Татар теленнән олимпиада биремнәре
Татар теленнән олимпиада сораулары
7нче сыйныф.
30 балл
1 Мөстәкыйль сүз төркемнәре турында яз (10б)
2.Сыйфат дәрәҗәләре турында аңлатып яз.(5б)
3.Сингармонизм законын аңлат.(5б)
4.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгелә.(3б)
Дуслашкансыз,яхшылыгыңны, аккошларыма, аксылрак,
кошчыкларыгыз, кайтмаганнар, күбәләкләрне, китапханәгә.
5. Сүзлекләрнең төрләре турында яз .(2б)
6. “Минем укытучым “ темасына мәкалә яз.(5б)
Татар әдәбияты
7 нче сыйныф
30 балл
1. Халык авыз иҗаты. Халык җырлары.(5б)
2.Бирелгән әсәрләрнең авторларын яз.(5б)
“Кояштагы тап” әкияте
“Тукай”романы
“Җил арба”әкияте
“Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе
“Сабыйга”шигыре .
3. Түбәндәге төшенчәләргә билгеләмә бир(10б)
Рифма-
Ритм-
Портрет-
Автобиография-
Поэма-
4.” Минем холкым-минем язмышым дигән халык гыйбарәсен ничек аңлыйсың?” (5б)
5.Яраткан язучың турында яз.(5б)
Татар теленнән олимпиада биремнәре.
8 нче сыйныф
30 балл
1.Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр (5б)
2. Ымлыклар турында мәгълүмат .(3б)
3. Ясалма сыйфатны билгелә. (1б)
а) вак-төяк эш б) яшел болын в) җиләкле алан г) унъеллык мәктәп
4.Фигыльләрнең төркемчәләрен билгелә. (5б)
саный, җырлап, укыса, барырга, эшләү, сөйләгән, язсыннар
5.Кушма исемне табыгыз.(1б)
а) эшче б) ташбака в) бала-чага г) драмтүгәрәк
6. Укыгыз, биремне үтәгез.(15б)
Габдулла о..п утырган җиреннән күзләрен ачып җибәрде. Ат ал..ып кына калага кереп килә иде. Габдулла инде я..адан күзләрен ..ома алмады. Кала үзенең олылыгы һәм сә..рлеге белән Габдулланың кечкенә й..рәген каушатып җибәрде.
а)Төшеп калган хәрефләрне куй
ә) Беренче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.
б) Исемнәрнең килешләрен билгеләгез.
в) Калын хәрефләр белән язылган сүзнең синонимын языгыз.
г) Сыйфат фигыльне табыгыз, заманын билгеләгез
Татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре.
8 нче сыйныф
30 балл
1.Мәсәл жанры. Нинди мәсәлләр беләсең? Берәр мәсәл турында яз. (5б)
2. Бирелгән өзекнең кайсы әсәрдән алынганын һәм авторын языгыз. Алга таба булган вакыйгаларның берсен тасвирла (5б)
“…Бабайлар өеннән чыгып, Сәгъди абзыйның арбасына утырдым. Бабай белән әби мине озатырга чыктылар. Тагы да минем китүемне кызык күргән яланаяклы малайлар да арба тирәсендә йөгергәләп йөриләр иде…”
3. Түбәндәге өзекнең авторы кем? Бу әдип турында исеңдә калганнарны яз (3б)
“ Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк.”
а) Фатих Әмирхан б) Хәсән Туфан в) Галимҗан Ибраһимов
4. “ Республикамның истәлекле урыннары “ дигән темага хикәя яз (10б)
5.Татар телендә чыгарыла торган газета-журналларны санап чык.(Мисаллар 7-8 булса -2б)
6.Түбәндә бирелгән әсәрләрнең авторын һәм жанрын яз.(5б)
“Сабыйга”
“Сагыну”
“Туган ягым- яшел бишек”
“Кем җырлады”
Татар теленнән олимпиада сораулары.
9нчы сыйныф
30 балл
1. Тел гыйлеменең бүлекләре турында гомуми төшенчә.(5балл)
2.Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр .(5балл)
3.Бирелгән җөмләләргә тыныш билгеләрен куеп яз һәм аңлат.(5балл)
А)Мәхәббәт эчтән яктыртып торучы нур.
Б)Туган җирем сиңа бирермен мин
Хисләремнең иң-иң татлысын.
В)Авылның уртасында зур базар кайный аның ике ягыннан биек матур сарайлар зур тимер йозак белән бикләнә торган ак таш кибетләр тезелеп китәләр.
4.Мәктәптә уздырылачак берәр дәрестән тыш чара турында белдерү яз.(3 балл)
5. Тәэсир сүзенә фонетик анализ яса.(2 балл)
6.Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.(5 балл)
Җитез сабан тургайлары,такмаклап биюче егетләр сыман, нурлы һавадан төшмичә , сайрый-сайрый , сызгыра-сызгыра җилпенәләр.
7.Тест.(5балл)
А)Сүзләрнең дөрес язылышын күрсәтегез.
1) берюлы, аряк, елязма, төняк
2) беръюлы, аръяк, елъязма, төнъяк
3) берьюлы, аръяк, елъязма, төньяк
4) бер юлы, ар як, ел язма, төн як
Ә) Әйтү максаты ягыннан җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
1) тулы — ким
2) хикәя – сорау – боеру – тойгылы
3) җыйнак — җәенке
4) раслау – инкарь
Б) Повесть, власть, промышленность, секретарь, календарь кебек алынма сүзләргә I, II, III зат берлектә …
1) тартым кушымчаларының нечкә төре, килеш кушымчаларының калын төре ялгана
2) тартым кушымчаларының да, килеш кушымчаларының да калын төре ялгана
Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 7 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре
- Текстны игътибар белән укыгыз.
Әтием турында
1) Минем әтием – сезгә таныш (мин шулай дип уйлыйм) композитор Салих Сәйдәшев. 2) Аның балачагы турында мин әбиемнән сөйләтә идем. 3) Ул миңа әтиемнең бик тере, әмма тыңлаучан һәм мәктәптә теләп укый торган малай булуы турында сөйли иде. 4) Әбием сөйләгәннәрдән мин тагын шуны белеп алдым: әтием бик кечкенәдән музыка тыңларга, җырларга яраткан, гармунда уйнарга бик иртә өйрәнгән.
5) Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. 6) Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим. 7) Безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. 8) Әтием бездә бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә омтылды. 9) Моңа ул шәхси үрнәге белән дә ирешә иде. 10) Без аның Әминә исемле апасын бик яратуын, олылавын, җизнәсе Шиһап Әхмәровны бик ихтирам итүен күреп үстек.
(А.Сәйдәшевтан)
- Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.
- Мөстәкыйль сүз төркемнәре генә булган рәтне билгеләгез.
А) исем, бәйлек, кисәкчә;
Ә) алмашлык, аваз ияртеме, сыйфат;
Б) фигыль, теркәгеч, хәбәрлек сүз;
В) рәвеш, сан, ымлык.
- Саңгырау тартыклар гына булган сүзләрне табыгыз..
А) моңа, көндәлек;
Ә) бездән, апасын;
Б) үстек, шәхси;
В) һәркем, ихтирам.
- Иялек килешендәге зат алмашлыгын күрсәтегез.
А) сезгә;
Ә) миңа;
Б) минем;
В) моңа.
- Авазлар саны белән хәрефләр саны туры килмәгән сүзләрне билгеләгез.
А) алар, сезгә;
Ә) мәктәптә, апаны;
Б) кечкенәдән, җырларга;
В) әтием, яраткан.
- Билгеләү алмашлыгы кайсы җөмлә кисәге булып килгән?
Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды.
А) тәмамлык
Ә) ия
Б) хәл
В) аергыч
6.1-3 нче җөмләләрнең кайсысында өч зат алмашлыгы кулланылган?
Җавап: … .
- 4-5 нче җөмләләрдән сүз басымы беренче иҗеккә төшкән сүзне табып языгыз.
Җавап: … .
- 2-4 нче җөмләләрдән исемләшкән күрсәтү алмашлыгын табып языгыз.
Җавап: … .
- 5-7 нче җөмләләрнең кайсысында юнәлеш килешендәге зат алмашлыгы очрамый?
Җавап: … .
- 8-10 нчы җөмләләрдән III зат тартымлы төшем килешендәге исемне табып языгыз.
- 2-4 нче җөмләләрдән хәзерге заман сыйфат фигыльне язып алыгыз.
Җавап: … .
- 7-9 нчы җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне табып языгыз.
Җавап: ….
