Рафаил Төхфәтуллин

Рафаил Төхфәтуллин
(1924 — 1994)

Картинки по запросу Рафаил Төхфәтуллин

    Танылган әдип Рафаил Газиз
улы Төхфәтуллин 1924 нче елның
1 нче гыйнварында Татарстанның
Арча районы Яңа Иябаш авылын-да укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Яңа Кенәр мәктәбен-дә укыганнан соң, Донбасска китеп,анда шахтёр һөнәрен үзләш-терә һәм бераз вакыт шахтада эшли.

1942 нче елның август аенда сугышка китә, 1945 нче елның
гыйнварына кадәр фронтта була. Берничә тапкыр авыр яралана, контузия дә ала.Сугыштан кайткач, журналистлык һөнәрен үзләштерә.
1948 нче елда Рафаил Төхфәтуллинның «Сабакташлар» исемле берен-че хикәясе басыла. Шул вакыттан башлап ул авыл тормышын чагыл-дырган әдәби әсәрләр яза. Аның «Авылдашым Нәби», «Йолдызым», «Тамчылар ни сөйли?» кебек повестьлары — шуның ачык мисалы.

1959 нчы елда ул Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм тагын да зур колач белән иҗат эшенә керешә. Рафаил Төхфәтуллин, авыл турында язуын дәвам итү белән бергә, нефтьчеләр тормышы һәм хезмәтенә багыш-  ланган әсәрләр дә яза. Алар арасында авыл дөньясын лирик-фәлсәфи планда яктырткан «Җиләкле аланнар», «Китә казлар» һәм «Акбүз ат» кебек повестьлар да бар.

   Аның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителә. «Җиләкле аланнар» исемле повесте чит илләр өчен чыгарыла торган «Советская литература» журналының 1974 нче елгы санында инглиз, француз, немец, испан, поляк һәм чех телләрендә басыла.

 

ҖИЛӘКЛЕ АЛАННАР
Шулай башланды…

Болай ук булыр дип уйламаган идем… Әлбәттә, бик сагынып килдем мин ул аланны. Җиләкле икәнен дә белә идем ул төшләрнең. Аланнан аланга чыга торган салкынча тын урман сукмаклары да күз алдыма килде.

       Һәм менә… Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем.Тәмле хуш ис борыныма бөркелә. Каен җиләге исе! Бала чагыбыз исе, үсмер чаклар исе ич бу! Туган җир исе!Күңелне истәлекләр биләп ала. Төгәл-ләнгән вакыйгалар хатирәсе түгел әле бу — әнә шул җиләкләр,чикләвек-ләр,балтырганнар, таныш йөзләр, ягымлы елмаюлар, моңлы аһәңнәр хатирәсе генә хәзергә. Ләкин һәммәсе күңелнең әллә кайчаннан йокымсыраган кылларын тибрәтә. Татлы итеп тә,авырттырып та…

     Аланнар, җиләкле аланнар! Нинди садә, нинди бай, никадәр газиз һәм моңлы сез! Чү! Чыннан да музыка яңгырый түгелме? Алан үзенең иске дустын шулай җырлап каршылыймы әллә? Никадәр истәлек хикәяләр дә алып кайтам мин сездән, җиләкле аланнар…

тирәк төбендәпод тополем
каен җиләгеземляника
истәлеквоспоминание
биләп алуохватывать
балтырганборщевик
моңлы аһәңмелодичное созвучие
йокымсыраганзадремавший
кылларын тибрәтүколебатъ струны
садәпростой

Беренче алан

Яңа квартирабыз миңа бик ошады. Аннан элек тә ничәмә тапкырлар квартирадан квартирага кучкән идек инде без.Әмма алары авыл эчендә генә иде һәм берсеннән икенчесе әллә ни аерылмый иде. Аерма тик шунда гына була: бер абзый безгә квартир итеп галанка мичле ак өен бирә, икенчесе бик зур мичле кара өенә кертә. Бу юлы исә авылдан ук күчеп киттек. Әтине Кышкар авылында яңа ачылган мәктәпкә укытучы итеп билгеләделәр.

