Чал тарихы бар аның
«Яр Чаллыга нигез салынуның төгәл вакыты итеп 1626 ел күрсәтелә» — дип яза тарих фәннәре кандидаты, Кампи доценты В. Ермаков үзенең «Көнчыгыш Кама аръягы крестьяннары » дигән хезмәтендә.
Нәкъ шул елда Алабуга авылы крестьяны Федор Попов җитәкчелегендә яңа крестьян общинасы төзелә. Воевода Семен Волинский указы белән аларга Каманың сул ярындагы (Уфа өязе), Чална (Челнинка) һәм Мәләкәс елгалары янына ялан кырга күчеп урнашырга рөхсәт бирелә. Бу бик уңайлы урын була. Биек ярларын Камада көчле ташуларда да су чыганагы булу өстенә, су терермәннәре кору өчен дә бик уңайлы булалар. Якын-тирәдә кеше аягы басмаган урманнар, су баса торган болыннар җәйрәп ята. Алабуга крестьяннары нигез салган авыл Чалнинский Починок дигән исем йөртә һәм якын-тирәдә нигез салынган башка авылларга баш булып тора. Кайбер документларда ул Бережная, Бережные Челны дип атала.
1650 нче елда патша указы белщн Чална елгасыныж Камага койган җирендә калмык һәм ногайлардан саклану өчен казак ныгытма-шәһәрчеге төзергә фәрман килә. Моның өчен кирәкле материаллар, акча бирелә һәм кыска гына вакыт эчендә ныгытма (крепость) төзелеп тә бетә. Аңа Чаллы шәһәре (Чалнинский городок) дип исем бирелә. Ныгытма агач стеналардан төзелеп, аның 6 агач манарасы чатырлар белән каплана. Манараларның икесе астында капкалар була. Ныгытмада патша указы белән 100 атлы казак хезмәт итә. Чаллы ныгытмасы тирәсендә нинди дә булса бәрелешләр булуы турында мәгълүмат юк. 1655 елда ул үзенең оборона ныгытмасы буларак кыйммәтен югалта һәм анда хезмәт итүчеләр Зәйгә күчерелә. Калган крестьяннарның да хәле җиңел булмый. Алар еш кына калмык, ногай һәм башкортларның һөҗүменә дучар булалар.
1734 нче елда Боровецкий авылы янында Шилнә елгасында Шильвин бакыр эретү заводы төзелә башлый. Аның хуҗасы Казан сәүдәгәре Иван Небогатов була. Җитештерү күләмнәре зур булмый. елына 188-198 пот бакыр эретелә.
XX гасыр башында Чаллы пристане (1850 нче елда төзелгән) Камада һәм Иделдә иң зур йөк пристаньнарының берсенә әверелә. Икмәк белән сату итүчеләрнең эшләре гөрләп бара. Чаллы пристаненнан шулай ук йон, тире, имән һәм юкә такталар бик күп озатыла.