Бишек җырлары

Бишек җырлары — кеше күңеленең иң нечкә кыллары. Шуңа да аларның һәркайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буе күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. 
Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла. ана ул мәлдә күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй-фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади, самими итеп җиткерергә омтыла. 
 

Габдулла Тукай шигыре, Татар халык көе

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем,

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син,

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син!

 

Бишек җыры 

Туфан Миңнуллин шигыре, Рәшит Абдуллин көе

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам – багалмам, үсәсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры, күчәрсеңме син?

 

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?

Әнием диеп, кадерлем диеп,

Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?

 

Гомерең сукмагын зур юллар буйлап,

Өмет йолдызым, утәрсеңме син?

Илеңнен данын, намус, вөҗданын,

Балам, әй балам, итәрсеңме син?

 

Бәллү

Дәрдемәнд шигыре, Шамил Шәрифуллин hәм Резедә Әхъярова кое.

Кыйгач кашым, 

Асыл ташым!

Йоклаек икәү.

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү, бәү!

 

Җилбер, җилбер,

Син бик тилбер,

Күбрәк уйныйсың!

Ал гөлләрне,

Сөнбелләрне

Өзми куймыйсың.

 

Кил, гөлкәем,

Сөнбелкәем!

Йоклаек икәү.

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү, бәү!

 

Колынкаем,

Кил, җанкаем,

Йоклаек икәү,

Йокла, иркә.

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү, бәү.

Бишек җыры 

Ләбиб Лерон шигыре, татар халык көе, Разыя Еникеева эшкәрүендә

Әлли-бәлли, бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка, җиләккә,

Айсылуга бүләккә.

 

Әлли-бәлли, бәбкәсе,

Кая киткән әткәсе?

Тимерчегә, чиләккә,

Айсылуга бүләккә.

 

Әлли-бәлли, бәбкәсе,

Кая киткән әбкәсе?

Тегүчегә, күлмәккә,

Айсылуга бүләккә.

 

Әлли-бәлли, бәбкәсе,

Кая киткән бабасы?

Чүлмәкчегә, чүлмәккә,

Айсылуга бүләккә.

 

Әлли-бәлли, бәбкәсе,

Кая киткән Айсылу?

Бер кая да китмәгән-

Йоклый икән Айсылу…

 

Бишек җыры 

Разил Вәлиев шигыре, Шамил Тимербулатов көе

Әлли-бәлли, йом син күзең,

Әлли-бәлли – татлы сүзем.

Йоклый инде бөтен бәбиләр дә,

Йоклый инде хәтта әбиләр дә.

Әлли-бәлли, йом син күзең,

Әлли-бәлли – татлы сүзем.

 

Әлли-бәлли итәр балам,

Әлли-бәлли, алтын алмам.

Йоклый инде бөтен малайлар да,

Йоклый инде хәтта бабайлар да.

Әлли-бәлли итәр балам,

Әлли-бәлли, алтын алмам.

 

Әлли-бәлли, йоклап китәр,

Әлли-бәлли, үсеп җитәр.

Йоклый җиһан бәллүр бишегендә,

Йоклый алмый әни кеше генә,

Әлли-бәлли, йом син күзең,

Әлли-бәлли…Бетте сүзем.

 

Бишек җыры 

Йокла, йокла, үскәнем,

Дәү үсәрсең тагын да.

Йокы сине сагынган,

Очып йөри яныңда.

 

Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү.

 

Баш очыңда йолдызлар,

Бүләк итим кайсысын?

Телим сиңа йокының

Баллы, баллы, баллысын.

 

Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү.

 

Йокла, йокла, үскәнем,

Дәү үсәрсең йокласаң.

Онытмассың телеңне

Бишек җырын тыңласаң.

 

Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү,

Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү.

 

Улыма

Улым минем җан җимешем,

Аллаһ биргән өлешем,

Яшәвемнең асылы син,

Күңелемнең көзгесе.

Үстерермен  салып сиңа

Җанымның бар сафлыгын.

Булсаң иде йөз аклыгым,

Куанычым, шатлыгым.

 

Иман юлдаш булсын сиңа,

Шәфкать, илһам, игелек,

Гомереңнең һәр көненә

Бәхет барсын үрелеп.

 

Улым минем җан җимешем,

Аллаһ биргән өлешем,

Яшәвемнең асылы син,

Сиңа баглыйм өметем.

 

Бишек җыры – Йокла, улым

Йокла, улым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым.

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезең.

 

Йокла, улым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым.

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезең.

 

Сары майдай эри җаның,

И, күңелемнең сайкалы*.

Бакчы, күрче бишеккә,

Әкрен генә ай карый.

 

Сары майдай эри җаным,

И күңелемнең сайкалы.

Бакчы, күрче бишеккә,

Әкрен генә ай карый.

 

Сайкал* – нур, ялтыравык.

 

Бишек җыры

Үземнең кызым син, күземнең нуры син,

Үземнең кызым син, күземнең нуры син.

Яз кояшым, таң йолдызым, син чәчәкләргә тиң,

Яз кояшым, таң йолдызым, син чәчәкләргә тиң.