Яңа мәктәп Кышкарның мәшһүр таш мәчетенә урнашкан иде. Безгә квартир итеп шуннан ерак түгел мәәзин йортын бирделәр.

  …Ишекне ачып җибәрүгә, безнең алда бусагадан ук башланган текә баскыч пәйда булды. Өстә, колакларны тондырып, чәүкәләр чыяклый башлады. Борынга ачы тузан бөркелде.Төчкерә-төчкерә, бер-беребезне алгарак этә-этә, кыйшык-мыйшык басмалар буйлап өскә үрмәли башладык.

    Чорма тишегеннән башыбызны тыгуга, без чәүкәләр өермәсе эчендә калдык. Әйе, чын мәгънәсендә өермә иде бу. Канатлары канатка тиеп, бихисап чәүкәләр очына, бурандай йон-каурый бөтерелә, тыннарны кысардай  тузан күтәрелгән иде.                                                                                                                                                                                                    Башта чорманың уртасында чүмәләдәй өелгән калын-калын китапларга күзебез төште. Әтинең китапларындагы рәсемнәрне без инде куптән карап бетергәнлектән, өстәвенә Мин инде хәреф тә таный башлаганлыктан, билгеле, тизрәк шунда ыргылдык.

     Бу китаплар безне шатландырмады. Беренчедән, никадәр генә актарынсак та, кайбер бит башларындагы бизәкләрне  исәпкә алмаганда, бер генә дә рәсемле китап таба алмадык. Икенчедән, мин таный торган хәрефләр белән түгел, искечә — гарәп хәрефләре белән язылган иде бу китаплар. Бу уңышсызлыгыбызны бик тиз оныттырырдай кызыгы да бик тиз табылды. Кәрниз уентыгында чәүкә оялары бик күп иде монда. Буш оялар гына түгел. Һәр ояда диярлек — зур сары авызлы, кугелҗем сары тәнле икешәр-өчәр кошчык …Шушы көннән башлап чорма безнең, даими горурлыгыбыз, мактанычыбызга әверелде.

галанка мичголландка (печь)

мәэзинмуэдзин (служитель мечети)
м
үкмох
бусага
порог

текә баскычкрутая лестница
ч
әүкәгалка

чыяклау (чырылдау)визжать, пищать, свистеть
кыйшык-мыйшык басмалар
кривые ступеньки
үрмәли башладыкначали ползти
чорма
чердак

бихисапбез счёта, несметное количество
йон-каурый б
өтереләкружатся пух и перья

чүмәләдәйкак копна

ыргылурвануться, ринуться, броситься

уңышсызлыкнеудача

кәрнизкарнизуентык (уемтык)выемка, вырезка

Сораулар һәм биремнәр

  1. «Шулай башланды…» дигән өлеш нәрсә турында? Хикәяләүче нәрсәләрне исенә төшерә?
  2. Беренче аланда нинди вакыйга була? Сезнең күченгәнегез бармы?
  3. Хикәяләүче гаиләсе күчеп килгән өй чормасы нинди була? Ул сурәтләнгән урынны тексттан табып укыгыз.
  4. Кәрниз уентыгында нәрсәләр була?
  5. «Безнең квартира» дигән темага кечкенә текст төзеп сөйләгез.

Өченче алан

   Алтынчы класста укыганда, уку елы башлангач, мәктәпкә яңа укытучы килде. Ул — кечерәк кенә буйлы, калын кара кашлары астыннан җитез кара күзләре ут чәчеп торган чибәр генә егет. Өстәвенә кара вильвет куртка кигән, курткасының өске төймәсен чишеп җибәргән дә аннан ап-ак күлмәк якасы, кап-кара галстугы күренеп тора.

  • Исемем — Фәхри, фамилиям — Сайкин. Фәхри абый,дип йөртерсез, — дип, үзе белән таныштырды, беренче дәрескә кергәч.

  Шунда кемнәрнеңдер пышын-пышын сөйләшүләрен күреп алды да озын бармагы белән бик каты өстәл шакып куйды.

