Тәмле сәхифә

Баллы торт


3 йомыркага 1 стакан (180 г) шикәр комы салып тугларга кирәк. Аерым кечкенә савытта 2 аш кашыгы балга 1 чәй калагы сода салып яхшылап болгатасы. Бал нинди булса да ак төскә керә. Ике массаны кушып болгаткач, 200 г акмай яки маргаринны эретеп өстисе. 3-3,5 стакан он кушып бик куе булмаган камыр барлыкка килергә тиеш. Әйтергә кирәк: камыр сыек сыман тоелачак, әмма 20-30 минут суыткычта тоткач, кулга алып әвәләрлек хәлгә киләчәк. Барлыкка килгән массаны 8-9 өлешкә бүлеп пешерәбез. Камырын пешерәсе калайга 3-4 мм калынлыкта, хәтта үтә күренмәле итеп кул белән генә җәябез. Тигез пешсен өчен чәнечке белән тишкәләп чыгабыз. Йөзе килгәнче пешереп аласы. Камырыгыз суыткычта торсын. Коржиклар бераз суынгач, крем буяп, бизәп, суыткычка куябыз. 2-3 сәгатьтән әзер була.
Кремы да бик җайлы: ярты литр куе сметанага ярты стакан шикәр комы салып яхшылап күпертәсе.
Баллырак яратучылар бер-ике катламга берәр төрле джем яки куе кайнатма сала ала.
Тәмле булсын!

Азу

Картинки по запросу азу
Ул халыкта киң таралган бик тәмле ризык.
Сарык итеннән азу
Сарыкның сум итен 1 см киңлектә, 4-5 см озынлыкта турагач, тозлап, борычлап, кызган майлы табада тиз генә кыздырып алалар.
Кыярның кабыгын әрчеп, эчен алып, вак кына турап, шулпа салып икенче бер савытта пешерәләр. Вак итеп турап башлы суган, ә аерым табада эре итеп турап бәрәңге кыздыралар.
Боларның барысын тирән савытка салып, кайнар шулпа өстиләр, өстен каплап, акрын гына кайнатып алалар. Пешкәндә томат яки кызыл помидор салып болгаталар да томалап пешерәләр. Әзер булганда гына вак итеп тураган сарымсак салып болгаталар, табынга кайнар килеш бирәләр.
1 өлешкә: 160 г сум ит, 15-20 г май, 20 г томат яки 50 г кызыл помидор, 50 г тозлы кыяр, бәрәңге 160 г, 30 г башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч, сарымсак.
Тәмле булсын!

Мантый


Мантый — үзбәк халкының да зур сые, шулпа артыннан бирү өчен әйбәт.
Берәү мантый ашаганда: «Кара әле, монда бер суган гына икән», — дигән. Сатучы исә аңа: «Юк, абзый, мантыйда бер суган түгел, анда суган бик күп», — ди икән. Чыннан да, мантый өчен ит белән суган бертигез күләмдә алына.
Су, тоз, он алып (үзбәк халкы камырга йомырка салмый), токмачны кына караганда йомшаграк итеп камыр басалар. Аны, 10-15 минут тастымал белән каплап, өлгертәләр. Аннары камырны юка гына (1-2мм) итеп җәйгәч, 10х10 см квадратлар кисеп, уртасына эч салалар. Кырыйларын бәлеш ясагандагы кебек күтәртеп җыялар һәм ябыштыралар. Әзер мантыйлар кипмәсен өчен, өстен каплап торалар. Аннары махсус мантый казанында кайнап торган су өстендә — парда пешерәләр. Башта түгәрәк тишекле калайларны майлыйлар, аннары мантыйны рәт-рәт тезәләр, өстенә салкын су сибеп томалыйлар. Ул 35-45 минутта пешеп җитә.
Һәр кешегә дүртәр мантый салып, янына әз генә шулпа, каймак өстәп, табынга кайнар килеш китерәләр.
Эчлек әзерләү. Мантый өчен симез сарык ите әйбәт. Сум итне ит тарткычтан чыгаралар яисә агач тагаракта ваклап чабалар да вак итеп тураган башлы суган, аз гына салкын су өстиләр. Әгәр ит симез булмаса, эретеп май, тоз, борыч салып, яхшылап болгаталар.
4 мантыйга: 140-150 г. сум ит, 25-30 г. май, 140 г. башлы суган;
камыр өчен: 160 г. он, 80 г. су, кирәгенчә тоз, борыч.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Лагман.