- 5 нче җөмләдән кече тел тартыгы кергән сүзне табып языгыз.
Җавап: … .
- 6-7 нче җөмләләрдән ике ясагыч кушымчасы булган сүзне языгыз.
- 3-4 нче җөмләләрдән сыйфатларны табып языгыз.
Җавап: … .
- 3-5 нче җөмләләрдән теркәгечләрне табып языгыз.
Җавап: … .
- Минем әтием – сезгә таныш (мин шулай дип уйлыйм) композитор Салих Сәйдәшев. Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим. Безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. Әтием бездә бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә омтылдыдигән җөмләләрне ничек аңлыйсыз? С.Сәйдәшевның кайсы җырларын беләсез? Бөек композитор бала чакта нинди була? Балаларына нинди мөнәсәбәт күрсәтә? Аларда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тырыша? Гаиләгездә әти-әниегез сезгә нинди таләпләр куя? Сез аларны ничек үтисез? “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр” дигән мәкальне ничек аңлыйсыз? Шулар турындагы фикерләрегезне 7 җөмлә күләмендә кечкенә хикәя итеп языгыз.
- Шакмаклардагы сүзләрне табып языгыз. Алар кайсы теманы үткәндә өйрәнелә?
и | н | ә | б | е | п | л | р | т | л | г | к | и |
с | р | р | м | р | ү | е | у | а | я | ы | 6 | л |
е | ә | с | е | л | к | к | н | к | к | з | к | е |
м | н | ә | к | е | к | с | а | л | ы | л | ы | ш |
- Җавапларны языгыз.
7 көн — ? 24 сәг — ? 30 (яки 31) көн — ? 100 ел — ? 10 мм — ? 100 см — ? 1000 м — ? 10 см — ? 1000 г — ? 100 кг — ? 10 ц — ? 10 көн — ?
- Түбәндәге саннар кергән сүзләр языгыз.
6, 1, 2, 3, 7, 10, 100
- Бирелгән сүзләрнең антонимнарын языгыз.
яхшы, кечкенә, югары, ала, саран, матур, ерак, салкын, авыр, төшә, киң, озын
Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының
8 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен
татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре
1.Татарчага тәрҗемә итегез.
Живой уголок
В нашей школе есть живой уголок. Там живет пушистый кролик, колючий еж, белая мышь. В клетке сидит синица. В аквариуме на окне плавает рыбка. В стеклянном ящике среди камней прячется черепаха.
А в больших городах есть свой живой уголок. Это зоопарк. Там живут звери, птицы, рыбы из разных стран. В зоопарке есть также белый медведь, лев, тигр, слон, обезьяна и волк. (М.Ильин, Е.Сегал)
- Билгеле булганча, шахмат уйнаганда, ат фигурасы Г хәрефе формасында йөри. Шушы хәрәкәт буенча, шакмактагы сүзләрне табып языгыз.
У | К | Ы | Н | К | Ә | Р | Д | Ы | Т |
К | Ы | С | К | Ө | Л | Э | А | К | Т |
И | С | Р | А | Т | Й | Ш | Р | Ө | Й |
Л | А | А | Ч | Ә | Ө | Л | А | Л | А |
Г | К | Б | А | Ч | С | Ә | К | М | К |
Ә | Н | Я | З | Ә | К | С | Ә | Ә | С |
- Укытучы килешләрнең исемнәрен тактага язарга куша. Укучы аларны алфавит тәртибендә яза. Килешләрне дөрес итеп, сораулары белән языгыз.
Баш килеш
Иялек килеше
Төшем килеше
Урын-вакыт килеше
Чыгыш килеше
Юнәлеш килеше.
- Фразеологизмнарны мәгънәләренә туры китереп языгыз.
сүз боткасы — вәгъдә бирү
сүз бирү – такылдау
сүз берләшү – бер үк уйда яки фикердә булу
баш вату – беренче (олы) бала
баш бала – фикер чуалту
баш бутау –уйлану
баш бирмәү – уңышсызлыкка очрау
баш булу – ия яки хуҗа булу
баш бетү – буйсынмау
- Сүзләрнең синонимнарын языгыз.
Ватан, шатлану, давыл, биек, икмәк, дәү, ихтирам, йорт, хезмәт итү, яхшы
- Һәр төркемгә түбәндәге мәгънәләргә туры килгән бишәр сыйфат языгыз.
а) төсне белдерәләр:
ә) тәмне һәм исне белдерәләр:
б) формасын һәм күләмен белдерәләр:
в) кешене эчке һәм тышкы яктан характерлыйлар:
г) табигать күренешләрен белдерәләр:
д) төрле кош-корт һәм хайваннарны характерлыйлар:
- Сорауларга җавапларны дөрес язсагыз, беренче баганада сез белгән сүз килеп чыгар. Шуның турындагы кагыйдәне мисал белән языгыз.
1. | ||||||||
2. | ||||||||
3. | ||||||||
4. | ||||||||
5. | ||||||||
6. | ||||||||
7. | ||||||||
8. | ||||||||
9. |
- Мөстәкыйль сүз төркеме.
- Сүзнең мәгънәле кисәге.
- Бәйрәм көннәрендә урамнарга, биналарга эленә.
- Атаклы татар җырчысының исеме.
- Яхшылык сүзенең антонимы.
- Россиянең Европа өлеше буйлап ага торган елга.
- Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш барлыкка китерә торган сүз төркеме.
- Алфавитта З хәрефеннән соң килә.
- Спорт инвентаре.
Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының
9 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен
татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре
(2014/2015 нче уку елы)
- Татарчага тәрҗемә итегез.
Осень
Пришел сентябрь. После знойного лета, после августовских теплых дней наступила золотая осень. По опушкам лесов еще растут грибы. В моховых болотах рассыпана по кочкам румяная клюква. На освещенных солнцем полянах краснеют гроздья рябины.
Чист и прозрачен воздух. Далеко слышны звуки, отчетливо разносятся голоса. На дне лесного ручья виден каждый камешек, каждая тонкая травинка. По прозрачному высокому небу бегут и бегут облака. (И.Соколов – Микитов)
- Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.
- Татар телендә барлыгы ничә сузык аваз бар?
а) 14; ә) 12; б) 13; в) 6.
- Коесүзендәге е хәрефе ничек укыла?
а) [йы]; ә) [йе]; б) [йо]; в) [йө].
- Унбишсүзендә нинди фонетик закон күзәтелә?
а) ассимиляция; ә) диссимиляция; б) редукция күренеше; в) элизия күренеше.
- Балыкчыларсүзендә кушымчаларның ялгану тәртибен күрсәтегез:
а) тамыр+сүз ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы; ә) тамыр+модальлек кушымчасы+сүз ясагыч кушымча; б) тамыр+сүз ясагыч+бәйләгеч; в) тамыр+бәйләгеч кушымча+сүз ясагыч кушымча.
- Ясагыч кушымчалар булган сүзләрне билгеләгез.
а) мәктәпләрдә, кызлар; ә) шәһәрчектә, кайтканнардыр; б) көчлерәк, уйлаштылар; в) киләбез, көн-төн.
- Ташбака, төнбоек, ата-ана, ара-тирә, ярдәм итү сүзләре ничек ясалганнар?
а) ясагыч кушымча белән; ә) сүзләр кушылу юлы белән; б) фонетик юл белән; в) күчү юлы белән.
- «Әйткәнсүз — атканук» җөмләсендә билгеләнгән фигыльләр кайсы төркемчәгә карыйлар?
а) билгесез үткән заман хикәя фигыль; ә) хәзерге заман сыйфат фигыль; б) үткән заман сыйфат фигыль; в) исемләшкән сыйфат фигыль.
- Мәгънәләре ягыннан рәвеш төркемчәләре ничә?
а) сигез; ә) алты; б) дүрт; в) рәвеш төркемчәләре юк.
- Затланышсыз фигыльләр генә булган төркемне билгеләгез.
а) сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив; ә) исем фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль, хәл фигыль; б) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль; в) боерык фигыль, хәл фигыль һәм инфинитив.
- Гөлгенә мәзәк кенә көлеп куйды, чиләге чайкалды, суы түгелдеҗөмләсе(А.Гыйләҗев)
а) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә; ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә; б) катнаш кушма җөмлә; в) аерымланган хәлле гади җөмлә.
- «Туган телебезне сакларга кирәк»җөмләсендә билгеләнгән сүз
а) исем; ә) фигыль; б) бәйлек; в) хәбәрлек сүз.
III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз.