  • Минем дәресләрдә тәртип бозулар булмас! Минем дәресләрдә идеально тынлык булыр…

Алдан ук классны кулга алыйм, дилбегәне кулдан ычкындыра күрмим, дигәндер. Барыбызны берьюлы бик яман орыша башлады бу. «Мин тырышларга гына бик шәфкатьле, — ди, — әгәр тәртип бозулар булса, карагыз аны!..» — ди… Озын бармагы әледән-әле өстәл шакый, болай да очкынлы кара күзләре усал ялтырый…

Класс тынды. Үзе теләгән шушы «идеально тынлык»ка ирешкәч, укытучыбыз да безне орышудан туктады, горур-канәгать бер кыяфәттә басып калды.

Менә шунда безнең Мөхәммәтхан — тынлык-җитдилекне һич күтәрә  алмый торган безнең Мөхиебез — гадәтенчә ярым пышылдап, әмма бөтен класс ишетерлек итеп әйтеп салмасынмы:

  • Әтәч Фәхри…

Болай да Мөхәммәтхан авызыннан чыккан һәрбер сүзгә шаркылдарга гына тора идек без, бу юлы да пырхылдап җибәрдек. Укытучыбызның усал күзләрендә чын-чынлап дәһшәтле очкыннар кабынды. Кабынды да… шунда ук сүнде, һәм ул үзе дә бик яктырып көлеп җибәрде. Укытучы да көлә, без дә көләбез. Без көләбез, укытучы да…Туйганчы шулай көлешкәч, укытучы кул аркасы белән күзләрендәге яшьләрен сөртеп әйтте:

  • Ну, ребята, насмеялись. А сейчас начнём урок.Безне рус теленнән укытырга килгән иде ул. Беренче дәресне шулай сәер генә башлап җибәрсә дә, Фәхри абый тиздән иң яраткан укытучыбыз булып китте. Грамматика дәресләрен әйтмим, алары гадәттәгечә үтә, аларында Фәхри абый шул озын бармагы белән бик еш шак-шок өстәл дә шакый… Ә менә әдәби уку дәресләрендә… Монда инде Фәхри абый, чыннан да, «идеально тынлык» урнаштыра, монда инде бөтен классны сихерли, үз авызына карата иде.

Менә ул класс журналына кемнәрнең килү-килмәвенә билгеләрен куеп бетерүгә, кисәк кенә урыныннан тора да,арткарак чигенеп, кара такта янына килеп баса, уң кулынөскәрәк күтәрә. Класс болай да тын, ә бу кул күтәрүдән без тагы да сагая төшәбез.

Фәхри абый акрын гына, әмма һәр сүзне тәгәрәтеп кенә чыгарып, шигырь сөйли башлый:

                Тучки небесные, вечные странники…

Аның тавышы әле моңсу-уйчан, әле усал-нәфрәтле яңгырый. Ул көчәйгәннән-көчәя бара.Нет у вас родины, нет вам изгнания, —
дигән соңгы юлларда бу ике көч, әйтерсең куәтле диңгез дулкыннары кебек, капма-каршы килеп бәреләләр. Без шигырьнең бөтен мәгънә тирәнлеген, әлбәттә, әле тулысынча төшенеп тә җитмибез, безгә таныш булмаган сүзләр дә бар анда. Ләкин шушы кадәр көчле-куәтле, шушы кадәр матур яңгырый торган шигыр ьюлларында олы мәгънә ятуын без күңелебез белән тоябыз.

      Шигырьне укып бетергәч, Фәхри абый, башын аз гына кырын салып, беразга хәрәкәтсез кала, аннары гадәтенчә кискен-кискен атлап, өстәле янына килә.

— Бу шигырьне моннан йөз ел чамасы элек Михаил Юрьевич Лермонтов язган. Безнең бүгенге дәресебез — шушы олы шагыйрь турында.

       Фәхри абый башта әле генә укыган «Болытлар» шигыренең татарча мәгънәсен төшендерә, аннары әле русчалап, әле татарчалап, шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләп китә. Аннары тагын «Болытлар» шигыренең фәлсәфи асылын аңлата башлый.