Сарык итен бармак киңлегендә шакмаклап турыйлар да кызган майлы казанда кыздырып алалар. Аннары су өстиләр һәм сүрән утта пешерәләр. Аерым табада аз гына май салып, вак итеп тураган кызыл помидор, кара торма, суган, кишер, баклажан һәм болгар борычы әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Ите йомшак булгач, шакмаклап тураган бәрәңге салалар. Шул ук вакытта табадан яшелчәләр һәм шулпа, тоз, борыч, помидорлар, сарымсак, лавр яфрагы өстиләр дә, өстен каплап, сүрән утта томалап пешерәләр. Токмачны аерым савытта пешерәләр.
Токмачны тәлинкәгә матурлап тезгәч, әзер соус кушып, өстенә вак итеп тураган петрушка сибеп, табынга бирәләр.
400 г иткә: бәрәңге 350 г, кишер 150 г, болгар борыч 150 г, баклажан 150 г, помидор 100 г, кара торма 100 г, петрушка, лавр яфрагы, суган, сарымсак, май, шулпа, токмач, тоз, шикәр, кызыл һәм кара борыч.
Тәмле булсын!

ХРИЗАНТЕМА


Итле бөккәню.

 Эчлеген теләгәнчә ясарга була.
Кирәк булачак:
сыер яки сарык, тавык итеннән фарш — 500 г.
Суган, 1 данә.
Сарымсак-1 тырнак
Су — 100 мл.
Брикет ( коры тавык шулпасы )- 1 чәй кашыгы
Сыр — 140 г.
ак май — 30 г.
Тәменчә борыч.

Камыр өчен
Сөт — 125 мл.
Кефир — 125 мл.
Коры чүпрә — 1 пакет (7 г.)
Шикәр комы — 1 аш кашыгы.
Тоз — 1 чәй кашыгы.
Йомырка- — 1 данә
Он- 500 г.
Көнбагыш мае — 6 аш кашыгы.

Әзерләү: 

1.Коры чүпрәне әз генә шикәр салып сөттә җебетергә куябыз-15-20 минутка.
2.Калган сөтне, кефир, шикәр, тоз, йомырка, конбагыш маен, онны бергә кушып йомшак кына камыр басабыз да өстенә тастымал яки пленка ябып җылы урынга куябыз(1 сәгатькә), аннан камырны 2 кисәккә бүләбез.
3.Бер кисәген кире тастымал астына тыгып куябыз, икенчесен 0,5-1 см калынлыкта җәеп, зур стакан белән түгәрәкләр кисәбез, ябышмасыннар өчен он сибәбез.
4. рәсемдә күрсәтелгәнчә уртасына эчлек: 1 чәй кашыгы ит фаршы, ит өстенә сыр салабыз да башта урталай, аннан тагын бер тапкыр урталай бөгәбез, кырларын астан ябыштырабыз.
5.Майлы кәгазь яки пергамент җәелгән табага яхшылап тезәбез.
6.Икенче кисәк камырны да шулай ук эшлибез.
7. Ахырдан уртага киселгән түгәрәкнең яртысыннан(3 кисәк камырны бер берсе белән аркылыга ябыштырып) чәчәк ясыйбыз,30 минутка кабарырга куябыз.
8. Мичкә тыгар алдыннан өстен майлыйбыз,180 градуста 25 минут, соңыннан 175 градуска калдырып 10-15 минут пешерәбез .
9.Мичтән алгач, өстен майлап, 15-20 минут тастымал астында тотабыз. Тәмле булсын!

«ПРИНЦ» салаты


Алабыз: 500 грамм пешкән сыер ите, 4 пешкән йомырка,уртача зурлыкта 5- 6 тозлы кыяр, 3 тырнак сарымсак, 1 стакан әстерхан чикләвеге, 200 грамм майонез.
Салат катламлап ясала. Иң аста шакмаклап вак итеп туралган ит, аннан эре кыргычта уылган кыяр изелгән сарымсак белән бергә кушып салына, өченче катта уылган йомырка, иң өстә табада кыздырып алынган әстерхан чикләвеге. Һәр катына да майонез сылана.
Бу салат табында бик оригиналь, тәмле һәм туклыклы.
Тәмле булсын!

Печенье

    60 мл сөт, 50 г атланмай, 100 г шикәр комы, 1 йомырка, 1 чеметем ванилин һәм тоз, 1/3 чәй кашыгы чәй содасы, 250 г он.
     Майны эретәбез, шикәр комы, ванилин , тоз, йомырка салып туглыйбыз. Сөт, чәй содасы салып болгатабыз, он өстәп, камыр басабыз, пластилин кебек камыр барлыкка килә, кулга да, кунага да ябышмый, җайлы җәелә.
    5-7 мм калынлыкта җәябез. Формалар яки стакан ярдәмендә кисәбез. Пергамент кәгазе өстенә тезеп, 180-200 градус кызулыктагы духовкада 20 минут пешерәбез. Артык баллы да булмый, кетердәп тора!

Камыр ризыкларын оригиналь бизәү ысуллары

 

 

Оставить комментарий