Яңа ел бәйрәме

Бәйрәм арты да бар бит әле

Ел буе көтеп алынган бәйрәм булса да, Яңа елда артыграк “бәйрәм итеп” үзебезгә зыян да салырга мөмкинбез. Күпләр аны гаилә бәйрәменә санап, тәм-том әзерләп, иң якын кешеләре белән тел евизор каршында тыныч кына үткәрә. Ләкин шау-шулы компанияләр дә җитәрлек. Һәр ике очракта да әзерләнәсе бар, ә менә кунаклар киләсе булганда аеруча чабарга туры килә. Күпләребез Яңа ел төнендә туйганчы ашап, биеп, ашказанын жәлләми, зу-у-ур “бәйрәм” оештыра. Ә йокларга таң атканда гына ята. Соңыннан баш авырту, йокы качу, ашказаны эшләмәү белән интегә. Яшәү ритмын бозу сәламәтлеккә бик нык тәэсир итә.. Сакланганны Аллаһы Тәгалә саклармын, дигән. Сау-сәламәт булыгыз!

Закиров Линар, 11 сыйныф

Яңа елны кайда ничек каршылыйлар?

Австралиядә Яңа ел 1 гыйнварда башлана, бу вакытта анда шулкадәр эссе ди, хәтта Кыш бабай белән Карсылу Яңа ел бүләкләрен су коену костюмнарында таратып йөриләр икән.

Индонезиягә Яңа ел октябрьдә килә. Бар халык Яңа ел костюмнарыннан киенеп ел буе китергән үпкәләре өчен бер-берсеннән ярлыкау сорап йөриләр. Кытайда Яңа ел бәйрәме ракеталар һәм шартлаткычлар авазыннан гөрләп тора. Элегрәк биредә шартлаткычлар ролен бамбук кәүсәләре үтәгән.

Монголиядә Яңа ел терлекчелек бәйрәме белән тәңгәл килә. Яңа ел төнендә төрле ярышлар үткәрелә. Европадагы кебек, монголлар да Яңа елны чыршы янында каршылыйлар. Күчтәнәчләрен күтәреп Кыш бабай килә. Тик без купшы туннан күреп гадәтләнгән Кыш бабай биредә терлекче киемендә йортларның ишеген кага, ди.

1 гыйнварда японнар кояшны каршыларга урамга чыгалар һәм бер-берсенә бүләкләр бирешәләр.

Румыниядә Яңа ел пирогларына кечкенә сюрпризлар-бакыр акча, фарфор сыннары, йөзек, ачы борыч салып пешерү йолалары бар. Әгәр пирогтан йөзек чыкса, ел бәхетле һәм уңышлы булачак. Ачы борыч чыкканда ни көтәсен үзегез чамалыйсыздыр.

Әгәр Яңа елда Италиядә булырга туры килсә, йортлар яныннан урабрак узыгыз. Биредә яшәүче халыкның ышануларына караганда, 31 декабрь төнендә никадәр күбрәк иске-москы әйбер ыргытсаң, Яңа ел шулкадәр күбрәк байлык китерәчәк икән.

Һиндстанда Яңа ел кебек зурлап билгеләнә торган сигез бәйрәм исәпләнә. Шуларның берсе — Гуди Павдва. Бу көнне һиндлар ним-ним агачының яфракларын чәйниләр. Ә алар бик ачы икән. Юрамышка караганда, ним-ним яфракларын чәйнәсәң, Яңа елда төрле авырулар, бәла-казалар урап үтә, имеш.

Ә Рәсәйдә беребез дә Яңа елны Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызыннан башка күз алдына китерә алмый. Элекке рус риваятьләрендә үк тәрәзәгә рәсемнәр ясап, зәмһәрир салкыннар алып килүче Суык бабай турында әйтелә. Бабаларыбыз Суыкны озын сакаллы бер карт дип күз алдына китергән. Ләкин аның максаты балаларга тәмнүшкәләр ташу түгел, кырыс табигать шартларында калган җәнлек һәм үсемлекләргә кыш буена ярдәм итү булган. Ә бүгенге Кыш бабай бөтенләй башка образда. Аның тарихы III гасырда Урта диңгез буенда яшәгән Николай исемле кешегә барып тоташа. Риваятьләргә ышансак, Николай шактый бай гаиләдән булган һәм ярлыларга һәрдаим ярдәм итеп торган, бигрәк тә балаларны яраткан. Мәсәлән, бервакыт ул очраклы гына бер ярлы крестьян зарын ишеткән. Кызларын кияүгә бирерлек акчасы булмаудан уфтанган ул. Ә Николай яшерен рәвештә аның өенә кереп, морҗасында бер капчык тәңкә калдырган. Мичтә исә кызларның башмак һәм оекбашлары киптерелергә куелган чак була. Иртән-иртүк башмак тулы тәңкә тапкан кызларның шатлыгын белсәгез?! Шуннан бирле күп кенә Европа илләрендә балалар өчен булган бүләкне оек эченә яшереп, “изге Николайдан” дию гореф-гадәте кереп калган. Русиядә “николайчык”ларны мендәр астына, чыршы төбенә яшерергә яраталар.

Һәр илнең үз Кыш бабае. Америка һәм Англиядә – Раштуага килүче Санта-Клаус, Франциядә – Пэр Ноэль, Финляндиядә – Йоллупуке, Швециядә – Юль Томтен, Казахстанда – Аяз Ата. Ләкин безнекенең бер үзенчәлеге бар – Кар кызы исемле оныгы.  

       Айсылу Корбанова, 11 сыйныф

Яңа елны тыйнак каршыласак та ярый
Яңа ел якынлаша. Шуның билгесе буларак, инде урамнарда кичләрен гирлянда утлары җемелдәшә, бизәлгән чыршы һәм нарат агачлары күренә башлады. Боларның барысы да матурлык, халыкның кәефен күтәрү өчен эшләнә. Әмма бу “матурлыкның” нинди бәягә төшүен аңлап бетерәбезме икән? Мәсьәләнең рухи һәм идеологик ягын читтә калдырып, аңа матди күзлектән карыйк, табигатькә-экологиягә, халык сәламәтлегенә күпме зыян салынуын исәпкә алыйк. Без Яңа елны киң иттереп каршы алырга яратабыз. Бәйрәм хөрмәтенә мәйданнарда зур чыршылар монтажлана. Шулай ук торак йорт һәм оешма биналары түбәләрендә, мәктәп һәм балалар бакчаларында да әллә никадәр чыршы урнаштырыла. Бу җәһәттән, бераз гына арифметика гамәлләрен кулланып, якынча гына санасаң, без бихисап агачларны “елатабыз”. Ә үзебез күпме агач утыртабыз икән? Күпме кеше озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә чамадан тыш исерткеч  эчемлекләр эчеп сәламәтлеген какшата. Яңа елны шулай шашынып каршылау —  икътисадка, табигатькә-экологиягә, халык сәламәтлегенә зыян салу ул. Язылганнарга өстәп шул хакта да әйтергә кирәктер, бүген Татарстанда кислород кытлыгы сизелә. Кислород балансына ирешү өчен гомуми мәйданнарның 25 проценты урман булуы шарт. Галимнәр хәзерге заман чирләрен организмда кислород җитмәү белән аңлаталар. Шулай итеп,  Рәсәй халкының да “аягын юрганына карап сузуы” яхшырак булыр. Минем теләгем шул: Раббыбыз  барыбызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм күңел тынычлыгы бирсен иде.
Ибраһимова Гүзәл, 11 сыйныф

 

 

Комментарии закрыты.