     Әйе, күңелләр юкка гына кузгалмаган, һәр юлында, һәр сүзендә тирән мәгънә ята икән ул шигырьнең. Никадәр изге, никадәр кадерле ул Туган ил! Ә чын ирек-азатлык Туган илеңнән башка мөмкин дә түгел!.. Әнә шул турыда сөйли җикән шигырь. Шул ук вакытта шушы кыска гына шигырьдә  шагыйрьнең бөтен тормыш юлы да чагыла икән әле.

       Күңел гаҗәпләнү, шатлык һәм тынгысыз борчу белән дә тула. Кара инде, нинди хикмәтле, нинди матур нәрсә икән ич шигырь дигәннәре. Шигырьне, гомумән, китапларны бөтен тәмен-ләззәтен тоеп, төбенә-нигезенә төшенеп укыр өчен, әнә никадәр күп нәрсә дә белергә кирәк икән.

    …Шигърият серләрен, әдәбиятның гүзәллеген безнең алда
шулай оста итеп ачып-аңлатып күрсәткән укытучым Фәхри абыйга рәхмәтләрем чиксез минем.

яман орыша башлады — здесь: стал сильно ругать
шәфкатьсочувствие, милосердие, милость
горур-канәгатъ бер кыяфәттә — здесь: в гордо-довольном состоянии

пырхылдап җибәрүзасмеяться
очкыннар кабындызажглись искры
кул аркасытыльная сторона ладони
сагая төшү — здесь: настораживаться
усал-нәфрәтле яцгырыйзвучит с ненавистью
куәтлемощный, сильный, могущественный
кискен-кискен
резко, круто, решительно
ирек-азатлык
воля, свобода
тәмен-ләззәтен тоеппочувствуя вкус
төшенүпонять, постичь, разгадать

дилбегәне кулдан ычкындырмаукак бы не упуститъ управление из своих рук

Сораулар һәм биремнәр

  1. «Өченче алан» нәрсә турында? Мәктәпкә кем килә? Ул нинди?
  2. Фәхри абый укучыларны кайсы фәннән укыта? Дәрестә кайсы шагыйрьнең шигырьләрен укыйлар? Сез Михаил Лермонтов турында ниләр беләсез? Аның кайсы шигырьләрен укыганыгыз бар? «Болытлар» шигырен укыдыгызмы?
  3. Шаян Мөхәммәтхан укытучыны кем дип атый? Фәхри абый аны ачуланамы?
  4. Укучылар ни өчен Фәхри абыйларын яраталар?
    5. «Мәктәп», «әдәбият дәресе», «шигырь», «сәнгатьле итеп
    уку», «укытучы», «яратам», «шагыйрь» сүзләрен кертеп, пар-
    тадашыгыз белән диалог төзегез.

 

Дүртенче алан

     …Без тагын күчендек. Бу юлы әтине район үзәге булган Яңа
Кенәр авылындагы урта мәктәпкә укытучы итеп билгеләделәр.Олы Мәңгәрдәге дусларымнан аерылу бик яавыр булса да,мин Яңа Кенәргә тйз ияләндем. Беренчедән, мондый күченүләр безгә әллә ни кыен түгел, икенчедән, район үзәгендә яшәү шактый кызыклырак, күңеллерәк булып чыкты. Шулай да, күңелгә аеруча ошаганы, әлеге дә баягы,китапханә булуы. Мондагы китап байлыгы искиткеч: Кышкардагы кебек — бер шкафка, Мәңгәрдәге кебек — ике-өч шкафка гына сыеп бетмәслек! Бөтен бер як стена — идәннән түшәмгә кадәр — китап киштәләреннән тора монда; өске киштәләргә күчмә баскычтан менеп кенә буең җитәрлек. Аннары монда кино көн саен диярлек булып тора. Әнә шул бай китапханә, көн саен диярлек була торган кино миңа биредә яңа дуслар табып бирде.