- Болыт, төтен, өченче сүзләрендә … гармониясе күзәтелә.
- Көнбатыш, көнбагыш сүзләрендә … ассимиляциясе күзәтелә.
- Төрле телләрдән кергән … … татар телендә бик күп кулланыла.
- Аерым төбәктә (урында) кулланыла торган сүзләр … … дип атала.
- Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмә …дип атала.
- Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләре …дип атала.
- Җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз … …дип атала.
- Санап кителгән тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә туплап, гомумиләштереп әйтә торган лексик берәмлекләр … …дип атала.
- Тезмә кушма җөмлә үзара … юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора.
- Сөйләм төбәлгән затны яки әйберне белдергән сүзләр …… дип атала.
- Баш җөмләгә үзенең хәбәре составына керми торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә … …… дип атала.
- Биремнәрне үтәгез.
Ком сахрасында ыгы-зыгы басылгач (…) мин дә илкәемә кайтып китәрмен әле (…) (Т.Әйди).
- Кушма җөмләнең төрен билгеләгез.
- Тыныш билгеләрен куеп, аңлатыгыз.
- Басылгачсүзенә морфологик анализ ясагыз.
- Илкәемәсүзен төзелеше ягыннан тикшерегез.
- Ыгы-зыгы(суматоха) сүзенең синонимын табыгыз.
- Гади җөмләгә характеристика бирегез.
Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте.(М. Мәһдиев).
- Горизонталь буенча шакмаклардагы хәрефләрдән сүзләр төзеп, уң яктагы буш шакмакларга юлын-юлга языгыз. Җавапларыгыз дөрес булса, билгеләнгән шакмакларда сез белгән сүз килеп чыгар.
Ә | Ф | И | Р | Ә | Д | * | ||||||
К | Л | К | Е | И | Д | * | ||||||
А | А | А | Н | Г | Б | * | ||||||
М | Й | Ы | Р | А | К | * | ||||||
Л | А | Т | Ы | Б | А | * | ||||||
А | С | Ь | Т | Ә | Г | * |
Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының
10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен
татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре
(2014/2015 нче уку елы)
I.Татарчага тәрҗемә итегез.
Два плуга
Из одного и того же куска железа были сделаны два плуга. Один плуг попал в руки земледельца и немедленно пошел в работу. Другой плуг долго и совершенно бесполезно пролежал в лавке у купца.
Через некоторое время земляки встретились. Плуг, бывший у земледельца, блестел, как серебро. Он стал даже лучше, чем прежде. Плуг же, пролежавший без всякого дела, потемнел и покрылся ржавчиной. «Скажи, пожалуйста, друг, отчего ты так блестишь?» — спросил заржавевший плуг своего старого знакомого. Тот ответил: «От труда, мой друг. А если ты заржавел, сделался хуже, чем был, то это потому, что ты бездельничал».
К.Д. Ушинский
- Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.
- Татар телендәге иҗек калыплары саны ничә?
1) 8; 2) 7; 3) 6; 4) 5.
- “Ирен-ирен, өрелмәле, сонор аваз” билгеләмәсенә туры килгән аваз кайсы?
1) о; 2) м; 3) w; 4) в.
- Ирен гармониясенә буйсынмаган сүзләр генә булган төркемне билгеләгез.
1) көндез, кичкырын, тотынып; 2) түрдә, бормалы, туганкай; 3) көмеш, иркен, тормышчан; 4) борынгы, корылма, чуртан.
- “Түбәсе күккә тию” фразеологизмының мәгънәсен табыгыз.
1) кычкырып көлү; 2) шатлану; 3) елмаю; 4) сикереп тору.
- Кайсы төркемдә антонимнар бар?
1) туу, дөньяга килү; 2) азатлык, бәйсезлек; 3) авызга су кабу, күп сөйләү; 4) йөгерү, чабу.
- Эшләмәгәннәрсүзе ничә мәгънәле кисәктән тора?
1) 5; 2) 6; 3) 7; 4) 8.
- Ясагыч кушымчалар кайсы сүз төркемендә юк?
1) рәвеш; 2) сыйфат; 3) сан; 4) дөрес җавап юк.
- Тамырдаш сүзләр ул —
1) тамырлары белән генә аерыла торган уртак мәгънәле сүзләр; 2) бер тамырдан булган сүзләр; 3) мәгънәләре бер үк булган сүзләр; 4) капма-каршы мәгънәле сүзләр.
- Тамыр нигезле сүзне билгеләгез.
1) кешелекле; 2) кешелексез; 3) кешеләребезгә; 4) кешелеклелек.
- Билгеләү һәм сорау алмашлыклары кушылмасыннан торган алмашлыкның төркемчәсен күрсәтегез.
1) билгеләү алмашлыгы; 2) юклык алмашлыгы; 3) билгесезлек алмашлыгы; 4) күрсәтү алмашлыгы.
- Һәркемгә билгеле: сәламәтлек – тормышның яме, чибәрлекнең нигезе(Ш. Сайкин) җөмләсендә исем сүз төркеменә кергән сүзләр ничә?
1) 4; 2) 5; 3) 6; 4) 7.
- Бирелгән җөмләнең төрен күрсәтегез
Безнең сезгә әйтәсе сүзебез шул: илебез өчен файдалы кешеләр булып үсегез.
1) теркәгечле тезмә кушма җөмлә; 2) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә; 3) иярчен ия җөмләле кушма җөмлә; 4) аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә.
III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз.
- Сузык авазга тәмәмланган иҗек _______________ иҗек дип атала.
- Әйтелешне язуда тулысынча күрсәтү өчен хезмәт итә торган махсус язу системасы _____________________дип атала.
- Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзләр _____________ нигезле сүзләр дип йөртеләләр.
- Сүзнең мәгънәсен лексик яки грамматик яктан үзгәртә торган мәгънәле кисәк (морфема) ________________ дип атала.
- Берәр телдән башка телләргә кергән сүзләр _______________сүз дип аталалар.
- Тел гыйлеменең сүзлекләр һәм аларны төзү мәсьәләләрен өйрәнә торган тармагы ____________________ дип атала.
- Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр ________________ дип атала.
- Зат-сан белән төрләнә торган фигыльләр ___________ дип атала.
- Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч ________________ дип атала.
- Иярчен җөмлә баш җөмләгә _______ һәм ______ чаралар ярдәмендә бәйләнә.
- Биремнәрне үтәгез.
Сәнифә өйгә кайтып кергәндә, өйгә тәмле ис таралган, балалар, мәктәптән кайтып, өсләрен алыштырган, йөгерә-йөгерә өстәл әзерлиләр иде. (Э. Шәрифуллина)
- Тыныш билгеләреннән соң номерлар куеп, аларның ни өчен кирәк булуын аңлатыгыз.
- Схемасын сызып, җөмләгнең төрен языгыз.
- Йөгерәсүзенә фонетик анализ ясагыз.
- Өсләрен сүзенең төзелешен, ясалышын аңлатма биреп тикшерегез. Шартлы билгеләр белән дә күрсәтегез.
- Кергәндә, тәмле, мәктәптән сүзләренә морфологик анализ ясагыз.
- Җөмлә кисәкләренең астына сызыгыз; гади җөмләгә характеристика бирегез.
Урман ягыннан борынга бөре исе, язгы дымлы туфрак исе килеп бәрелә. (М. Хәбибуллин)
- Фразеологизмнарны мәгънәләренә туры китереп языгыз.
Дүрт куллап, дүрт күз белән, ике күзе дүрт булу, дүрт ягың кыйбла, бер дигән, ике йөзле, биш былтыр
Мәгънәләре: шаккату, бик сагынып, бик теләп, теләсәң нишлә, әллә кайчан, ялагай, бик шәп
Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының
11 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен
татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре
(2014/2015 нче уку елы)
- Татарчага тәрҗемә итегез.
Казанские татары
Казанские татары сохраняют еще так много собственного, национального, что заслуживают особенного внимания наблюдательного этнографа. Они гордятся своим происхождением, своими моральными качествами, своей религией, своим домашним бытом, что все составляет их отличительный характер. Народ более образованный, чем некоторые даже Европейские. Татарин, не умеющий читать и писать, презирается своими земляками и не пользуется уважением других. Один почтенный Ахун сказал мне: Попросите вашего Господина Министра Просвещения, чтобы он принял наши училища в свое собственное попечение и покровительство. Мы желаем, чтобы дети наши обучались наукам… (К. Фукс)
- Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.
- Иренләшкән сузыклар гына булган төркемне билгеләгез.
