Һади Такташ

һади Такташ
(1901 — 1931)

Картинки по запросу Һади Такташ

     һади Такташ (МөхәммәтһадиХәйрулла улы Такташев) 1901 нче   елның 1 нче гыйнварында Мордовиянең Тамбов губернасы Сыркыды авылында туа. Ул кече яшьтән үк җырлар, такмаклар чыгарырга, укырга ярата. һади башлангыч белемне әти-әнисеннән ала. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда һади 1911 нче елдан 1913 нче елның ахырына кадәр укый. Бу вакытта ул «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр яза.

     Гаиләләренең матди хәле авырлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрә.Ул унөч яшьлек Һадины да,  бер сәүдәгәр белән Урта Азиягә озата. Башта Һади шул сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай булып эшли. Аннары Бохарага кучә.

   1918 нче елның көзендә Һади Такташ туган авылы СыркыДыга кайта. Авылда ел ярым чамасы китапханәче, башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли. 1919 — 1922 нче елларда Оренбургтагы «Юксыллар сүзе» газетасында, Ташкент шәһәрендә «Белем йорты» журналында эшләгәннән соң, Мәскәүгә күчеп килә. Берничә айдан сон  Казанга кайтып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда  яши.

 

 

хезмәтче — слуга

Һади Такташ

АЛСУ

Урам ташларына карлар ява,

Кар томалый чана юлларын,
Карда шуа-шуа, Алсу килә,

Җиң эченә тыккан кулларын…

 

Җилгә каршы җылы сулышлары,
Туңып, бөдрә чәчен ак ясый,

Юл буена аны тирги-тирги,
Сүгенә-сүгенә кайта Газзәсе:
«Алсу, тукта инде, акыллым,
Абау,

Тагын карга батырдың!..» —

Ул, үпкәләп, читкә китә. Аны
Алсу тагын ялынып чакыра:
«Кил, уйнамыйм, бетте…

Кил инде!»

Үзе — килсә, карга батыра.

 

Салкын карга басып, Алсу килә,

Үзе көлә,

Үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле…

 

Урам шаулый-шаулый төн уздыра,
Кемнең монда кемдә эше бар,
 Һәрбер җылы тунлы кешеләрнең
Җылы бүрке, торыр төше бар…

 

Тик чаттагы бабай — «барабыз »ның
Бик үк әйбәт түгел тормышы,
Һәр көн таңнан алып кичкә кадәр
Салкын урам — торган урнысы.

 

«Җанкисәгем, бабай, «барабыз»!
Атың белән сатып алабыз,

Студентта акча бик күп була,

Әй,

Ун тиенгә илтсәң — барабыз!..»

 

Алсу, бүлмәсенә керү белән,

Өске киемен салып ташлады,

Ватык көзгесенә карый-карый,
Карлы чәчен сүтә башлады…

 

«Газзә, кара, ничек минем чәчләр
Бер-берсенә ябышып туңганнар…»

«Карлы чәчләр сиңа килешә, Алсу,

Үз чәчеңнән матур булганнар…»

 

Алсу, күзен алмый, үзен карый,

Үзе матур,

Үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле…

 

кар томалау — здесь: покрывать снегом
җиң эченә — в рукав

сулыш — дыхание
бөдрә — кучерявый
тирги-тирги — здесь: ругая
сөйкемле — миловидный
бурке (бүреге) — шапка
чат — перекрёсток

«барабыз» — «барабуз» (1) извозчик в Казани, возив
ший седоков на санях-розвальнях;
2) сани «барабуза»)
урнысы (урыны) — место
җанкисәгем — душа моя
ябышып туңу — примёрзнуть

 

Сораулар һәм биремнәр

  1. Түбәндә бирелгән елларга нигезләнеп, Һади Такташның
    тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләгез. (Үрнәк: 1918 нче
    елның көзендә Һади Такташ туган авылы Сыркыдыга кайта.)
    — 1901 нче ел;

— 1911 — 1913 нче еллар;

— 1918 нче ел;

— 1919 — 1922 нче еллар.

