Сайт турында

    Хөрмәтле укучыларым, хезмәттәшләрем һәм әти-әниләр!

     Сезне үземнең сайтымда күрүемә чиксез шатмын. “Татарханә” сайтында сез татар телендә үзегез өчен кызыклы һәм файдалы  мәгълүматлар таба алырсыз.  Бу сайт татар теле укытучыларына, татар телен тирәнрәк өйрәнергә теләүче укучыларга һәм аларның әти-әниләренә  юнәлдерелгән.

       Хезмәттәшләрем, сез “Татарханә” сайтында татар телен уку- укыту мәсьәләләренә кагылышлы мәгълүматләр:  тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе буенча дәрес эшкәртмәләре, мастер-класслар, инновацион технологияләр һ.б. таба алырсыз. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Шулай ук,  ата-аналарга билгеләнгән материаллар, фәкать татар  телендә белем һәм тәрбия бирүгә ваемсыз булмаган һәркем өчен кызыклы мәгълүматләр туплау буенча актив эш алып барам. Бергәләп хезмәттәшлек итәрбез дигән теләктә калам.

             Ихтирам белән, Абишева Алена Петровна.

«Татарханә»гә ярдәм итегез!

P.S. Сайтта урнаштырылган материалларны кулланган очракта, авторны күрсәтү һәм сайтка сылтама кую мәҗбүри.

 

                                                                                                                                                                     

1 комментарий к записи “Сайт турында”

  1. Галия:

    Бик кызыклы, эчтәлекле сайт. Үзем өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдым. Эшегездә уңышлар телим!

Оставить комментарий