Чаллы язучылары
Айгөл Әхмәтгалиева
Язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева 1973 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Качкын авылында укытучы гаиләсендә туа. 1990 елда, урта мәктәп тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Хезмәт юлын студент елларында ук «Мәгърифәт» газетасында корректор булып башлап җибәрә. 1994 елда гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күчеп киләләр, һәм ул үзенең хезмәтен «Нур» газетасында корреспондент буларак эшли, Чаллы дәүләт педагогия институтында укытучы булып эшли. 2001 елда яңа ачылган «Мәйдан» журналына эшкә күчә. Бүгенге көндә әлеге журналның әдәбият бүлеген җитәкли. «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә» журналлары, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», газеталары белән иҗади хезмәттәшлектә яши.
Айгөл Әхмәтгалиева – 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
“Болытта җиләк үсә”: балалар өчен хикәя, әкиятләр (2008), “Синең өчен яшим”: повесть, хикәяләр (2011).
Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова 1950 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасының Саба районы Сабай авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Саба мәктәбендә ала. Хезмәт юлын Саба районында чыга торган “Җиңү байрагы” газетасында 1966 елны әдәби хезмәткәр буларак башлап җибәрә. 1968-1971 елларда Казан театр училищесында укый, режиссерлык дипломы ала. Аннан 1973-1975 елларда ул Казан телевидение студиясендә режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1983-1989 елларда читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.
Ф.Бәйрәмованың матур әдәбият өлкәсендәге беренче күләмле әсәре “Болын” повесте – 1983 елда “Казан утлары” журналында (№9) басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелекнең зур игътибарын җәлеп итә.
Фәүзия Бәйрәмова үз халкының гамьле бер вәкиле буларак, татарлар яши торган төбәкләргә еш сәяхәт кыла, андагы милләттәшләребезнең яшәү рәвешләрен, рухи тормыш хәлләрен, киләчәккә булган өмет-ышанычларын тирәнтен өйрәнеп, алар турында үзенең борчылуларын, уй-фикерләрен матбугат аша әледән-әле җәмәгатьчелеккә белдерә килә.
Ф.Бәйрәмова – 1986 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
“Болын” (1986), “Сәнгать дөньясына сәяхәт” (1989), “Моң” (1991), “Мәйдан татарларны көтә” (1992), “Кара урман” (1997),
“Безне онытмагыз” (1998), “Дәверләр күчешендә” (1998).
Рәшит Бәшәр
Шагыйрь, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Рәшит Гаффар улы Бәшәров 1949 елнын 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Янил авылында туа. Урта белемне туган авылында ала. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. Университетта уку елларында ике ел дәвамында студентларның “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли. 1972-1975 елларда Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1975-1976 елларда Лениногорск шәһәренең 32 нче һөнәр-техника училищесының директор урынбасары һәм 1977-1979 елларда тимер-бетон җиһазлары заводында мастер вазыйфаларын башкара. 1979 елда Чаллы шәһәренә күчә, 1987 елга кадәр КАМАЗ заводларында инженер-диспетчер, автомат линияләр операторы булып эшли.
1987-1989 елларда Р. Бәшәр Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык югары әдәби курсларда укый.
Мәскәүдән укып кайткач, Чаллыда – «Таң йолдызы» газетасында бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип, «КАМАЗ» газета-журнал нәшриятында –мөхәррир һәм «Аргамак» журналында – җаваплы сәркатип, «Мәйдан» журналының әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли.
Р. Бәшәр укучыларга, нигездә, балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында 1960 елның ахырында күренә башлый.
2000-2007 елларда Чаллы язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.
1989 ел Э. Касыймов исемендәге әдәби премия иясе, 2000 елда «Сандугачлы бишек» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенен А. Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2001 ел «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге премиясе лауреаты. ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә (2005). 2010 ел Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2013 ел шәһәр мэры грантына ия булды.
Рәшит Бәшәр 1985 елдан – СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.
