ТАБЫШМАКЛАР

 Табышмакларның җавабын табыгыз.

  1. Очмый, безелдәми,

Урамнан бара кондыз,

Ике ут янып тора

кондызның күзләрендә.        ( Машина ).

  1. Ыгы – зыгы, чыңлау һәм дөпелдәү

Иртә таңнан урамда.

Чабалар кызыл йортлар.

Туры, коры юллардан.      ( Трамвай ).

  1. Зөбәрҗәт таштай күзләре,

Янып тора үзләре.

Әйтеп тора – юл йөргәндә

Сак булырга онытма!        ( Светофор ).

  1. Өй янында башлана,

Өй янында ук бетә.         ( Юл ).

6)  Кроссвордны чишегез.

  1. Борынсыз чыпчык боз тишә. ( Тамчы ).
  2. Бәләкәй генә бөкере,

               Бөтен кырны бетерде.     ( Урак ).

    т а м ч ы
у р а к      
м о р җ а    
    т а я к  
у т ы н      
т о м а н    

3.Өй түбәсенә баскан,                                                

        Трубкасын капкан.       ( Морҗа ).

4.Күзе дә юк, колагы да юк,

Үзе  сукырны йөртә. ( Таяк ).

5.Озын идем – киселдем,

Юан идем – ярылдым,

Инде утка тарыдым.   ( Утын ).

6.Көн туганчы көн итә,

Үлән башын су итә.      ( Томан ).

7) Җәнлекләр турындагы мәкальләрнең җавабын табыгыз.

  1. Энәсе бар, тегә алмый. ( Керпе ).
  2. Сорыдыр төсе, үткендер теше.

Урманда йөри, бозаулар эзли.   ( Бүре ).

  1. Кош түгел оча, ябалактан курка,

Сызгырса, бөтен урманны яҗгырата.   ( Тиен ).

  1. Көлтә — көлтә койрыгым

Селки – селки барамын.

Йортларга кереп

Тавык – чеби аламын.     ( Төлке ).

  1. Урманда патша җәен,

Кышын кардан да аста.   ( Аю ).

  1. Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.     ( Куян ).

 

 

8) Татарча вариантын табыгыз.

Мәкальләр халык акылын туплап, кирәкле белемнәрне оста һәм кыска итеп әйтеп бирә. Укытучы  рус мәкальләрен әйтә, ә балалар аларның татарча вариантын әйтәләр.

* Книга – источник знаний. ( Китап – белем чишмәсе ).

* В здоровом теле здоровый дух.  ( Сәламәт тәндә сәламәт акыл ).

* Кто не работает, тот не ест. ( Кем эшләми, шул ашамый ).

* Богатство – на месяц, здоровье на всю жизнь. ( Байлык бер айлык, саулык – гомерлек ).

* Не имей сто рублей, а имей сто друзей. ( Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын ).

* Семь раз отмерь, один раз отрежь. ( Җиде кат үлчә, бер кат кис ).

* Яблоко от яблони далеко не падает. ( Алма агачыннан ерак төшми ).

* Было бы здоровье – остальное будет. ( Саулык булса, бар да булыр ).

9) Мәкальләрнең русча эквивалентын табыгыз.

Һәрбер телнең үз матурлыгы, үз образлары бар. Шуңа күрә мәкальләрне сүзгә — сүз тәрҗемә итмичә, аның теге яки бу  телдәге эквивалентын таба белергә кирәк. Укытучы татарча мәкаль әйтә, ә укучылар аның русча эквивалентын табалар. Бу эш 2 телдә дә мәкальләрне дөрес һәм урынлы кулланырга ярдәм итә.

  1. Белем малдан кадерле. ( Лучше много знать, чем много иметь ).
  2. Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт. ( Не говори чему учился, а говори что узнал ).
  3. Алтын җирдән табыла, белем – китаптан. ( Одна хорошая книга лучше всякого сокровища ).
  4. Эш кешене кеше итәр. ( Суди человека по его труду ).
  5. Туган – үскән җирдән дә матур җир булмас. ( Нет на свете краше, чем Родина наша ).
  6. Дөя дә бүләк, энә дә бүләк. ( Даренному коню в зубы не смотрят ).
  7. Яралы кошка таш атмыйлар. ( Лежащего не бьют ).

