Хат язарга өйрәнәбез

Учимся писать письмо

1шаг. Выучить шаблон письма наизусть.

   ОБРАЗЕЦ ПИСЬМА.

 Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

     Алсу,  мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

     Алсу, син миннән “——— (один вопрос из письма________?” – дип сорагансың.  Основная часть письма – ответы на заданные вопросы (УЧЕНИК ПИШЕТ САМ, ОПИРАЯСЬ НА ВОПРОСЫ).

   Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

                                                 Сәлам белән, дустың Артем.

                                                  16 нчы март,  2017 нче ел. 

 

2 шаг. Ответить на вопросы полученного письма.

5 нче вариант

        … Авылда кышкы каникул вакытында бик күңелле. Тауда чана һәм чаңгы, мәктәп ишегалдындагы шугалакта тимераякта шуабыз. Әти-әнигә кар көрәргә дә булышам.

       … Ә син кышкы ялыңны ничек уздырасың? Кайларда ял итәргә яратасың? Әти-әниеңә нинди эшләрдә булышасың?

Вопросы пишите в таблицу на первую строчку , а со второй строчки готовьте материал для ответа

На первой строчке выделите слова и окончания, которые надо изменить. Слова, которые остаются в заданной форме, оставьте в письме в такой же форме.

Син кышкы ялыңны ничек уздырасың?
Мин   ялымны күңелле уздырам
      кызыклы  
      яхшы  
      начар  

 

Кайларда ял итәргә яратасың?
авылда   яратам
шәһәрдә    
лагерьда    
… (свои варианты)    
….    

 

Әти-әниеңә нинди эшләрдә булышасың?
Әти-әниемә төрле   булышам
  күп    
  барлык    

 

Әти-әниеңә нишләргә булышасың?
Әти-әниемә кар көрәргә булышам
  өй җыештырырга  
  тузан сөртергә  
  чүп чыгарырга  

 

Возможно, вы найдете в полученном письме предложение, которое можно использовать в ответе. В этом случае можно его переписывать , используя союз тоже  ( да, дә, та, тә)

Тауда чана һәм чаңгы, мәктәп ишегалдындагы шугалакта тимераякта шуабыз.

Без дә тауда чана һәм чаңгы, шугалакта тимераякта шуабыз.

 

3 шаг. Написать письмо,  используя полученные ответы.

     Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

    Алсу,  мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

    Алсу, син миннән “Син кышкы ялыңны ничек уздырасың?” – дип сорагансың. Мин дә кышкы ялымны бик күңелле уздырам. Кышкы каникулда мин авылда һәм лагерьда ял итәргә яратам. Без дуслар белән тауда чаңгы, шугалакта тимераякта шуабыз, хоккей уйныйбыз. Мин әти-әниемә төрле эшләрдә булышам. (Мин әти-әниемә кар көрәргә, өй җыештырырга, чүп чыгарырга булышам)

   Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

                                                        Сәлам белән, дустың Артем.

                                                                   16 нчы февраль, 2016 нчы ел

(98 слов)

Оставить комментарий