1) а, ә; 2) ы, е; 3) и, ү; 4) дөрес җавап бирелмәгән.
- Түбән күтәрелешле сузыкларны билгеләгез.
1) о, ө; 2) а, ә; 3) у, ү; 4) и, ы.
- Чагыштырмача кыска сузыклар гына булган төркемне билгеләгез.
1) ы, е; 2) а, ә; 3) у, ү; 4) и, ы.
- Күчерелмә мәгънәле сүзләр булган төркемне билгеләгез.
- Ак бәхет; җыр сибү. 2. Өстәл ясау; кыяр үстерү. 3. Апа сүзе; малай тырышлыгы. 4. Көрәк сабы; исемлектә бишенче.
- Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез.
- Талны, талсыз, таллык. 2. Юату, югыч, юан. 3. Сырлы, сырла, сырсыз. 4. Көлле, көлдә, көлсез.
- Ясагыч кушымча белән ясалган сүзләрне билгеләгез.
- Бәрәңге, көзгегә, җирләр. 2. Чират, чирәм, читкә. 3. Укыды, укымады, укыган. 4. Табышмак, тапкыр, табышлы.
- Мөстәкыйль сүз төркемнәре генә булган төркемне билгеләгез.
- Шалтыр-шолтыр, һәркем, сирәк. 2. Белмәгән, кебек, чөнки. 3. Сүзчән, ләбаса, сау бул. 4. Берөзлексез, язгы, ләкин.
- Төшем килешендәге исемнәр генә булган төркемне күрсәтегез.
- Кышында, язгы. 2. Китабын, ялын. 3. Җәйдә, кичтән. 4. Иртән, киемен.
- Сыйфатларны билгеләгез.
- Ерак, күп. 2. Нинди, кайсы. 3. Төче, күңелсез. 4. Бөтен, якын.
- Рәвешләр генә булган төркемне билгеләгез.
- Атлап, атналап. 2. Килгәләп, айлап. 3. Яшьләй, төлкедәй. 4. Кайтып, укыгач.
- Аерымланган аныклагычлар янында
- Ике төрле; 2. Өч төрле; 3. Дүрт төрле; 4. Биш төрле тыныш билгесе куела.
III. Күрсәтелгән темаларга ялгызлык исемнәр языгыз.
Темалар | Исемнәр |
1) ил исемнәре |
2) татар язучылары
3) район исемнәре
4) татар рәссамнары
5) авыл исемнәре
6) татар галимнәре
7) шәһәр исемнәре
8) татар газеталары
9) татар җырчылары
10) татар журналлары
11) татар композиторлары
12) елга исемнәре
13) күл исемнәре
- Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз
- [а], [ә] — … күтәрелешле сузыклар.
- [җ], [ң], [һ], [w] — … теленә генә хас булган тартыклар.
- Татар телендә сингармонизмның … һәм … гармонияләре күзәтелә.
- Килеп чыгышы ягыннан татар телендә … сүзләр бик күп кулланыла.
- Кулланылу өлкәсе ягыннан татар телендә … һәм … сүзләре бар.
- Кулланылу ешлыгы (дәрәҗәсе) ягыннан татар телендә … һәм .. сүзләр бар.
- Морфемика сүзләрнең … кисәкләрен өйрәнә.
- Сыйфатлар … һәм … дигән төркемчәләргә бүленә.
- Барлык-юклыкта һәм төрле юнәлешләрдә … фигыль төркемчәләре дә килә ала.
- Бәйлекләр белән теркәгечләр … сүз төркемнәре дип атала.
- Биремнәрне үтәгез.
Март кояшы шулкадәр юмарт якты ак бүген Нәкыя эшләрен тәмамлап өйгә кайтып җиткәнче күзләре дә юнъләп ачыла алмады (И. Низамов)
- Тыныш билгеләрен аңлатыгыз.
- Схемасын сызып, төрен языгыз.
- Юньләпсүзенә фонетик анализ ясагыз.
- Дөнья сүзенә лексик анализ ясагыз.
- Тәмамлап сүзенең төзелешен, ясалышын аңлатма биреп (тамгалар белән генә түгел) тикшерегез.
- Эшләрен, кайтып җиткәнче, дә сүзләренә морфологик анализ ясагыз.
- Гади җөмләгә характеристика бирегез.
Йөзлекәй карчык, кулларын каш өстенә куеп, баеп баручы кояшка, Зәй буеның яшел әрәмәләрен алсу төскә манган шәфәкъ нурына озак кына карап торды, кичке салкынча һава белән болын буйларыннан, басулардан кайткан үлән исен, өлгереп килүче игеннәрнең салат ипие исен борын канатларын киереп иснәде. (Г. Ахунов).
- Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.
- Калын сузыклардан гына торган мәкальне билгеләгез.
а) Курыккан эт койрыгын кысар.
ә) Батыр үз халкын яклый.
б) Батырларга юл туры.
в) Тәвәккәлгә бүре тимәс.
- Тартык авазлардан гына торган рәтне билгеләгез.
а) [ы], [т], [н], [п], [й], [с]; ә) [д], [з], [ч], [ф], [х], [й];
б)[р], [г], [ш], [у], [и], [й]; в) [и], [п], [в], [й], [ү], [ә].
- Татар алфавитындагы хәрефләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
а) 36 ә) 38 б) 39 в) 40
- Парсыз яңгырау тартыклар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
а) [м], [н], [ң], [л], [й], [р], [w]
ә) [ц], [щ], [х], [һ], [ ]
б) [м], [л], [б], [р]
в) [б], [в], [г], [гъ], [д], [ж], [з], [җ]
- Калын сузыклардан торган сүзләр рәтен билгеләгез.
а) икмәк, кишер, Гөлчәчәк
ә) алъяпкыч, тукыма, коймак
б) бишбармак, тукран, төлке
в) елан, егет, чыршы
- Хәреф белән аваз саны туры килмәгән сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез.
а) карбыз, кавын, тарак ә) төньяк, өчпочмак, каләм
б) белем, көньяк, аю в) юрган, елга, яфрак/
- Алфавит тәртибендә бирелгән сүзләр рәтен билгеләгез.
а) нарат, тузан, туфрак, тун
ә) бака, бавыр, балалар, бозлавык
б) ишек, йокы, яфрак, элгеч
в) җиләк, җим, өстәл, урындык
- Калын сузык авазлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез.
а) куян, сыер, елан, болан
ә) кәҗә, төлке, тиен, бүре
б) тамыр, кушымча, нигез, сүзлек
в) читлек, каен, батыр, төтен
- Нечкә сузык авазлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез.
а) кулъяулык, Гөлнара, диңгез, әнкәй;
ә) бина, йорт, әби, коймак;
б) кояш, болыт, яңгыр, кашык;
в) тәлинкә, җиләк, сөлге, Гөлчәчәк.
- Борын тартыкларының барысы да кулланылган җөмләне билгеләгез.
а) Наил белән Мансур 4 нче сыйныфта укыйлар.
ә) Алмаз бүген чаңгы шуарга бара.
б) Таңсылу апа хат ташучы булып эшли.
в) Куян кышын ак тунын кия.
- Алфавит тәртибендә язылгансүзләр рәтенбилгеләгез.
А) тукран, урман, хата, циркуль;
ә) Ләйлә, кавын, җимеш, Миләүшә;
б) алмагач, Вәсилә, юкә, миләш;
в) итек, каләм, Уфа, авыл.
- 1 Калын сузык авазлардан гына торган мәкальне билгеләгез. (2 балл)
а) Сөйдергән дә – тел, биздергән дә – тел.
ә) Күп сүзнең кыскасы яхшы.
б) Кеше дуслыкта сынала.
в) Саескан сайраса да сандугач булмас.
- 1 Хәреф белән аваз саны туры килгән сүзләрдән генә торган рәтне
билгеләгез. (2 балл)
а) егет, вәгъдә, фигыль; ә) нефть, сәгать, тәкъдим;
б) ашъяулык, ятьмә, меңъяфрак; в) мөгаен, спектакль, пульс.
- Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп яз.
Мәк . ль, . өрәк, шагы . рь, я . гыр, яш . тәш, ал . япкыч, . әйкәл,
сәг . ть, шә . әр, рә . әт, ша . ит, г . дәт, бол . т, сөл г. , г . ләм.
- Транскрипциядә бирелгән сүзләрне хәрефләр белән билгеләп язарга.
[йәшен] , [гъәҗәп] , [ йүэш] , [йыракъ]
- Җәяләрне ачып языгыз.