 

 

Сорау-табышмаклар

 

  1. Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк?
  2. Нинди савыттан эчеп булмый?
  3. Кай вакытта куян ите тәмле була?
  4. Бернәрсә дә ашамыйча, ничә йомырка ашап була?
  5. Нәрсә соң ул? Беркемнең дә аны булдырасы килми, Беркемнең дә аннан аерыласы килми.
  6. Кайчан бернинди тавыш та ишетеп булмый?
  7. Кайсы ай календарьда юк?
  8. Бер якта — поп өе, икенче якта — чәчтарашханәсе. Арада чыга алмаслык сазлык. Поп чәчен алдырырга аръякка ничек чыга?
  9. Патша кемгә баш ия?
  10. Бер авыл кешесе ат җигеп калага барган. Барып җиткәч, иң башлап ни дигән?
  11. Адәм башына нәрсә куна?
  12. Кешегә иң якын әйбер нәрсә?
  13. Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?
  14. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?
  15. Нәрсәне күрү иң җиңел?
  16. Аучы мылтык атканда ни өчен бер күзен йома?
  17. Юләр кайчан акыллы була?
  18. Баш чаклы таш белән тәрәзә ватып буламы?
  19. Ул минем аяк астында, үзе миннән өстә; мин аның аяк астында, мин дә аннан өстә. Бу ничек була?
  20. Кем үзенең туган көнен дүрт елга бер генә мәртәбә уздыра?
  21. Бер кеше утырып тора, ди. Ул торып китсә дә, син аның урынына утыра алмыйсың. Ул кеше кайда утыра?
  22. Кеше йоклый, төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә яр, өченче ягында диңгез, дүртенче ягында куе урман. Бу кеше ничек котыла?
  23. Рәмзия җиде яше тулгач нишли?
  24. Куян чаба-чаба да, ник артына әйләнеп карый?
  25. Ат ни өчен улак янына килә?
  26. Сыер ни өчен ята?
  27. Сыер судан чыккач нишли?
  28. Кәҗә судан ничек чыга?
  29. Кунган кошны куркытмыйча гына ничек итеп агач ботагын кисеп ташларга?
  30. Нәрсә өстән аска таба үсә?
  31. Кем ике мәртәбә дөньяга туа?
  32. Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?
  33. Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк?
  34. Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?
  35. Кара мәче нинди ишектән керә?
  36. Каз нигә йөзә?
  37. Ат чаба-чаба да, нәрсәдән ары китә алмый?
  38. Куянның арт аягы нигә озын?
  39. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?
  40. Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый?
  41. Җир өстендә кешеләр нинди авыру белән бер дә авырмыйлар?
  42. Иң җиңелне капка аркылы ыргытып булмый. Нәрсәне?
  43. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?
  44. Көнчыгыш белән көнбатыш арасы ни чаклы?
  45. Суны кайчан иләк белән ташыйлар?
  46. Су кайда коры була?
  47. Суда нинди таш булмый?
  48. Кара диңгезгә төшкән таш нишли?
  49. Иң әүвәлге чүлмәкне кем яндырган?
  50. Урта урамнан берәү барган. Кибеткә кереп, бер эшләпә сатып алган. Нигә сатып алган?
  51. Урманга нәрсә белән баралар?
  52. Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?
  53. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма?
  54. Нинди агач утта янмый?
  55. Нинди ут яндырмый?

 

Табышмак җаваплары

  1. Авыз.
  2. Буш савыттан.
  3. Ашаганда.
  4. Берне.
  5. Пеләш баш.
  6. Тып-тын вакытта.
  7. Һавадагы ай.
  8. Поп чәчен алдырмый.
  9. Чәчтарашка.
  10. «Тпру!» — дигән.
  11. Бүрек.
  12. Күлмәк.
  13. Кәбисә елда. (Чөнки бер көне артык.)
  14. Төшне.
  15. Кеше гаебен.
  16. Икесен дә йомса, бернәрсә дә күрә алмый.
  17. Тик торганда.
  18. Юк. (Таш чебен башы кадәр генә булырга мөмкин.)
  19. Җир шарының капма-каршы нокталарында торучы ике кеше.
  20. 29 февральдә туган кеше.
  21. Синең тезеңдә.
  22. Уянып.
  23. Сигезгә чыга.
  24. Артында күзе булмаганга.
  25. Улак аның янына килмәгәнгә.
  26. Утыра алмаганга.
  27. Коры җиргә баса.
  28. Юешләнеп.
  29. Кош үзе очып киткәч.
  30. Сакал.
  31. Чебеш..
  32. Йоклый.
  33. Кәҗәнең.
  34. Юеш куак астында.
  35. Ачык ишектән.
  36. Аягы су төбенә тимәгәнгә.
  37. Койрыгыннан.
  38. Ал аягы кыска булганга.
  39. Икенче яртысына.
  40. «Йоклыйсыңмы?» дигән сорауга. (Йокламаса- «юк» дип җавап бирә, йокласа — җавап бирми.)
  41. Диңгез авыруы белән.
  42. Йонны.
  43. Запас тәгәрмәче.
  44. Кояш, йөреше белән бер көнлек юл.
  45. Карга әйләнгәч.
  46. География картасында.
  47. Коры таш.
  48. Юешләнә.
  49. Ут.
  50. Бушлай бирмәгәнгә.
  51. Юл белән.
  52. Туктаган сәгать.
  53. Имәндә алма булмый.
  54. Табагач.
  55. Рәсемдәге ут.

 

Оставить комментарий