Рубис Зарипов
Шагыйрь, композитор, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы
Рубис Таҗиәхмәт улы Зарипов 1939 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының Тукай районы (элекке Ворошилов) Теләнче Тамак авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Әтисе – потребсоюз системасында эшли, 1941 елның июлендә сугышка алына, һәм шул ук елның ноябрендә Мәскәү өчен сугышта үлә. Әнисе – Хәдичә 1934 елда Теләнче Тамак авылында беренче булып балалар бакчасы ача һәм шунда 25 ел җитәкче һәм тәрбияче булып хезмәт итә.
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр белән мавыга. Беренче шигырләре «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә дөнья күрә.
1958-1961 елларда Грозный шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә. 1961 елда Вильнюс шәһәрендәге в/ч 374 хәрби-юридик училищесында укый, 30 елга якын хезмәт-төзәтү учреждениесендә хезмәт итә (отставкадагы подполковник).
1989 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши. 2001 елда «Күңелем моңнары» дигән тәүге җырлар китабы дөнья күрә. Бүгенге көндә 25 китап авторы.
Аның мәкаләләре, шигырь-җырлары «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Әлмәт таңнары» газеталарында, «Мәйдан» журналында басыла. Бүгенге көндә 400дән артык җыры дөнья күрде.
1970 елда Удмуртия МВДсенең Почет кенәгәсенә кертелә һәм «СССР МВД Отличнигы» исеме бирелә.
2005 елда ТР мәдәният министрының «Мәдәнияттәге уңышлары өчен» дигән билгесе белән бүләкләнә. 2005 елның декабрендә Татарстан Республикасы композиторлар оешмасына кабул ителә. 2011 елның 5 февралендә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
2014 елдан Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы. Ике дистәдән артык китап авторы.
Эдуард Касыймов (1930 – 1986)
Язучы, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы
Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 8 ноябрендә Киров өлкәсенең Слободский районы Нократ авылында туа. Аңа тормышның ачы-төчесен сабый чактан ук татырга туры килә. Сталин хакимлек иткән кара елларда әтисе Салихҗан абзый халык дошманы дип кулга алына һәм йөрәкне өшеткеч «халык дошманы улы» дигән атама язучыны бик озак гомерләр эзәрлекли.
1943 елда бишенче сыйныфны тәмамлауга, әнисе, балаларны ияртеп, үзенең туган каласы Малмыжга кайтып урнаша. Эдуард шунда әүвәл җидееллык татар мәктәбен, аннан соң кичке эшче яшьләр мәктәбендә сигезне тәмамлап, тугызынчы-унынчы сыйныф белемен шәһәрдәге рус урта мәктәбендә ала.
1948-1953 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында көндәлек матбугатта беренче иҗат тәҗрибәләре – кыска-кыска хикәяләре, очерк язмалары белән катнаша башлый. Университетны тәмамлагач, 1957 елга кадәр башта Татарстанның Азнакай район үзәгендә, аннары Киров өлкәсендәге Түбән Шөн дигән татар авылы урта мәктәбендә укытучы булып эшли.
1965-1967 елларда Э. Касыймов Татарстанның Алабуга шәһәрендәге педагогия институтында татар фольклоры һәм татар әдәбияты фәннәрен укыта.
1972 елда Э.Касыймов Алабуга шәһәреннән Чаллыга күчә һәм 1980-1981 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасының беренче җаваплы сәркатибе булып хезмәт итә. «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең шеф-консультанты булып тора. СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы (1964), фольклорчы – галим, танылган язучы. Егермегә якын китап авторы.
Э. Касыймов 1986 елның 21 мартында вафат була.
Рәзинә Мөхиярова
Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова (Рәзинә Мөхияр) 1956 елның 26 маенда Башкортостан Республикасының Чакмагыш районы Аблай авылында туа. 1973 елны туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Аннан Башкорт дәүләт университетында белем ала. Югары белемле яшь белгеч, 1979 елда, үзенең хезмәт юлын Башкортостанның Дүртөйле районы Чишмә сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрә.
