Мәктәптә укырга кирәкме?

Марат мәктәптә шундый начар укый иде, әнә, хәзер акчаны көрәп ала!” – бу һәм шуның ише башка сүзләр хәзер тегеннән дә, моннан да ишетелә. Алар ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Мәктәптә начар укып та, тормышта уңышка ирешү ихтималы ни дәрәҗәдә зур? Һәм, гомумән, мәктәптә уку кирәкме?

Нәрсә генә дисәк тә, билгеләр укучының белемен генә бәяләп калмый, алар әле аның ни дәрәҗәдә тырыш булуын да чагылдыра. Бала укымыйча гына грамоталы була алмый, шигырь ятламыйча гына хәтерен яхшырта алмый, мәсьәләләр чишми генә мантыйклы (логик) фикер йөртергә өйрәнә алмый.  Бу һәм башка күнекмәләрне яхшыртмыйча аның  киләчәктә уңышка ирешү ихтималы аз. Еш кына 9 сыйныфларда укучылар укуның кирәклеген аңлап ала, әмма башкаларны куып җитәргә инде соң була.Уку дәверендә тырышып укыган отличник һәм ударникларга теманы өйрәнү өчен 20-30 минут таләп ителсә, начар укучыга 2-3 сәгать кирәк булачак.

Нәтиҗә: әйе, мәктәптә алган белемнең күбесе онытылачак, әмма белем һәм күнекмәләр сакланыр. Нәкъ менә алар мәктәптән соң кергән уку йортын уңышлы тәмамларга һәм киләчәктә үз  һөнәренең остасы булырга ярдәм итәчәк!  Теге яки бу авыруны дәвалар өчен нинди дарулар кирәк булганын белмәгән табиб яки яза һәм сөйләшә белми торган журналист кемгә кирәк? Машина детальләренең атамасын исендә калдыра алмаган автомеханик җәмгыятькә файдалы кеше булырмы? Укуны дәвам итмичә генә бизнес белән шөгыльләнергә булдыңмы?Бала мәктәптән соң укуын дәвам итмичә, эшмәкәрлек (бизнес) белән шөгыльләнергә уйлады, ди. Мәктәптә алган күнекмәләрдән башка (игътибарлылык, грамоталык, мәсәлән) ул килешүләр дә төзи алмас, киңәшмәләр дә алып бара алмас.Теләсә кайсы юнәлештә кешеләр белән аралаша алу мөһим сыйфат булып тора.  Матур һәм дөрес сөйләү күнекмәләрен бала күбесенчә мәктәптә ала.

Һәм иң мөһиме: бала яхшы укыганда җаваплы һәм тырыш булырга да өйрәнә. Ә бу сыйфатлар һәркемгә кирәк. Алардан башка яхшы эш тә табуы да, бәхетле гаилә кору да, тугры дуслар табу да кыен булачак.                       

                                                                                                                                                           

Оставить комментарий