(Ы,ы)к (Е,е)лгасы (О,о)ренбург (Ө,ө)лкәсендә башланып
(Р,р)еспубликабызның (Б,б)аулы, (А,а)знакай, (М,м)инзәлә (Р,р)а-
йоннарын кисеп үтә һәм (Ч,ч)улман (Е,е)лгасына килеп кушыла.
Татар теле
2 класс
- Беренче иҗектә о, икенче иҗектә ы хәрефе булган 5 хәрефле 5 сүз яз: болыт,…
- 2. Укы, уйла: монда ничә сүз? Бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзе,шул сүзләрне кертеп 2 җөмлә төзеп яз: Бә,ке,кү,бө,сә,төл, көл, пә.
- Кем яки нәрсә ниләр эшли ала икәнен яз:
Эт …, …, … . Су …, … ,… .
Кеше …, …, … . Каен …, …, … .
- Сүзләрне иҗекләп укы һәм яз, иҗекләрнең урынын алыштырып яңа сүзләр яз. Бата,каба,чабак, сәке, тамак.
- Нокталар урынына хәрефләр куеп, сүзләр яз:
а . .а а . . а а . . а
а . . а а . . а а . . а
- Күлдә бар, елгада юк,
Үрдәктә бар, казда юк.
Ул нәрсә?
- Мәкальләрне дәвам ит:
Кем эшләми, шул … .
Җиде кат үлчә, … .
- Н хәрефенә беткән 3 хайван исеме яз.
- Һәр иҗегендә дә а хәрефе булган 2, 3, 4, 5 иҗекле сүзләр язарга.
- Мәкальләрне язып бетер. Фигыльләрнең заманын билгелә.
*Кем эшләми, … .
*Тырышкан – табар, … .
*Күп укыган … .
*Югалган акча табыла, … .
- Мин алмашлыгын төрле килешләргә куеп, “Үзем турында” дигән хикәя уйлап яз.
- Бирелгән сүзләргә антонимнар яз.
зур – якты –
каты –
биек –
озын –
бара –
баса –
дус –
- Урман, дус сүзләренә тамырдаш сүзләр яз. Берничә җөмлә төзе.
- Сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгелә.
Эшче, кышкы, дуслаш, өйдә, мәктәпләрне, уенчыклар.
1.Бирелгән сүзләргә синонимнар яз.
йөгерә —
көлә —
кызу –
матур –
салкын-
- Антонимнарны язып бетер.
- Чулман зур елга, ә Ык … .
- Җәен көннәр озын, ә кышын … .
- Көньякта җылы, ә төньякта … .
- Ак сыер торып китә, … сыер ятып кала.
- Эшчән бәхетне эшендә күрер, … бәхетне төшендә күрер.
- Тамыр сүзләрне генә билгелә.
Җырчы, җыр, җырга;
Яхшы, яхшылык, яхшыру;
Тапкач, табыш, тап;
Тек, тегүче, тегә.
. Сүз төзелеше буенча тикшер.
Хайваннар, кошчылык, кайту, көлү, көнгә, борычла.
1 нче вариант
Йолдыз сүзендә ничә сузык аваз бар?
А) 2; Б) 3.
2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар?
А) 3;Б) 4.
3. Дәрес сүзендә ничә нечкә сузык бар?
А)2;Б)0.
4. Һава сүзендә ничә калын сузык бар?
А) 2;Б) 0.
5. Казан сүзендә ничә яңгырау тартык бар?
А)3;Б)2.
6. Азнакай сүзендә ничә саңгырау тартык бар?
А) 1;Б) 3.
7. Укытучы сүзе юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә?
А) у-кы-ту-чы;Б) укы-тучы.
8. Укучы сүзе иҗекләргә ничек бүленә?
А) уку-чы;Б) у-ку-чы.
9. Ык сүзенең дөрес язылышы ничек?
А) ык елгасы; Б) Ык елгасы.
10. Марат сүзенең дөрес язылышы ничек?
А) Марат;Б) марат.
11. Әтәч сүзенә сорау куй?
А) кем?Б) нәрсә?
12. Тегүче сүзенә сорау куй.
А) нәрсә? Б) кем?
Авазлар һәм хәрефләр.
2- вариант.
- Карбыз сүзендә ничә сузык аваз бар?
А) 2;Б) 3.2. Тукран сүзендә ничә тартык аваз бар?
А) 3;Б) 4.3. Кәбестә сүзендә ничә нечкә сузык бар?
А) 3; Б) 0.4. Бармак сүзендә ничә калын сузык бар?
А)2; Б)0.5. Балан сүзендә ничә яңгырау тартык бар?
А) 3;Б) 2.6. Әлмәт сүзендә ничә саңгырау тартык бар?
А) 1;Б) 3.7. Сатучы сүзе юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә?
А) са-ту-чы;Б) са-тучы.8. Балыкчы сүзе иҗекләргә ничек бүленә?
А) балык-чы;Б) ба-лык-чы.9. Идел сүзенең дөрес язылышы ничек?
А) идел елгасы; Б) Идел елгасы.10. Самат сүзенең дөрес язылышы ничек?
А) Самат; Б) самат.11. Китап сүзенә сорау куй?
А) кем? Б) нәрсә?
12. Эшче сүзенә сорау куй.
А) нәрсә? Б) кем?
Сүз төркемнәре
1.Очучы сүзенә сорау куй.
А. Нәрсә? Б. Кем?
2.Төлке сүзенә сорау куй.
А. Кем?Б. Нәрсә?
3.Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А.-нар Б.-нәр В.-лар Г.-ләр
4.Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А.-нар Б.-нәр В.-лар Г.-ләр
5.Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А.-нар Б.-нәр В.-лар Г.-ләр
6.Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А.-нар Б.-нәр В.-лар Г.-ләр
- Йомшак сүзенә сорау куй.
А. Нәрсә? Б. Нинди? В. Нишли?8. Тәмле сүзенә сорау куй.
А. Нәрсә? Б. Нинди? В. Нишли?9. Җырлый сүзенә сорау куй.
А. Нишли? Б. Нишләде? В. Нишләр?10. Бәйли фигыленә сорау куй.
А. Нишли? Б. Нишләде? В. Нишләр?
3 класс
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы
1-вариант
- Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап.
А. Кар
Б. Эшче
В. Бакчага
Г. аккош
- Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап.
А. Дәреслек
Б. Китап
В. Кешене
Г. Балыкчы
- Тамырдан гына торган сүзне тап.
А. Очучы
Б. Йорт
В. Бәйрәмдә
Г. укучы
- Төлке сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?
А. –дан
Б.- дән
В.- тан
Г. –тән
- Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз?
А. Унтугыз
Б. Савыт-саба
В. Сазлык
Г. Авыл
- Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз?
А. Унтугыз
Б. Савыт-саба
В. Сазлык
Г. Авыл
^ 7. Гимназия сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?
А. –да
Б. –дә
В. –та
Г. –тә
3 класс
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы
2-вариант
1.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап.
А. Кар
Б. Эштә
В. Бакчачы
Г. Кулъяулык
2. Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап.
А. Дәреслек
Б. Машина
В. Кеше
Г. Балыкчыны
3.Тамырдан гына торган сүзне тап.
А. Очучы
Б. Йортны
В. Бәйрәм
Г. Укучы
4. Алмагач сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?
А. –дан
Б.- дән
В.- тан
Г. –тән
- Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз?
А. Унбер
Б. Бала-чага
В. Сазлык
Г. Авыл
- Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз?
А. Унбер
Б. Бала-чага
В. Сазлык
Г. Авыл
7. Сәгать сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?
А. –да
Б. –дә
В. –та
Г. –тә
3 класс
Исем
1-вариант
1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметның билгесен белдерә
Б. Предметны белдерә
В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән?
Б. Нинди? Кайсы?
В. Кем? Нәрсә?
Г. Ничә? Ничәнче? Күпме?
3. Урам сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А.-лар
Б.-ләр
В.-нар
Г.-нәр
4. Ялгызлык исемне билгелә.
А. очучы
Б.Акбай
В. кеше
Г. өстәл
5. Уртаклык исемне билгелә.
А. Марат
Б. Азнакай
В. урман
Г. Ык
6. Иялек килешендәге исемне билгелә.
А. Укучыга
Б. Дәрестән
В. Бәйрәмдә
Г. Кешенең
7. Юнәлеш килешендәге исемне билгелә.
А. Мәктәпкә
Б. Урманның
В. Урамда
Г. Укытучыны
8. Чыгыш килешендәге исемне билгелә.