  1. Төп герой кем?
  2. Әсәрдә тагын кемнәр сурәтләнгән? Һәр геройга түбәндәге
    үрнәк мисалында характеристика бирегез.

Алсу — сөйкемле, … ;

Газзә — … ;

Бабай — … .

  1. Газзә ни өчен Алсуны ачулана? Чөнки:
  • Алсу сөйкемле (акыллы, усал, серле);
  • Алсу «барабыз» бабайны ачулана (аның чанасына утыра,аңа ун тиен акча бирә);
  • Алсу Газзә белән уйнамый (аңардан көлә, карда шуа);
  • Алсу шаяра (Газзәне карга батыра, үпкәләтә).
  1. «Барабыз» бабайның көне кайда үтә? Ул нәрсә эшли? Бүген «барабыз»га охшаган нинди һөнәр бар? Бу һөнәр ияләре нәрсәдә йөри?
  2. Поэманың үзегезгә ошаган өлешен ятлагыз.

 

Аңа бүген әллә нәрсә булган,

Бер җырлыйсы килә, бер көлә,

Бер онытылып, кинәт керфекләре
Бер ноктага килеп төртелә…

«Ташла әле, Газзә, зачётыңны,

Тыңлң инде бер кат сүземне?..»

 

Газзә, ирексездән эшен ташлап,

Сүгенә-сүгенә килә янына:

«Тфү, каһәр суккан!

Ачуым килмәгәе,

Тоз саласың инде каныма!

Син шул, кызый, үзең зачётыңны
Бик соң әзерләргә башлыйсың,

Үзең бездән алда биреп ташлыйсың,

Ә без…»

 

Ул Алсуга ачу белән карый,

Тик ачуы бик тиз басыла,

Алсу бала кебек елмая да
Иңнәренә килеп асыла…

Газзә түзми, аның сүзен көтә,

Үзе уйлый зачёт бирәсен,

Алсу, көлә-көлә, күзенә карый,

Соң ул аңа нәрсә сөйләсен…

Сөйләсенме матур яшьлегенең
Зур елларга туры килүен,

Сөйләсенме җирне, бүгенгене,

Бар нәрсәне өзелеп сөюен…

 

Һәр кояшлы иртә аның өчен
Яңа уйлар алып китерсә,

Бүгенгенең һәрбер матурлыгы
Үзе белән аны исертә…

 

Шуның өчен бүген ул төн белән
Бер хат язды карты исеменә,

(Карты кемдер…)

Кәкре юллар ясап,

Сызып-сызып алды тиз генә.

Хатның соңгы юлы:

«Бик сагынсаң,

Хатым бассын күңлең ярсуын,

Бик бәхетле синең Алсуың…»

 

Хаты белән бергә яңа төшкән
Рәсмен салды үзенең картына,

Кулына соңгы кабат рәсмен алып,

Шул сүзләрне язды артына:

«Бу — Алсуың синең,

Күрәсеңме,

Нинди матур булып утырган.

Кара, башкаларга мине алмаштырма,

Кадерем белеп яшә, чукынган!..»

 

ирексездән — невольно, поневоле
каһәр суккан — проклятый
кызый — девочка, девка (при обращении)
карты (карт) — здесь: любимый человек
күңел ярсуы — душевная ярость, раздражение

Ф

 ачуым килмәгәе — зла не хватает

керфекләр бер ноктага төртелү (күзне бер ноктага текәү) — уставиться в одну точку

канга тоз салу — портить кровь, раздражать

 

Сораулар һәм биремнәр

  1. Поэманың бу өлеше нәрсә турында? Аңа нинди исем бирер

идегез?