 Иң элек Хәйдәр дигән малай белән дуслашып киттек. Класста иң калку гәүдәсе белән дә, дәресләрдә, һич каушамый-тартынмый, укытучыга бик күп сораулар яудыруы белән дә бүтәннәрдән аерылып торган бу малай башта, миңа сүз кату түгел, гомумән дә мине күрми иде шикелле. Хәер, мине генә
түгел бугай. Озын гына муенында (башкалардан калкурак булуы шуның хисабына түгел микән?) зур гына бугаз төере гел мәзәк уйнаклап тора, тавышы, лампа куыгы аша дәшкәндәй, тонык-калын яңгырый. Такташчарак сары чәч җибәреп алган, башын бик югары тота. Тәнәфесләрдә дә без сабакташлары белән түгел, тугызынчы-унынчылар белән мәш килә иде.

   Беркөнне китапханәдә, бер-беребезгә ләм-мим сүз дәшмичә, киштәләрдә актарындык. Күчмә баскычтан ул төшүгә, мин менеп китәм, мин төшүгә — ул. Икебез дә берәр китап яздырып алгач, өстәлдәге яңа килгән газета-журналларны караштырдык та сүзсез генә ишеккә юнәлдек.

  — Син нинди китап алдың? — диде Хәйдәр, минем кулым-
дагы калын китаптан күзләрен ала алмыйча.

Бик хәтеремдә: минем кулда Гогольнең «Избранные сочинения»се иде, калынлыгы белән генә түгел, зурлыгы белән дә аерыла иде бу китап.

  • Миңа атна буена җитә бу хәзер, — дип, китабымны аңа
    суздым.

     Хәйдәр, авырлыгын үлчәгәндәй, китапны салмак кына  кулында тирбәтеп алды да тиз-тиз битләрен актарды.

  • Русча ич бу. Аңлап бетереп буламы соң?
  • Аңламаган сүз чыкса, шунда ук сүзлектән карыйм мин аны. Укый башлаганда ук, яныма сүзлекне дә алып утырам.
  • Сүзлегең бармыни?
  • Бар. Телисеңме, сиңа да биреп торам.

    Хәйдәр моны әллә ишетте, әллә юк, бераз сүзсез генә атлады.

 – Бүген кинога киләсеңме? — дип сорап куйды, һаман да алга горур гына карап атлаган көйгә.

  • Карыйсы гына да бит… һаман-һаман әтидән акча сорау уңайсыз.
  • Ьи! Минем бервакытта да кинога билет алып кергәнем юк.
  • Ничек? Әллә идән астыннан гына керәсеңме? — дидем мин, көлемсерәүне тыя алмыйча.

Алай билетсыз гына кино карау бәхетенә ирешүемә ышанып бетмәсәм дә, кичке эңгер төшүгә, клуб янында идем инде. Хәйдәр дә килгән, бер читтәрәк, гадәттәгечә, үзеннән олырак егетләр белән бик дусларча гына гәп куерта.

  • Көттереп кенә киләсең син, — диде ул, мине күрүгә. —
    Сеанс башланганчы эше күп әле аның. Әйдә тизрәк.

Нинди эш турында сүз баруын мин, әлбәттә, аңламадым, сорарга да өлгермәдем, ул арада без клубның алгы түр ишегеннән түгел, арттагы кечкенә ишектән эчкә үттек. Киноаппаратлар куйган тар гына бүлмә иде бу.

  • Килдегезме, егетләр? — диде аппаратны көйләп маташучы абый. Аның гадәттән тыш озынча йөзе, батынкы яңаклары, алгарак сузылган ияге шунда ук хәтергә сеңеп калырлык иде.

— Әйдә, Хәйдәр, действуй.

Хәйдәр кечкенә эскәмиягә беркетелгән, сөт аерта торган сепараторга охшаган нәрсәгә күрсәтеп, үз чиратында миңа боерды:

  • Әйдә, Рафаил, әйләндерә башла.

Киноленталарны, бер күрсәткәч, яңадан кирегә чорный торган җайланма икән бу. Аны әйләндерү бер дә авыр түгел иде.

  • Хәйдәр, звонок! — дип, яңа команда бирде киномеханик
    абый.

     Хәйдәр, зал ишеген ачып, кыңгырау шалтыратып килде.
Аннары алар, «движокны кабызырга вакыт» дип, тышка чы-
гып киттеләр.

