Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында

* Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

 * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә хәзерләргә өйрәтегез.

* Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

 * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

1 комментарий к записи “Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында”

  1. Камиләнең әнисе:

    Өй эшен эшләү бер авыр мәсьәлә инде ул безнең өчен.

Оставить комментарий