3 нче сыйныфлар өчен олимпиада эше

3 нче сыйныфлар өчен олимпиада эше

 

  1. Авазлар саны хәреф саныннан артык булган сүзне табыгыз.

а) мәче

б) күбәләк

в) дөнья

г) ишек

  1. Кайсы рәттә калын сузыклар гына бирелгән?

а) [ә] [ү] [ы] [о]

б) [и] [э] [ый] [у]

в) [а] [о] [у] [ы]

  1. Кайсы рәттә сүзләргә ь билгесе куела?

а) рул… , вәг…дә

б) сәнгат… , көн…як

в) нәк… , кул…язма.

  1. Ике иҗекле сүзләрне билгелә.

а) тамчы, тугыз, татлы

б) әби, син, шәһәр

в) Алинә, урамда, дәфтәрне

  1. Сүзләрне тәртип буенча урнаштыр:

1) зәңгәр                       а) 5 3 2 1 4

2) йөзә                          б) 1 4 3 5 2                                                  

3) кечкенә                     в) 3 4 1 5 2                                            

4) күлдә                                                               

5) бәбкәләр

  1. Нинди сүзләр синоним була ала?

а) әйтелешләре һәм язылышлары бер, ләкин мәгънәләре башка сүзләр

б) охшаш мәгънәле сүзләр

в) капма-каршы мәгънәле сүзләр

  1. Антоним сүзләрне тап:

а) бабай — дәү әти

б) баллы — татлы

в) ябык — таза

  1. Кайсы җөмләдә алтын сүзе туры мәгънәне белдерә?

а) Җәйге кояш алтын нурларын сибә.

а) Минем әтием алтын куллы.

б) Минем туган көнемә алтын алка бүләк иттеләр.

  1. Җөмләне дәвам ит. Эш беткәч,…

а) җырларга ярый

б) уйнарга ярый

в) укырга ярый

Оставить комментарий