    Ә мин чыгырны әйләндерәм дә әйләндерәм. Ике-өч түгәрәк
калай тартмадагы ленталарны әйләндерү бик җиңел иде дә,
бишенче, алтынчы тартмага җиткәч, чыгыр сабы шактый
авырайды. Кулбашлары да авырта башлады.

  • Рафаил, звонок! — дип яңа команда бирде Хәйдәр, тыш-
    тан керүгә.
  • Есть! — дидем мин, бишмәт җиңе белән маңгай тиремне
    сөртеп алып.

      Өченче звонокны шалтыраткач, без залга чыгып киттек.

Ут сүнгәч, алдагы экранга таба көмешсыман тузанлы якты-
лык көлтәсе сузылган иде. Хәйдәр шул көлтәгә кулын сузды,
якты экранда ат башы кадәр кап-кара йодрык салмак кына
селтәнде. Аннары Хәйдәрнең бармаклары экранда кап-кара
куян, кара бүре сурәтләре төшерде, кара куян кара бүрене
тешләп-тешләп тә алды. Залда кемнәрдер көлде, «шаярмагыз,
балалар!» дигән кисәтүче тавыш та ишетелде. Моңа җавап
итеп, экранда кушйодрык пәйда булды.

     Аннары без, «Капитан Гранд балалары» белән бергәләп,
океан-диңгезләргә, тропик урманнар аша мең маҗаралы ерак
сәяхәткә чыгып киттек.

        Хәйдәр белән дуслык аркасында бушлай гына бик күп
кино карадым мин. Шул уңайдан бугай, малайлар арасында
дәрәҗәм дә күтәрелгәннән-күтәрелә бара шикелле. Инде миңа
да борынны Хәйдәр кебек югары чөеп кенә йөрергә вакыт
түгелме икән?

Үсмер чакның бусагасын атлау өчен, маңгай тиреңне шак-
тый мул түгәргә, аннан да мөһимрәге — үз тиреңне агызып
тапкан ипинең чын тәмен-ләззәтен татып, колакларыңны
сикертә-сикертә чәйнәп ашарга кирәк икән әле ул. Җитте ул
көн дә, ул көнне дә мин Хәйдәр дустым белән бергәләп үттем.

       Соңрак килде әле ул көн. Аңарчы салкын кышы, ямьле
язы үтеп, кызу җәйнең җитәсе бар.

Рафаил Төхфэтуллиннан

сүз кату — обратиться к кому-либо со словом
калкурак — здесь: выше

ләм-мим суз дәшмичәне говоря ни слова

көлемсерәүулыбка, усмешка, ухмылка

эңгер төшүсумеречное время

гәп куерту (сату)болтать

батынкы яңакларывдавленные щёки

боеруприказать, велеть

чорнау — мотать, перемотать

чыгырблок, ролик

кулбашларыплечи

яктылык көлтәсесвет

маңгай тирепот на лбу

мулобильный, обильно

 

Сораулар һәм биремнәр

  1. «Дүртенче алан»га нинди исем бирер идегез? Ул сезгә
    ошадымы?
  2. Рафаил белән Хәйдәр кайда дуслаша? Сез китапханәгә
    йөрисезме? Аннан нинди китаплар алып укыйсыз?
  3. Хәйдәр Рафаилны кая чакыра? Алар анда нәрсә эшлиләр?
  4. Малайлар нинди фильм карыйлар? Сез кинотеатрга йөри-
    сезме?
  5. Укыгыз һәм исегездә калдырыгыз.
  • Эшләмәгән ашамый.
  • Данның төбе — хөрмәт,

            Хөрмәтнең төбе — хезмәт.

  • Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.
  • Хезмәт иясе — хөрмәт иясе.
  • Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
  • Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
  • Эшнең ояты юк.
  • Хезмәтенә күрә хөрмәте.
  1. Әлеге мәкальләр Рафаилгә туры киләме? Эш һәм хезмәт
    сөю турында сез тагын нинди мәкальләр беләсез?

 

Оставить комментарий