Өлкәннәр көне

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телибез. Үткән елларыгыз – сезнең горурлыгыгыз, ә тирә-юньдәгеләр өчен акыл зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булып калсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез. Имин тормышыбызның һәр минутына шөкер итеп, бердәм булып яшик!  

                                                   Хәбриева Әдилә, 9А сыйныфы   

Минем әбием Гөлсинә исемле. Әбием матур гөлләр үстерә. Гөлсинә әбием миңа җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли, төрле яклап ярдәм итәргә тырыша.  Ул минем укуым белән дә кызыксына, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Әбием безне һәрвакыт кунакка көтә, безне тәмле ашлар, бәлешләр, коймаклар белән сыйлый. Киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле әбиемне мин бик яратам.

Илназ Нуруллин, 7Б сыйныфы

 

       Минем яраткан әбием

Минем әбиемнең исеме  —  Рәхимә. Ул 1938 нче елның 3 нче июнендә Хуҗи авылында ишле гаиләдә туган. Бик яшьтән әтисез кала: әтиләре сугыштан кайтмый.  Гаиләдә 12 бала була, шуларның сигезе генә исән-сау үсәләр. Алты класс белемне күрше Теләнче Тамак авылында ала, әмма тормышлары авыр булу сәбәпле, ул, укуын ташлап, фермага терлек карарга керә. Гомере буе шул авыр эштә эшли. Әбием белән бабам  җиде бала үстерәләр. Балалары хәзергә барысы да исән-саулар, тик әби белән бабам гына вафат булганнар. Мина  әбиемне күрергә насыйп булмады, әнием сөйләве буенча гына беләм. Әбием бик сабыр холыклы,  йомшак күңелле, олы җанлы, изге күңелле, ару-талуны белми торган, эшчән кеше була. Кызганыч, әнием ягыннан әбием дә, бабам да юк шул, бары алар турында якты истәлекләр генә күңелдә калдылар.

Шәйхова Диана, 8А сыйныфы

Әбием-алтыным, минем иң якыным!
Минем әбием – Азизова Мәфрүзә Искәндәр кызы.Ул Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районы Мосеевка авылында туган. Башта ул ефәк комбинатында тукучы булып эшләгән. 1966 елда бабама кияүгә чыккач,  алар Дүшәмбе шәһәренә  яшәргә китәләр. Уллары Ринат һәм  Румия һәм Фәридә исемле кызлары белән Ульян шәһәренә кайтып төпләнәләр. Әбием бездән еракта яшәсә дә, гел аның белән аралашып торабыз. Бәйрәмнәрдә, каникулларда яраткан әбиебез янына кайтабыз.Ул безне көтеп ала, тәмле ризыклары белән сыйлый.  Ул әле энем  белән миңа гел кызыклы хикәяләр сөйли, ә без аны яратып тыңлыйбыз. Кечкенәдән без әбием әкиятләрен тыңлап үстек. Ул шат күңелле, кунакчыл, ягымлы, эшчән. Без әбиебезне бик яратабыз.
Әюпова Аделия,7Б сыйныфы
Мин карт бабам—Гобәйдуллин Таһир Шәймәрдән улы. Мин аның белән горурланам,  чөнки ул гаиләдә һәм җәмгыятьтә бик хөрмәтле кеше булган. Ул кешеләргә үзенең файдалы киңәшләре белән ярдәм иткән. Ул сугышта булган. Дошман  тылында парашюттан сикергәндә яраланып, госпитальгә эләккән. Әмма анда да дошман чолганышында калып, кулга корал алып сугышырга туры килә. Барысы 3 кеше  кала, бәхеткә каршы, безнең солдатлар килеп җитеп, аларны коткаралар.Бабам бик белемле кеше булган. Ул ике институт бетергән, аспирантурада укыган, газеталарның даими корреспонденты булып эшләгән, балаларга тарих дәресләрен укыткан. Тарихи музейлар ачкан, аларны карарга Казаннан килә торган булганнар.Авыл, район тарихы турында китаплар язган. Әле дә хәтерлим: минем укуым белән дә кызыксынып торды,  файдалы киңәшләрен биреп, тырышып укырга куша иде. Бабам ярдәмчел, игелекле булырга, ата-ананы хөрмәт итәргә, күркәм холык булдырырга, начар гадәтләрне булдырмаска кебек нәсыйхәтләрен васыять итеп балаларына, оныкларына әйтеп калдырган. Алар әбием белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр.Әбием– Фәүзия Таһир кызы   да — укытучы булып эшләгән. Аны да бабамны хөрмәт иткән кебек бик яратканнар. Аларның гаиләсе   тирә-юньдә үрнәк гаилә булган. Алар минем күңелемдә мәңгегә калырлар. Аларның киңәшләре минем тормышымның девизы булып  торырлар, иншаалаһ.
Фәйзуллина Руфина, 8А сыйныфы
 

Оставить комментарий