А.Күзлеккә
Б.Ишектә
В.Кызның
Г.Класстан
9. Төшем килешендәге исемне билгелә.
А. Күзгә
Б. Телдән
В. Баланны
Г. Өстәл
10. Урын- вакыт килешендәге исемне билгелә.
А. Елганың
Б. Тауда
В. таңнан
Г. машинага
3 класс
Исем
2-вариант
1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметны белдерә
Б. Предметның билгесен белдерә
В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
А. Ничә? Ничәнче? Күпме?
Б. Нинди? Кайсы?
В. Кем? Нәрсә?
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән?
3. Салам сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А.-лар
Б.-ләр
В.-нар
Г.-нәр
4. Ялгызлык исемне билгелә.
А. очучы
Б. байрак
В. кеше
Г. Йолдызкай
5. Уртаклык исемне билгелә.
А. Булат
Б. Арча
В. сандык
Г. Ык
6. Иялек килешендәге исемне билгелә.
А. Укучыга
Б. Дәреснең
В. Бәйрәмдә
7. Юнәлеш килешендәге исемне билгелә.
А. Мәктәпнең
Б. Урманны
В. Урамда
Г. Укытучыга
8. Чыгыш килешендәге исемне билгелә.
А.Күзлеккә
Б.Ишектән
В.Кызның
Г.Класста
9. Төшем килешендәге исемне билгелә.
А.Күзне
Б.Телдән
В.Баланнан
Г. Өстәл
10. Урын- вакыт килешендәге исемне билгелә.
А. Елганың
Б. Тауга
В. таңнан
Г. Машинада
3 класс
Алмашлык
1-вариант
- Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт.
^
А. Предметны белдерә
Б. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
- 1 зат алмашлыкларын күрсәт.
А. Син, сез
Б. Мин, без
В. Ул, алар
- Сез ничә китап алдыгыз? Бу җөмләдә алмашлыкны тап, затын билгелә.
А. 1-зат
Б. 2-зат
В. 3-зат
3 класс
Алмашлык
2-вариант
1. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметның билгесен белдерә
Б. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
- II зат алмашлыкларын күрсәт.
А. Син, сез
Б. Мин, без
В. Ул, алар
- Ул сәгать икедә кайта. Бу җөмләдә алмашлыкны тап, затын билгелә.
А. 1-зат
Б. 2-зат
В. 3-зат
3 класс
Фигыль
1-вариант
1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметның билгесен белдерә
Б. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
Г. Предметның санын белдерә
2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
А. Ничә? Ничәнче? Күпме?
Б. Нинди? Кайсы?
В. Кем? Нәрсә?
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән?
3. Укый фигыленең юклык төре нинди кушымчалар ялганып ясала?
А.-ма
Б.-мә
В.-мый
Г.-ми
4. Җырладым фигыле нинди заманда?
А. Хәзерге заман
Б. Үткән заман
В. Киләчәк заман
5. Киләбез фигыле ничәнче затта?
А. I зат
Б. II зат
В. III зат
3 класс
Фигыль
2-вариант
1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметның билгесен белдерә
Б. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
В. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
^
Г. Предметның санын белдерә
-
Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
А. Кем? Нәрсә?
Б. Нинди? Кайсы?
В. Ничә? Ничәнче? Күпме?
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән?
3. Карый фигыленең юклык төре нинди кушымчалар ялганып ясала?
А.-ма
Б.-мә
В.-мый
Г.-ми
4. Җырлармын фигыле нинди заманда?
А. Хәзерге заман
Б. Үткән заман
В. Киләчәк заман
5. Киләләр фигыле ничәнче затта?
А. I зат
Б. II зат
В. III зат
^3 класс
Сыйфат
1-вариант
1. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметның билгесен белдерә
Б. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
В. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
Г. Предметның санын белдерә
^2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
А. Кем? Нәрсә?
Б. Нинди? Кайсы?
В. Ничә? Ничәнче? Күпме?
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән?
3. Матур сыйфатының антонимын тап.
А. Чибәр
^
Б. Күркәм
В. Ямьсез
Г. Гүзәл
4. Җылы сыйфатының синонимын тап.
А. Эссе
Б. Суык
В. Кызу
Г. Салкын
3 класс
Сыйфат
2-вариант
1. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
Б. Предметның санын белдерә
^ В. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
Г. Предметның билгесен белдерә
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
А. Кем? Нәрсә?
Б. Ничә? Ничәнче? Күпме?
В. Нинди? Кайсы?
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән?
3. Ямьсез сыйфатының антонимын тап.
А. Чибәр
Б. Күркәм
В. Матур
Г. Гүзәл
4. Салкын сыйфатының синонимын тап.
А. Эссе
Б. Суык
В. Кызу
Г. салкын
Сан
1-вариант
1. Санга туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
Б. Предметның санын белдерә
В. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
Г. Предметның билгесен белдерә
2. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
А. Кем? Нәрсә?
Б. Ничә? Ничәнче? Күпме?
В. Нинди? Кайсы?
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән?
3. Ундүрт нинди сан?
А. Тамыр
Б. Кушма
В. Тезмә
Сан
2-вариант
1. Санга туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
Б. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә
В. Предметның санын белдерә
Г. Предметның билгесен белдерә
2. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
А. Кем? Нәрсә?
Б. Нишли? Нишләде? Нишләгән?
В. Нинди? Кайсы?
Г. Ничә? Ничәнче? Күпме?
3. Егерме алты нинди сан?
А. Тамыр
Б. Кушма
В. Тезмә
Җөмлә
1-вариант
1. Җөмләгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Сүзтезмәләр
Б. Тәмамланган уй
В. Сүзлә бәйләнеше
2. Түбәндәге җөмләнең иясен билгелә.
Мин авылыма кайтам
А.авылыма
Б.мин
В. кайтам
3. Түбәндәге җөмләнең хәбәрен билгелә.
Ямьле җәй җитте
А. Ямьле
Б. Җитте
В. Җәй
4. Җөмлә ахырынды нинди билгеләр куела?
А. : ; !
Б. ? , !
В. . ? !
5. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела?
Бүген дәретән соң кая барасың
А. .
Б. ?
В. !
6. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела?
Нинди иркен минем туган илем
А. .
Б. ?
В. !
Җөмлә
2-вариант
1. Җөмләгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Сүзтезмәләр
Б. Сүзлә бәйләнеше
В. Тәмамланган уй
2. Түбәндәге җөмләнең иясен билгелә.
Авылыма яз килде
А.авылыма
Б.яз
В. килде
3. Түбәндәге җөмләнең хәбәрен билгелә.
Бакчада күбәләкләр оча.
А. Бакчада
Б. Күбәләкләр
В. оча
4. Җөмлә ахырынды нинди билгеләр куела?
А. . ? !
Б. ? , !
В. : ; !
5. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела?
Нинди матур урман
А. .
Б. ?
В. !
6. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела?
Ял көнне без урманга бардык
А. .
Б. ?
В. !
Татар теленнән тестлар
Тестлар тел белеменең барлык бүлекләренә дә карыйлар һәм татар теле буенча мәктәп программаларына нигезләнеп төзелде. Эшне төгәл үтәү өчен бер генә җавап билгеләнә, чөнки җавап вариантларының бары тик берсе генә дөрес.
- Кайсы рәттә барлык сүзләр дә сонантларга тәмамланалар?
а) кул, май, җәяү;
б) бай, эшли, көл;
в) таң, әнкәй, Галиев;
г) тормыш, ил, ир.
- Кайсы сүздә тулы ассимиляция күзәтелә?
а) унбиш;
б) төтен;
в) әнкәй;
г) ун көн.
- Татарларда «Яңалиф» графикасы файдаланылган вакыт:
а) XIX гасыр;
б) 1905-1917 нче еллар;
в) 1927-1939 нчы еллар;
г) 1999 нчы ел.
- Әйтелешне язуда дөрес күрсәтү өчен уйлап табылган язу:
а) орфография;
б) орфоэпия;
в) транскрипция;
г) иероглифлар.
- Кайсы пар синонимга мисал булмый?
а) гаилә — семья;
б) экспорт – читтән товар кертү;
в) анализ — тикшерү;
г) синтез — кушу.
- Кайсы алынманың татарча синонимы дөрес күрсәтелмәгән?
а) мемуар – истәлек;
б) анализ – нәтиҗә;
в) темп — тизлек;
г) скульптор – сынчы.
- Кайсы фразеологизмның мәгънәсе дөрес билгеләнмәгән?
