Прилавка артында —

Катрин.

Сафия оператор һәм яктыртучы белән бергә керә.

Сафия. Хәерле кич, мисс Катрин.

Катрин. Хәерле кич! Түргә узыгыз, кадерле кунаклар!

Сафия. Телевидение комментаторы Сафия Нурхан. Мин әле генә сезнең ирегез Жак белән сөйләштем. Без Сан-Францискодагы татар тормышының бер күренешен төшерергә уйладык һәм объект итеп сезнең барны сайладык. Жак әфәнде фатихасын бирде. Сез каршы түгелме, мисс Катрин?

Катрин. Жакның сүзе җиткән, рәхим итегез.

Сафия. Сез бик ягымлы. Егетләр, төшерә башлагыз. (Микрофонга.) Сез биредә Дебюси, Равель музыкасы белән бергә Сәйдәш, Яруллин көйләрен дә ишетерсез.

Катрин. Безгә тагын бер кунак киләчәк.

Сафия. Безгә игътибар итмәгез.

Жак керә.

Жак. Хәерле кич, Сафия ханым.

Катрин. Тагын бер кунак, Жак!

Ишектән Америкада яшәүче татар рәссамы Т а й ф у р килеп керә.

Тайфур. Исәнмесез, Жак әфәнде. (Кулын бирә.) Тайфур Кормаш. Үз иленнән сөрелгән, бүгенге көндә дөнья юлларында адашып йөрүче мөһаҗир, ирекле рәссам.

Жак. Саумысез?.. Без барыбыз да — адашканнар, энекәш… Нинди җилләр ташлады бу якларга? Катрин?

Катрин. Рәхим итегез. (Өстәлгә сый-хөрмәт куя.)
Жак. Мин эзләгәнне таптым… Сафия ханымнан язып алдым. Мә әле, куеп җибәр!

Катрин китә. Магнитофоннан Илһам Шакиров башкаруында «Бик еракта идек без» җыры яңгырый. Жак сейфтан саклык белән генә ак калфакны ала, аны күкрәгенә кыса.

Җыр.       Ак калфагым төшердем кулдан,

                Безнең дус-иш белән ил тулган…

Тайфур. Әйе, ак калфакны төшердек кулдан…

Казан ягы җыр башлый. Сан-Франциско күтәреп ала.
Казаннардан мамык шәл алдым,

                                 Алтын тәңкә бирдем жәлләми.

                                 Ак калфагым төшердем кулдан,

                                 Безнең дус-иш белән ил тулган…

                                 Безнең дус-иш белән ил тулган…

                                 Алтын тәңкә бик зур мал түгел,

                                 Бергә күрешүләр әллә ни.

                                 Ак калфагым төшердем кулдан…

                                 Ак калфагым төшердем кулдан…

Пәрдә

җиһанмир, свет, вселенная
чәчелүрассеяться

соклангычвосхитительный, изумительный

хатирәвоспоминание, память

кимсетелгәнуниженный, оскорблённый

рәнҗетелгәнобиженный

фатихаблагословение

мөһаҗирэмигрант

сый-хөрмәтугощение

зар-интизар булутомиться

нинди җилләр ташладыкаким ветром вас занесло
читкә кагуобижать, отвергать

Сораулар һәм биремнәр

  1. Драмада Америкада яшәүче татар халкы турында ниләр
    әйтелә? Кем язмышы аша?
  2. Сафия халык яшәешен ничек бәяли?
  3. Тайфур кем ул? Аңа нинди сыйфатлар хас?
  4. Катринга ни өчен «мисс» дип эндәшәләр?
  5. Ни өчен Жак ак калфакны саклый? Ул нәрсә символы?
  6. «Бик еракта идек без» җырының текстта бирелгән өзеген
    ятлагыз.
  7. Бу җырны Илһам Шакиров башкаруында Интернеттан табып тыңлагыз. Үзегез дә кушылып җырлагыз.
  8. Тексттан ремаркаларны табыгыз. Теорияне укыгыз.

Ремарка — драма әсәрләрендә катнашучыларның тышкы кыяфәтен, кием-салымын, үз-үзләрен тотышын, сөйләү рәвешен, уен бара торган күренешне, урынны яки вакытны аңлатып биргән сүзләр. Кагыйдә буларак, җәяләр эчендә биреләләр.

Ремарка — краткое указание или пояснение автора,
описывающее поступки героев драматического произ-
ведения, интонацию их речи и жесты, обстановку дей-
ствия. Ремарки выражают авторскую оценку происхо-
дящего, его видения. Как правило, даются в скобках.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Оставить комментарий