Изгелек кыл
Яхшылык турында
Яхшылык – ул изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Кеше яшәгән саен, бу төшенчәне күбрәк аңлый.
Минем фикеремчә, кешегә яхшылык эшләү бик кирәк, чөнки син эшләгән яхшылык җирдә ятмый. Ул яхшылык булып барыбер үзеңә әйләнеп кайта.
“Яхшылык эшлә дә суга сал…” — ди халык. Халык әйтсә, хак әйтә. Шушы халык сүзләрен истә тотып, һәр кеше яхшылык эшләп кенә яшәсә, бу дөнья күпкә матуррак, яхшырак, күңеллерәк булыр иде.
Корнилова Вероника, 9г
Яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек… Кеше бу сүзләрнең мәгънәсенә вакыт үтү белән генә төшенә. Алар безнең тормышта көн саен диярлек очрый. Башка кеше өчен бер кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бу синең өчен инде зур горурлык була. Шулай итеп, кечкенә генә яхшылыклар эшләп, без тормышка яраклашабыз, бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлый башлыйбыз.
Изгелек, шәфкатьлелек турында язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез күп кенә әсәрләр, шигырьләр язып калдырган.
Сәрвәров Наил,8б
Яхшылык җыйган – аш җыйган,
Яманлык кылган – таш җыйган.(М)
Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла. Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеңә елмаеп карау, егылса кул бирү, булдыра алганча авыр хәлендә ярдәм итү, яхшы бүләкләр, яңалыклар белән шатландыру – болар барысы да яхшылык инде.
Татар халык мәкаль-әйтемнәрендә язшылык мактала, яманлык хурлана.
“Яхшы булсаң даның чыгар, яман булсаң җаның чыгар.” – ди татар мәкале. Бу мәкаль яхшылык кылган, үзе тәрбияле булган кеше турында яхшы сүзләр йөрер, аның турында ишеткән кеше аны зурлар ди, ә яманлык кылган кеше булган гомерен тыныч үткәрә алмас, ди, чөнки кеше яманлык эшләсә, яман холыклы булса, тирә-юньдәгеләр аны чүпкә дә санамый, ә инде яманлык кылганлыгын үзе дә аңлауга ирешсә, үзен тиргәүдән артмый.
Барча халыклар яхшылыкны хөрмәтли, яманлыкны хурлый. Дөньяда яхшы кешеләрнең даны күркәм, начар кешеләрнең даны йөрәк әрнеткеч.
Гыйздуллин Марсель,9б