Минем кызым, тәүге җырым,

Яз кояшым, таң йолдызым, син чәчәкләргә тиң.

 

Син еласаң, балам, кошлар тынып кала,

Син еласаң, балам, кошлар тынып кала,

Чишмә челтрәп ага-ага, сиңа җыр чыгыра,

Чишмә челтрәп ага-ага, сиңа җыр чыгыра.

Минем кызым, минем балам,

Чишмә челтрәп ага-ага, сиңа җыр чыгыра.

 

Кашың кыйгач, кара, күзең йомылып бара,

Кашың кыйгач, кара, күзең йомылып бара

Матур төшләр күрә-күрә, йокла газиз бала.

Матур төшләр күрә-күрә, йокла газиз бала.

Минем кызым, минем җырым,

Матур төшләр күрә-күрә, йокла газиз бала,

Матур төшләр күрә-күрә, йокла газиз бала.

Йокла газиз бала, йокла газиз бала.

 

Күр, сабый, нинди киң

Һәм матур җир өсте,

Шул җирнең иң нәфис

Чәчкәсе – син төсле.

 

Син – сафлык, син – шатлык,

Моңлы җыр яңгыравы,

Кычкырып көлүең –

Чишмәләр чылтыравы.

***

Балалы өй – иң матур өй,

Балалы өй – нурлы өй,

Бишек җыры – иң матур җыр

Җанга газиз, моңлы көй.

 

Бишек җыры дәвам итә

Нурландырып күңелне,

Борынгы бишек җырлары

Зур хәзинә түгелме?

Бишек җыры
Разил Вәлиев сүзләре

Әлли-бәлли: йом син күзең,
Әлли-бәлли — татлы сүзем.
Йоклый инде бөтен бәбиләр дә,
Йоклый инде хәтта әбиләр дә.
Әлли-бәлли, йом син күзең,
Әлли-бәлли, татлы сүзем.

Әлли-бәлли итәр балам,
Әлли-бәлли, алтын алмам.
Йоклый инде бөтен малайлар да,
Йоклый инде хәтта бабайлар да.
Әлли-бәлли итәр балам,
Әлли-бәлли, алтын алмам.

Әлли-бәлли, йоклап китәр,
Әлли-бәлли, үсеп җитәр.
Йоклый җиһан бәллүр бишегендә,
Йоклый алмый әни кеше генә.
Әлли-бәлли, йом син күзең,
Әлли-бәлли… Бетте сүзем.
Чыганак: http://erlar.ru/node/1863

Бишек җыры
Резедә Вәлиева сүзләре

Кояш ятты бишегенә,
Күзләрен йомды.
Кошлар да сайрамый инде.
Чишмәләр тынды.
Яфраклар да серләшмиләр —
Йоклады каен.
Без дә йоклыйк,
Бәү-бәү итик,
Улым, улкаем…
Песиең дә арыды әнә,
Боегып калды.
Башын куеп тәпиенә,
Йокыга талды.
Аюыңа борынын төртеп
Йоклый аткаең.
— Без дә йоклыйк.
Бәү-бәү итик,
Улым, улкаем…
Тәрәзәдән ай да безгә
Карый үрелеп.
— Малайларым нишли анда,
Йоклыймы? — диеп,
Әкрен басып Йокы бабай
Йөри өй саен…
Әйдә, йоклыйк,
Бәү-бәү итик,
Улым, улкаем…
чыганак: http://erlar.ru/node/1480

Әлли-бәлли, ак бәби,
Ак бишектә ят, бәби.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.

Әлли-бәлли ит, бәби,
Тәмле йоклап кит, бәби.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.

Әлли-бәлли, бал гына,
Йокы сиңа ял гына.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.

Йокла, йокла, багалмам,
Үскәч бишеккә салмам.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием!
Чыганак: http://erlar.ru/node/4000

 

Әлли-бәлли итәр бу, укырга да китәр бу.
Тырышып сабак укыгач галим булып җитәр бу.

Йокла, улым, йом күзең, йом-йом күзең, йолдызым.
Кичтән йокың кала да елап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрмен, әкиятләр сөйләрмен.
Бәхетле бул, диярмен, сиңа теләк теләрмен.

Балакаем, кадерем син, минем йөрәк бәгырем син.
Куанычым-шатлыгым тик син, минем сабыем!

 
Әлли-бәлли, бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка, җиләккә,
Айсылуга бүләккә.

Әлли-бәлли, бәбкәсе,
Кая киткән әткәсе?
Тимерчегә, чиләккә,
Айсылуга бүләккә.

Әлли-бәлли, бәбкәсе,
Кая киткән әбкәсе?
Тегүчегә, күлмәккә,
Айсылуга бүләккә.

Әлли-бәлли, бәбкәсе,
Кая киткән бабасы?
Чүлмәкчегә, чүлмәккә,
Айсылуга бүләккә.

Әлли-бәлли, бәбкәсе,
Кая киткән Айсылу?
Бер кая да китмәгән-
Йоклый икән Айсылу

Оставить комментарий