а) телгә килү — сөйли башлау;
б) телгә килү — аңга килү;
в) телгә килү — ызгышу;
г) телгә килү – уртак фикергә килү.
- Кайсы фразеологизмның антонимы дөрес билгеләнмәгән?
а) күз ачып йомганчы – бик акрын;
б) серкәсе су күтәрми – үпкәләми торган;
в) саламга ябышу — батырлану;
г) күзгә төтен җибәрү – дөресен сөйләү.
- Кайсы төркемдәге сүзләр бер генә морфемадан тора?
а) терәк, белем;
б) көндәлек, ташкын;
в) тавыш, тагарак;
г) ярык, язма.
- Тартым алмашлыкларын билгеләгез
а) минеке, синеке, аныкы;
б) беркем, бернәрсә, һичкем;
в) бу, теге, менә;
г) һәр, бөтен, һәркем.
- Нинди сүзләр кушымчалау ысулы белән ясала алмый?
а) сан;
б) исем;
в) рәвеш;
г) фигыль.
- Сүзьясалышы ягыннан кайсы сүз «артык»?
а) аучы;
б) утынчы;
в) җырлачы;
г) ташчы.
- Татар телендә ничә сүз төркеме бар?
а) 10;
б) 12;
в) 13;
г) 14.
14.Үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз
а) килә, ашый;
б) сөйләдем, яздым;
в) бел, күр;
г) сөйли-сөйли.
- Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының ничә варианты бар?
а) 2;
б) 3;
в) 4;
г) 6.
16.Татар телендә фигыльләрнең ничә үткән заман төре бар?
а) 2;
б) 3;
в) 4;
г) 5.
- Кайсылары кире шарт фигыльләр ?
а) килә , ашый;
б) тели, уйлый;
в) язсам да, әйтсәм дә;
г) алам,язам.
- Кайсы җөмләдә соң сүзе рәвеш?
а) Ул миннән соң кайтты;
б) Ул бик соң кайтты;
в) Ул кайчан кайтты соң?;
- Мәгънәләре ягыннан алмашлыкларның ничә төре бар?
а) 4;
б) 5;
в) 6;
г) 7.
- Мөнәсәбәтле сүзләр:
а) мөстәкыйль сүз төркеме ;
б) теркәгечләрнең бер төре;
в) бәйлекләрнең бер төре;
г) хәбәрлек сүзләрнең бер төре.
- Баш килешне сораучы бәйлекләрне табыгыз
а) белән, өчен, кебек;
б) башка, бирле, соң;
в) таба, кадәр, чаклы;
- Кайсылары сәбәп-максат рәвешләре?
а) анда, ерак;
б) юкка,юри;
в) күп,аз;
г) алдагы өч очрак та дөрес.
- Кайсы сүзләргә чыгыш килеше кушымчасы ялганган?
а) китапны., эшне;
б) күлгә,авылга;
в) шәһәрдән, урманнан;
г) кул, дәфтәр.
- Җөмләнең иярчен кисәкләре:
а) аергыч, тәмамлык, хәл;
б) тәмамлык, хәл, аныклагыч;
в) аергыч, хәл, аныклагыч;
г) җавапларның берсе дә тулы түгел.
- Хәлләрнең ничә төре бар?
а) 6;
б) 7;
в) 8
г) 9.
- Сүз нигезе кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән ?
а) чәчкечне (чәчкеч-);
б) алмагач (алма-);
в) төшемле (төш-);
г) эчтеләр (эчтеләр-).
- Бәлки, тагын, һәм сүзләре-?
а) бәйлекләр;
б) ымлыклар;
в) кисәкчәләр;
г) теркәгечләр
- Катнаш кушма җөмләләрнең ничә төре бар?
а) 2;
б) 3;
в) 4;
г) җаваплар дөрес түгел.
- Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм нәрсә була?
а) диалог;
б) монолог;
в) цитата;
г) туры сөйләм.
- Сүзләр кушылып язылган төркемне күрсәтегез.
а) үги ана яфрагы, күгәрчен күзе, мүк җиләге
б) сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал
в) ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге
г) шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак
- Кайсы рәттә барлык сүзләр дә яңгырау тартыкларга тәмамланалар?
а) кул, имән, таҗ;
б) бай, эшләү, көз;
в) гараж, әнкәй, Галиев;
г) карар, бал, бияләй.
- Кайсы сүздә ассимиляция язуда да чагылыш таба?
а) тәнкыйть;
б) урманнан;
в) болыт;
г) ун баш.
- Татарларны кириллица язуына күчергән ел:
а) 1917 нче ел;
б) 1927 нче ел;
в) 1939 нчы ел;
г) 1957 нче ел.
- Фонетика фәне:
а) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен;
б) дөрес язылыш кагыйдәләрен;
в) телнең аваз төзелешен;
г) авазларны һәм хәрефләрне өйрәнә.
- Кайсы пар синоним була алмый?
а) төлке – хәйләкәр кеше;
б) кибәк баш – надан;
в) ишәк – тырыш кеше;
г) сарык – акылсыз кеше.
- 3 Кайсы сүздә һ хәрефе языла?
а) зи…енле
б) …әбәр
в) рә…әт
г) бә…етле
- 3 Түбәндәге сүздә нинди хәреф төшеп калган?
Сәл…мәтлек
а) ә
б) а
в) я
г) э
- 3 Кайсы фразеологизмның русча эквиваленты дөрес билгеләнмәгән?
а) уклау йоткан – аршин проглотил;
б) җиң сызганып – спустя рукава;
в) кызыл кар яугач – когда на горе рак свистнет;
г) исе дә китми — и в ус себе не дует.
- 3 Кайсы сүздә -ен кушымчасы фигыль ясый?
а) төшенде;
б) эшенә;
в) киенә;
г) игенче.
- 4 Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә сүз түгел?
а) йорт куяны, хис итү;
б) җир җиләге, сабыр итү;
в) сатлык мал, эчне бушату;
г) үги ана яфрагы, тәэсир итү.
- Кайсы рəттə бирелгəн сүзлəр сызыкча аша язылалар?
а) ак (кош), сабан (туй), гөл (җимеш)
б) эт (шомырты), тимер (юл), каен (җилəге)
в) табак (савыт), ут (су), ата (ана)
г) ал (япкыч), кул (яулык), көн (чыгыш)
- Сүзьясалышы ягыннан кайсы сүз «артык»?
а) кием;
б) энем;
в) бирем;
г) керем.
- Кайсы группадагы сүзләрнең берсе дә мөстәкыйль сүз төркемнәренә
керми?
а) мөмкин, кеше, ал;
б) рөхсәт, ризалык, рәхмәт;
в) кышкы, әлбәттә, тирә-юнь;
г) ихтимал, нихәл. имеш.
- 44. Грамматик категорияләре иң күп булган сүз төркеме:
а) исем;
б) фигыль;
в) сыйфат;
г) рәвеш.
- Сораулары икедән артык булган килеш:
а) юнәлеш;
б) чыгыш;
в) урын-вакыт;
г) алда саналганнарның өчесе дә.
- Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар?
а) 3;
б) 4;
в) 5;
г) 6.
- Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?
а) 2;
б) 3;
в) 4;
г) 5.
- Саннарның ничә төркемчәсе бар?
а) 4;
б) 5;
в) 6;
г) җаваплар дөрес түгел.
- Хәбәр ителә торган фикергә сөйләүченең мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр:
а) хәбәрлек сүзләр;
б) ымлыклар;
в) кисәкчәләр;
г) модаль сүзләр.
- Теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр:
а) бары бәйләүче чара функциясен башкаралар;
б) икесе дә җөмлә кисәге булып торалар;
в) теркәгечләр – бәйләүче чара, ә теркәгеч сүзләр җөмлә кисәге булып та каралалар;
г) алдагы җавапларда хата бар.
Татар әдәбиятыннан тестлар
Тестлар мәктәп программасына нигезләнеп төзелде һәм әдәбият тарихының төрле чорларын үз эченә ала.. Эшне уңышлы башкару өчен бары тик бер генә дөрес җавапны билгеләргә кирәк.
1 . Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты якынча ничәнче йөзләрне үз эченә ала?
а) XII -XIX гасыр;
б) XII -XX гасыр;
в) XVII -XIX гасыр;
г) Х VII гасыр.
- Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек хәрәкәте кайчан формалашып җиткән?
а) XX гасырда;
б) XIX гасырда;
в) XVIII гасырда.;
г) ХV гасырда.
