Баланы ике телгә ничек өйрәтергә?

Татарчалы-русчалы сөйләм бүген күп кенә гаиләләрнең көндәлек тормышына кергән. Баланы икенче телгә өйрәтү өчен иң кулай вакыт – аның беренче телне өйрәнгән чагы, дип саный дөнья күләмендә дан казанган педагогия белгечләре.

“2-3 яшьтә балалар тел нигезләренә бик тиз өйрәнә, чөнки алар барлык ишеткәнен үз эченә туплап бара, — дип әйтә Эрика Леви, Колумбия университетының фәлсәфә, сөйләм һәм тел фәннәре докторы. — Алар бу яшьтә ике телдә әйтелгән яңа сүзләрне бик тиз аңлый башлый. Аларны хәтта махсус дәресләргә йөртү кирәкми, телевизор яки радиодан яңгыраган сөйләм дә җитә. Әгәр дә ата-ана боларга өстәп ике телдәге китаплар, уенчыклар һәм уеннар кулланса, тагы да яхшы”.

Соңгы фәнни тикшерүләргә караганда, билингв (ике тел белүче) сабыйлар, “бер телле”ләр белән чагыштырганда,  иҗади яктан күбрәк үсеш кичерә. Моннан тыш, аларның яңа мәгълүматны яхшырак үзләштерүе һәм тапкыррак булуы күзәтелә. 

Балагызның ике телдә дә яхшы сөйләшүен теләсәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:

Соңламагыз. 2-3 яшьлек чагында бала аерым сүзләрне генә түгел, тулаем сөйләм рәвешен аңына “сеңдерә”. Икенче телне никадәр иртә өйрәтә башласагыз, балага аны исендә калдыру шулкадәр җиңел булачак. “Төрле фонетик әйтелешне аңлап, аны кабатларга өйрәнү процессы 3 яшькә кадәр генә актив бара. Моннан соң без аерым бер авазларны дөрес ишетеп кабатлау мөмкинлеген югалта башлыйбыз, — ди Нью-Йорктагы “Language” балалар үзәгенең директоры Франсуа Тибо. — Шуңа күрә хәтта мультфильм, видео һәм җырлардан ишеткән тавышлы мәгълүмат яңа телне өйрәнү өчен көчле нигез булып тора, баланың аны алга таба яхшы үзләштерүен күпкә җиңеләйтә”.

“Сөйләм тирәләге”н булдырыгыз. Балага икенче телне өйрәтү өчен иң яхшы җирлек – аның янында бу телдә дөрес итеп сөйләшә торган кеше булу, дип саный Франсуа Тибо. Бу аңа сүзләрне генә түгел, аларның табигый әйтелешен һәм кулланышын сеңдереп калырга ярдәм итә. Сабый янында ике телне бутап сөйләшмәскә тырышыгыз, юкса ул аларны кирәк булганча кабул итә алмаячак. Әгәр дә бала караучы ялласагыз, аның да бу кагыйдәне мөмкин кадәр үтәвен сорагыз.

Бер үк сүзне берьюлы ике телдә өйрәтегез. Балага яңа сүзне өйрәткәндә, аның берьюлы ике телдә ничек әйтелгәнен күрсәтегез. Бу очракта сабый бер үк әйбернең ике төрле атамасы барлыгын аңлап калачак. “Минем ике яшьлек улым үрмәкүчне күрсә, аны башта инглиз телендә миңа әйтәчәк, аннан әтисе янына барып, грек телендә кабатлаячак, – дип сөйли Нью-Гепшерда яшәүче Кассандра Аттард. – “Ул бу сүзләрнең  бер үк әйберне аңлатканын белә”. Сүзләрне берьюлы ике телдә әйтүне гаиләгездә гадәткә кертергә тырышыгыз.

Артык зур өметләр багламагыз. Әлбәттә, кечкенә сабый икенче телдә шундук җырлар җырлап, аермачык сөйләшә башламаячак. Шулай да кечкенә яшьтән үк ишетә, кабул итә башлавы аңа бу телне алга таба яхшырак өйрәнергә ярдәм итәчәк. Сүзләрдән әкренләп сүзтезмәләргә, аннан соң җөмләләргә күчегез. “Тыныч йокы”, “Сәламәт бул”, “Хәлләрең ничек” тезмәләренең мәгънәсен ул бик тиз чамалый башлар, ә билгеле бер вакыт узгач, аларга төпле җавап та кайтарырга өйрәнер.

Әгәр дә әти белән әни ике милләтнеке булса

Сабыйны икенче телгә өйрәтүнең бердәнбер уңышлы юлы – аның янында бу телдә ирекле сөйләшә торган кеше булу. Түбәндәге киңәшләр сезгә бу хәлне файдага кулланырга ярдәм итәр:

“Бер кеше – бер тел” алымы. Ата-ананың берсе бала белән бер телдә генә, икенчесе – икенче телдә генә сөйләшсә, сабый өчен ике телне дә үзләштерү җиңел булачак, дип әйтә доктор Эрика Леви.

Кечкенә буталчыклардан курыкмагыз. Ике тел сүзләрен бер җөмләдә бутап әйтү – бала өчен табигый хәл. Вакыт узу белән ул аларны бүлеп сөйләшергә үзе өйрәнәчәк.

Ситуацияне адекват бәяләгез. Күп кенә ата-ана ике телдә өйрәтү аркасында баланың теле озак ачыла дип санаса да, бу — ялгыш фикер. Сабыегыз, яшьтәшләренә караганда, бер телдә азрак сүз белсә дә, аның ике телдә дә белгән сүзләрнең гомуми саны, гадәттә, барыбер күбрәк була. Ә калган сүзләрне ул үсә барган саен тиз рәвештә өйрәнәчәк.

Менә шундый киңәшләр. Аларны кулланылышка кертегез һәм үзегез күрерсез – бала ике телне дә тигез дәрәҗәдә бик тиз һәм җиңел  үзләштерәчәк. 

http://tatarbaby.ru/ike-tel.html

1 комментарий к записи “Баланы ике телгә ничек өйрәтергә?”

  1. Алсу:

    Сайтыгызны яратып укыйм. Көн дә яңа хезмәтләр табып була. Армый-талмый эшләп торуыгыз өчен зур рәхмәт.

Оставить комментарий