Рәзинә Мөхиярова гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә 1982 елдан бирле яши. Чаллы дәүләт педагогия институты профессоры, тел галиме, дәреслекләр, уку кулланмалары авторы. Соңгы елларда татар шигырь поэтикасын өйрәнү буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара. Ул – гомуми белем бирү мәктәпләренең икенче һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен язылган дәреслек авторларыннан берсе; гыйльми монография, берничә программа, методик кулланма, фәнни-методик мәкалә авторы.
2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
«Сиңа булсын җырым» (1997), «Шәмдәлләрдә утлар» (2001), «Учларымда утлы күмер» (2002), «Алиһә» (2003), «Тыңла мине» (2004), «Нәрсә булды миңа?» (2006), «Җидегән йолдыз» (2007), «ХХ гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы»: монография (2000), «XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы татар әдәби теле лексикасы» (2009).
Факил Сафин
Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Күбәк урта мәктәбен тәмамлап, Минзәләдә шоферлыкка укып кайткач, колхозда механизатор булып эшли. Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, шактый гомерен мәгарифкә багышлый: татар әдәбияты, тарих укыта, мәктәп директоры була.
1984 елда гаиләсе белән Чаллыга килеп төпләнә. 1988 елга кадәр КамАЗның автомобильләр җыю заводында, баш конвеерда, слесарь-җыючы, бригадир, мастер вазыйфаларын башкара.
1988 елда Чаллы шәһәренең Автозавод районы мәгариф бүлеге Ф. Сафинны яңадан укытучылык эшенә чакырып ала. Ул 24, 18нче мәктәпләрдә тарих укыта. Шәһәр мәктәпләрендә беренче буларак, рус телле балаларга «Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте» дигән яңа предметтан дәресләр бирә башлый.
Узган гасырның туксанынчы елларында Чаллыда «Таң йолдызы» газетасында баш мөхәррир урынбасары, КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясендә һәм 1991 елның августыннан яңа оешкан «Аргамак» журналының проза һәм шигърият бүлегендә мөхәррир булып эшли.
1992 елда «Соңгы көз» исемле проза китабы, ике елдан «Тузганак чәчәге» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
1995 елдан Чаллы педагогия көллиятендә укыта. «Фән һәм мәктәп» журналын оештыра – ул 1996 елдан нәшер ителә башлый.
2001 елда «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән айлык журнал чыга башлый – баш мөхәррир итеп Факил Сафин билгеләнә. Татарстан язучыларының XV корылтаенда Берлек идарәсе рәисенең урынбасары итеп сайлап куела, 2006 елдн Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәген җитәкли.
Язучы «Көмеш кыңгырау» газетасын оештыруда да башлап йөри. Бүген «ТАТМЕДИА» ААҖ филиалы директоры– «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире.
Факил Сафин – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исмендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты.
Айрат Суфиянов
Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Беренче шигырьләре Башкортостанның Балтач районында 1983-1985 елларда басыла.
ТӨП БАСМА КИТАБЫ
«Кылычлы җил»: шигырьләр (2006).
Сирень Якупова
Шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Сирень Мөхиббула кызы Якупова 1961 елның 26 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туа. Елховой урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әлмәттә төзелеш техникумында белем ала. Хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә башлап җибәрә.
1982 елның августында Чаллы шәһәренә килә һәм озак елллар КАМАЗ заводларында эшли. 2007-2013 елларда «Шәһри Чаллы» газетасында хезмәт куя.
Кечкенәдән рәсем ясарга, шигырь һәм хикәяләр язарга ярата. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларда Әлмәт шәһәрендә чыгып килүче «Хезмәт байрагы» газетасында дөнья күрәләр. Бүгенге көндә шигырьләре «Нур», «Шәһри Чаллы», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталары, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары битләрендә басылып килә.
2011 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
«Йолдызлы уйлар»: шигырьләр (2003), «Ике гасыр баласы мин» (2005), «Яшәү сере» (2008), «Өстәгеләрдән дә өстә»: шигырьләр, хикәяләр, эсселәр (2011).