Татар телен онлайн өйрәнү мөмкинлекләре

Интернет аша татар телен ничек өйрәнеп була

XXI гасыр интернет чоры булгач, пәрәвез челтәре аша теләсә нинди мәгълүматны алып була диләр. Телләрне дә интернет аша гына өйрәнү мөмкин. Һәрхәлдә, чит телләр өйрәнгәндә хәзер дәреслек сатып алу да, зур акчалар түләп махсус курсларга да йөрү дә мәҗбүри түгел. Интернет сәхифәләрендә махсус сайтлар, методикалар җитәрлек.

  1. «Ана теле»онлайн мәктәбеКемнән сорама, барысы да бу проектны төп тел өйрәнү чыганагы итеп күрә. Дөньякүләм English First оешмасы белән Татарстан хөкүмәте килешүе нигезендә эшләнгән бу сайтта татар телен бөтенләй белмәгән килеш өйрәнеп була. 9 тел белү дәрәҗәсе каралган, һәр дәрәҗәдә 8 комплекслы дәрес бар.

Проектка булган мөгаен бердәнбер тәнкыйть – лицензияләр җитмәү. Бер үк вакытта сайтта 10 мең кеше генә тел өйрәнә ала икән. Лицензияләр алу мөмкинлеге елга бер мәртәбә ачыла, өлгермәгән укучылар тагын бер ел көтәргә тиеш. Теләүчеләр исә шактый күп булып чыга.

  1. «Татар теле баскычлары»сайты. Мәскәү егете Марат Төхвәтуллин ачып җибәргән бу сайтта татар теленең нигезләрен, грамматик төзелешен аңларга мөмкин. Ул Русия телевидениесенең “Полиглот” тапшыру методикасына охшатып төзелде. Сайтта виджетлар уңышлы ясалган, татар телен уен форматында өйрәнү мөмкинлеге бирелә.
  2. «Татар телен өйрәнү өчен«сайт. Рустелле укучыларга юнәлгән бу ресурста татар телен өйрәнүгә күпсанлы материаллар тупланган. Сүзлекләр, тәрҗемәчеләр, аудиокурс һәм үзөйрәткечләр – боларны бу сайттан алып өйрәнеп була. Моннан тыш татар теле турында файдалы мәгълүматлар да тупланган.
  3. «Туган тел»сәхифәсе дә тел өйрәнү өчен төрле хезмәтләрне туплаган. Грамматик нигезне биргән курстан тыш биредә зур сүзлекне дә кулланып була.
  4. ТНВ видеодәресләре. Татар телен укытуда бердәнбер зур видеодәрес курсы булып тора. Youtube-та урнаштырылган берничә йөз дәрестә төрле темаларга бәйле татар сүзләре белән танышырга мөмкин.

6. Вконтакте челтәрендә татар телен өйрәнүгә багышланган дистәләп төркем-паблик бар. Алар арасында иң зуры – Учим татарский язык! дигән паблик. Рәсемнәр, юмор, аудио-видео һ.б. аша көндәлек татар телен укыту эше бара биредә. Пабликка 57 меңнән артык кеше язылган.

Оставить комментарий