Бәхетле бала үстерүгә 60 адым

Психолог Елена Макаренко баланы шәхес итеп үстерү өчен аңа әйтергә кирәкле 60 сүзтезмәдән торган исемлек төзегән. Бу кагыйдәләрне үтәгән очракта бала ярата белергә, үз-үзендә ышанычлык тоярга, тормышка шатланып һәм тирәдәгеләрне шатландырып яшәргә өйрәнәчәк.

 

Бу сүзләрне ешрак әйтегез:

  1. Мин сине яратам.
    2. Мин сине бернигә дә карамастан яратам.
    3. Хәтта синең миңа ачуың килгәндә дә, мин сине яратам. 
    4. Хәтта минем сиңа ачуым килгәндә дә, мин сине яратам. 
    5. Син ерак булганда да, мин сине яратам. Минем яратуым һәрвакыт синең белән. 
    6. Хәтта мин дөньядагы теләсә кайсы баланы сайлап алалсам да, мин сине сайлар идем. 
    7. Айга кадәр очып, йолдызларны әйләнеп һәм кире кайтарлык итеп яратам сине. 
    8. Рәхмәт. 
    9. Бүген синең белән уйнаган уеныбыз шундый рәхәт булды! 
    10. Минем иң яраткан хатирәм – синең белән бергә нәрсә дә булса эшләгән көнем.

Балаларыгызга сөйләгез: 

1. Туу яки уллыкка алу тарихын; 
2. Нәни чакларында аларны ничек иркәләгәнегезне; 
3. Аларга ничек исем сайлаганыгыз турында; 
4. Алар яшендә үзегез нинди булганлыгыгыз хакында; 
6. Әби-бабаларының кавышу тарихларын;
7. Киләчәккә корган планнарыгыз турында. 

Тыңлагыз:

  1. Баланың машинада барганда ни сөйләгәнен;
    2. Уенчыклары турында сөйләгәндә, бала өчен моның никадәр әһәмиятле булуы турында уйлагыз;
    3. Сезнең җавабыгыз балага чыннан да бик кирәкле булган сорауны;
    4. Түземлегегез беткәннән соң тагын нәкъ бер секунд;
    5. Баланың сүзләре артында торган хисләрен.

Балагызга мондый сораулар бирегез:

  1. Ничек уйлыйсың, ник шулай килеп чыкты икән?
    2. Әгәр дә болай эшләсәк, ни булыр дип уйлыйсың? 
    3. Без моны ничек белик микән?
    4. Ни турында уйлыйсың? 
    5. Бу көн турында ниләр исеңдә калды? 
    6. Ничек уйлыйсың, моның тәме нинди икән? 

Балагызга күрсәтегез: 

  1. Нәрсәне дә булса тыяр урынына, аны ничек эшләргә кирәклеген; 
    2. Акация кузагыннан сыбызгы ясап булуны; 
    3. Ризыкны ничек турарга кирәклеген; 
    4. Юылган керләрне төреп кую уңаен; 
    5. Җавапны белмәгән очракта кирәкле мәгълүматны табу җаен; 
    6. Баланың әтисенә/әнисенә булган туганлык хисләрегезне, яратуыгызны; 
    7. Үзең турында кайгырту, пөхтә булуның никадәр мөһим икәнлеген. 

 

Вакыт табыгыз:

  1. Бергәләп төзелеш мәйданчыкларын күзәтү өчен;
    2. Кошлар артыннан күзәтү өчен;
    3. Бала сезгә ашарга пешергәндә ярдәм итү өчен;
    4. Балага кызык булган урыннарга бергә бару өчен;
    5. Бергәләшеп пычракка батып уйнар өчен;
    6. Балагыз белән бергә нинди дә булса биремнәрне үтәү өчен;
    7. Балагыз уйнаган вакытта аның янында күзәтеп кенә утыру өчен.

Балагызны сөендерегез:

  1. Нинди дә булса сюрприз әзерләгез;
    2. Коймак эченә шоколад салып төрегез;
    3. Ризыкны смайлик рәвешендә тезеп бүлегез;
    4. Аның белән идәндә уйнагыз.

Онытыгыз:

  1. Гаеп хисен;
    2. “Барысы да бутәнчә булырга мөмкин иде” ише уйларны;
    3. Һәрчак хаклы булырга кирәклеген.

Балагызга бирегез:

  1. Балагызга ягымлы итеп карагыз;
    2. Бала бүлмәгә кергәндә, елмаегыз;
    3. Бала яныгызга килеп кагылганда, аңа җавап бирегез;
    4. Бала сезне ишетсен өчен, аңа нидер әйтер алдыннан контакт урнаштырыгыз;
    5. Балага ярдәм итәр алдыннан, аңа үз ачуын басарга ирек бирегез;
    6. Озын һәм авыр көн азагында аның өчен ванна әзерләгез;
    7. Балагызга карата мәрхәмәтле булуның үзегезгә иң ошый торган җаен табыгыз.

http://tatarbaby.ru

Оставить комментарий