  1. Беренче өлештә Алсу нинди иде? Ул үзгәрдеме? Эш дәфтәрегезгә «Беренче өлештә Алсу … иде, ә икенче өлештә
    … әйләнде» дип язып куегыз.
  2. Алсуның күңелендә нинди үзгәрешләр була? Сәбәбен ачыклагыз.
  3. Газзә белән Алсу арасындагы сөйләшүне рольләргә бүлеп
    укыгыз. Газзә ни өчен борчыла? Кызлар нәрсәгә әзерләнәләр?
  4. Сез студентлар тормышы турында ниләр беләсез? Алар кайда укый?
  5. Алсу төнлә нәрсә яза? Дөрес җавапны әйтегез:
  • шпаргалка;
  • конспект;
  • шигырь;
  • хат;
  • хикәя;
  • әкият.
  1. Сезнең хатлар язганыгыз бармы? Кемнәргә? Ерак-
    та яшәүче дустыгызга татарча хат языгыз. Үзегезнең бик
    бәхетле булуыгызны аңлатыгыз.
  2. Алсу хат янына нәрсә сала? Аның артына нинди сүзләр
    яза? Тексттан табып укыгыз. Сезнең дустыгызга фоторәсем
    бүләк иткәнегез бармы? Аның артына нинди сүзләр яздыгыз?

 

 

Коридордан басып Алсу килә,

Үзе матур,

Үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле…

Ул дәрескә бүген бик соң килде,

Әллә кайда йөреп кичеккән.

Үзе соңга калган,

Үзе әле

Көлә-көлә керә ишектән…

 

Үзе дәрес тыңлый,

Үзе бер дә

Тыңламаган кебек итенә,

Үзе профессорның дәресен яза,

Үзе аның борынын кәкре итеп
Төшереп куя дәфтәр читенә…

 

Үзе зачётларын әзерләргә
Барыннан да соңрак тотына,

Үзе зачётларын башкалардан
Алдан бирә, алдан котыла…

 

Һәрбер нәрсә аңа, күп көч куймый,

Әллә ничек җиңел бирелә,

Янар яшьлегенең алсу таңы
Үтмәс төсле булып күренә.

 

Ул үзенә-үзе хуҗа бүген,

Үзе акыллы, үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле…

 

кичегүопоздать, опаздыватъ

итенү (кылану)изображатъ из себя
котылуосвободитъся

янар яшьлек — здесь: бурная (горящая) молодостъ
үзенә-үзе хуҗа
— здесь: независимая

Сораулар һәм биремнәр

  1. Поэманың бу өлешенә нинди исем бирер идегез? Монда
    Алсу кайсы яктан ачыла?
  2. Алсуның яшьлеге ничек уза? Сөйләгез.
  3. Ул дәресләрне ничек тыңлый? Алсу игътибарлымы? Сез

дәрестә тыңлап утырасызмы?

  1. «Үзе матур,

Үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле…» —
юллары поэмада ничә тапкыр кабатлана? Әдәбият теориясендә андый кабатлау ничек дип атала? Төшенчәләрне укыгыз.

  1. Поэма турындагы теорияне исегезгә төшерегез. Төп үзенчәлекләрен атагыз. «Алсу» әсәренең поэма жанрына туры
    килүен аңлатыгыз.

 

 

Рефрен (французчадан — «кушымта») — строфа ахырында нинди дә булса шигырь юлларын яки тезмәләрне кабатлауга нигезләнә (җырда — кушымта).

Рефрен (от французского — «припев») — повторение какого-либо стиха или ряда стихов в конце строфы (в песнях — припев).

Кабатлау — бер үк сүзләрне, җөмләләрне, авазларны кабатлаудан торган поэтик әйләнмә. Ул әдәби әсәр теленең сәнгатьлелеген арттыра, интонацияне көчәйтүгә ярдәм итә.

Повтор — повторение композиционных элементов, слов, словосочетаний и других фрагментов текста в художественном произведении, благодаря чему на них фиксируется внимание читателя (слушателя) и тем самым усиливается их роль в тексте.

 

 

Оставить комментарий