Тестлар

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән тестлар  «Укытучым».

7 нче вариант

 

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек

Укытучым

(1)Менә көз җитте. (2)Укулар башланды.

(3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. (4)Аны бик яраталар. (5)Аның ире очучы икән. (6)Менә хәзер ул ут эчендә фа­шистларны кырып йөри.(7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта.(8)Аңа бик еш хатлар килә. (9)Андый көннәрдә ул бик шат күре­нә. (10)Ә кайчакта уйчанланып китә. (11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

(12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. (13)Мәк­тәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. (14) Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. (15) Җитмәсә тагын, тотлыгам.

(16)Соңыннан гына белдем: ул сакау балаларның телен ачтыра ала кән. (17)Мондый укытучыларны логопед дип атыйлар.

(18)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юл­да кызык нәрсәләр турында сөйләде. (19)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, тотлыгуымны бетерә алам икән.

(20)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә ча­кыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады. (21)Язга таба сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарым да сизә башлады.

(22)Уку елы тәмамланды. (23)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде <…> Петяның әтисе һава сугышыннан соң  кайтмаган. (24)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. (25)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юк­ка чыкты. (26)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.

(27)Күп еллар үтте. (28)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. (29)Лә­кин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.

(Г.Бакировтан)

 

     *Госман   Фәтхулла улы Бакиров (1896-1982)  — балалар язучысы. “Партизан малай”, “Классташлар”, “Укытучым”, “Утлы тегермән” повестьлары, “Мыеклы бикә”, “Кадерле бүләк” кебек китаплары сугыштан соңгы балалар әдәбияты хәзинәсенә лаеклы өлеш кертә.

 

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз. Һәр хәреф яки  цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, буш урынсыз, өтерсез һәм башка билгеләрсез языла. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.

 

  1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Егет ни өчен сөйләшергә ояла?

  • Җитмәсә тагын, тотлыгам.
  • Бер атна авырып ятты, төсе качты.
  • Уку елы тәмамланды.
  • Анна Сергеевна мине дә яратты.

Җавап: __________________________ .

  1. 2. Метафора булган җөмләне табыгыз

1)       Мондый укытучыны логопед дип атыйлар.

  • Ул минем белән сөйләшергә тырыша.
  • Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты.
  • Күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады

Җавап: __________________________.

  1. 3. 3 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. 15 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:____________________________.

 

  1. 5. 9 нчы җөмләдән “күңеллесүзенә синоним булган сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. 8 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. 11-13 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. 17-19 нчы җөмләләр арасыннан кушма җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Анна Сергеевна укыткан балалар, (1)үсеп, (2)күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. (3)                                      Җавап:____________________________.

  1. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

      Мин тартынам, (1)рәтләп русча да белмим бит. (2) Җитмәсә тагын,(3) тотлыгам.(4)

Җавап:____________________________.

  1. 16 нчы җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. 23 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. 13. 16-18 нче җөмләләр арасыннан бер составлы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. 14. Тиңдәш кисәкләргә бәйле куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты,(1) юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. (2)Мин шуны аңладым, (3) әгәр тырышсам, (4)тотлыгуымны бетерә алам икән. (5)      Җавап:____________________________.

  1. 15. 21 нче җөмләдән “авырлыкны” сүзенә антоним булган сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. 16. 25 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. 17. Нечкә хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

        Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты.

Җавап:____________________________.

 18  23 нче  җөмләдән  кушма   сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

19  29 нчы җөмләдән  [ы  ] авазы  [  о]лашып әйтелә торган сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________________.

  1. 26 нчы җөмләдән иялек   килеше кушымчасы ярдәмендә  бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз

Җавап:____________________________.

 

Барлык җавапларны тест үткәрү өчен күрсәтмәләрдә бирелгән тәртиптә 1нче номерлы бланкка  күчереп язарга онытмагыз.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 БИРЕМНӘРЕНЕҢ БАРЫ ТИК БЕРСЕН ГЕНӘ үтәгез.  Әлеге биремнең җавабын 2 нче номерлы җаваплар бланкына языгыз. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

21.1. Күп еллар үтте. Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. Лә­кин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.

 Текст ахырында китерелгән әлеге җөмләнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

      21.2  “Укытучы ” сүзен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез һәм,  тезис итеп алып, “Укытучы” дигән темага сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

            Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Оставить комментарий