- Г. Исхакыйның » Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрендә Шәмси һәм Анна мөнәсәбәтләре ни өчен бәрелешә?
а) дини — милли традицияләр аркасында;
б) акча җитешмәү аркасында;
в) мәхәббәт хисләре сүнү аркасында;
г) балалары аркасында.
- Ә. Еники кайсы әсәрендә беренче тапкыр (1956) идарә итүче җитәкчеләрне тәнкыйть итә?
а) «Рәшә» ;
б) » Саз чәчәге» ;
в) “Туган туфрак»;
г) “Бер генә сәгатькә”.
- Пьесага хас стилистик үзенчәлекләр ( яки сәнгатьчә эшләнеш ):
а) пейзаж , лирик чигенеш ;
б) строфа, анафора, эпифора;
в) ремарка, пауза , реплика, пәрдә, катнашучылар исемлеге;
г) портрет, сюжет.
6.»Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт»-, дип Г . Тукай кем турында язган?
а) И. Хәлфин;
б) Ш. Мәрҗани;
в) Х. Фәесханов;
г) К.Насыйри.
- Татар әдәбиятында вафат булган кешеләрне мактап, олылап искә алу әсәре.
а) мәдхия;
б) мәрсия;
в) нәсихәт;
г) бәет .
- Ф. Кәримнең » Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында нинди иҗат методы өстенлек ала?
а) романтизм;
б) реализм;
в) мәгърифәтчелек;
г) натурализм агымы.
- Н. Фәттахның тарихи әсәре.
а)» Мөдир Саҗидә»;
б) «Бала күңеле далада»;
в) «Сызгыра торган уклар»;
г) “Сезнеңчә ничек?”.
- Әхлак , гаилә мәсьәләләрен сурәтләгән драма әсәрләре:
а) «Рәйхан», «Зифа», «Әниләр һәм бәбиләр»;
б) «Җыр дәвам итә» , «Гөлҗамал»;
в) «Ир-егетләр», » Шәҗәрә;
г) » Илгизәр плюс Вера»,»Идегәй».
- » Кубрат хан» романында төркиләрнең нинди дәүләтләре сурәтләнгән?
а) б. э. к. V -1V гасырлардагы Төрки каганат;
б) Бөек Болгар дәүләте;
в) Идел буе Болгар дәүләте;.
г) Болгар дәүләте.
- Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты ничәнче елларны үз эченә ала?
а) 1939-1943;
б) 1941-1945;
в) 1942-1945;
г) 1940-1945.
- Заһир Бигиевның “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романындагы төп
геройлар:
а) Муса , Зөләйха;
б) Гази, Таҗи;
в) Хәят, Лиза;
г) Галиябану, Хәлил.
- Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” повестендә төп герой
а) Хәлил;
б) Шәмсетдин;
в) Муса Салихов;
г) Исмәгыйль
- Заһир Бигивның “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” әсәре.
а ) роман;
б ) повесть;
в ) шигырь;
г) хикәя.
- Муса Җәлил 1935 нче елларда нәрсә белән шөгыльләнә?
а) Мәскәү татар опера театры өчен кадрлар әзерләү студиясендә
бүлек мөдире булып эшли.
б) Тулысынча иҗат эше белән шөгыльләнә.
в) Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре була;
г) “Каз канаты”исемле пьесасын яза.
- М. Җәлилнең 30 нчы елларда иҗат иткән әсәрләре:
а) «Вәхшәт», «Бүреләр», «Чәчәкләр»;
б) «Партизан хатыны», «Кыр казы»;
в) “Хат ташучы», «Алтынчәч», «Җиһан»;
г) “Кызыл ромашка”, «Ант».
- М. Җәлил «Алтынчәч» либреттосында нинди сюжетны куллана?
а) «Җик Мәргән»сюжеты;
б) хәзерге чорны тасвирлый;
в) 20 гасыр революцияләрен тасвирлый;
г) 1921 елны тасвирлый.
- Ф.Кәрим кем ул?
а) шагыйрь, драматург, прозаик;
б) шагыйрь, публицист, артист;
в) шагыйрь, драматург, прозаик, укытучы, балалар язучысы;
г) бик күп романнар авторы.
- Ф.Кәримнең 1936-1939 нчы еллар иҗаты нинди иҗат дип атала?
а) тоткынлык иҗаты;
б) сугыш чоры иҗаты;
в) беренче чор иҗаты;
г) сугышка кадәрге иҗаты.
- 21. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре.
а) поэма;
б) хикәя;
в) повесть;
г) роман.
- Фәлсәфи-психологик алымны башлап җибәрүче язучы
а) М. Җәлил;
б) И. Гази;
в) Ә. Еники,
г) Н.Фәттах.
- «Разведчик язмалары»әсәрен кем язган?
а) И. Гази;
б) Ф.Кәрим;
в) Ә. Еники;
г) З.Бигиев.
- «Разведчик язмалары»әсәрендә
а) тыл;
б) сугышның алгы сызыгы;
в) сугышның үзәк өлеше сурәтләнгән;
г) шәһәр тормышы.
- Ә. Еники иҗат иткән хикәяләр
а) «Ялгыз каз», «Ана белән кыз», «Бала»;
б) «Алар өчәү иде», «Малай белән эт», «Якташ»;
в) «Ак төннәр», «Газинур», «Алтын йолдыз;
г) “ Без- кырык беренче ел балалары”, “Ут чәчәге”.
- Сугышның беренче көннәрендә кемнәрнең драма әсәрләре барлыкка
килә?
а) Т.Гыйззәт «Изге амәнәт», «Ташкыннар»;
б) Н. Исәнбәт «Хуҗа Насреддин», Т. Гыйззәт «Башмагым»;
в) М.Әмир «Миңлекамал», Р. Ишморатның «Кайту»;
г) Р.Зәйнуллин “Үлеп яратты”, “Әрем исе”.
- Дошман тылындагы көрәшне сурәтләгән драма әсәре
а) Т. Гыйззәт «Изге амәнәт», «Төнге сигнал»;
б) М. Әмир «Миңлекамал»;
в) Н. Исәнбәт «Гөлҗиһан»,
г) К.Тинчурин “Зәңгәр шәл”.
- Ф. Кәримнең драма әсәре
а) «Шакир Шигаев»;
б) «Үлем уены»;
в) «Разведчик язмалары»;
г) “Банкрот”.
- «Көчлелегең белән горурланма,
Кешелегең белән горурлан…» — дигән юллар язылган шигырьнең авторы
а) Ф. Кәрим;
б) А. Алиш;
в) М. Җәлил,
г) Г.Афзал..
- Ватан сугышы елларында фронт газеталарында эшләгән язучылар
а) X. Туфан, Г. Ибраһимов;
б) Г. Кутуй, Ә. Фәйзи;
в) Н. Фәттах, Ш. Галиев;
г) Г.Исхакый, Н.Фәттах.
- “Милли моңнар ” шигыренең авторы кем?
а) Һади Такташ;
б) Хәсән Туфан;
в) Габдулла Тукай;
г) Муса Җәлил.
- Галиәсгар Камал кем ул?
а) шагыйрь;
б) язучы;
в) драматург;
г) хикәяче.
- “Бүләк өчен” комедиясенең авторы кем?
а) Г.Камал;
б) М.Фәйзи;
в) К.Тинчурин;
г) Х.Вахит.
- Г.Камал кайда туган?
а) Казанда;
б) Мәскәүдә;
в) Арчада;
г) Башкортстанда.
- Казанда татар телендә ачык спектакль кайчан куела?
а) 1906 елның 22 декабрендә;
б) 1905 елның 22 декабрендә;
в) 1900 елның көзендә;
г) 1907 елның 20 декабрендә.
- “Хәят” повестенең авторы кем?
а) Ф.Әмирхан;
б) Г.Камал;
в) З. Бигиев;
г) Ф.Хөсни.
- “Хәят” повестендә Хәятнең дус кызы кем?
а) Анна Васильевна;
б) Лиза;
в) Галиябану;
г) Зөләйха.
- Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә Салих нинди кеше дип уйлыйсыз?
а) бай;
б) ярлы;
в) эшсез;
г) белемсез.
- Мирхәйдәр Фәйзи кем ул?
а) драматург;
б) язучы;
в) шагыйрь;
г) юмор остасы.
- “Галиябану” драмасының авторы кем?
а) К.Тинчурин;
б) М.Фәйзи;
в) Г.Камал;
г) Т.Миңнуллин.
- 41. Г.Ибраһимовның “Казакъ кызы” романында Сарсымбайның кызы
а) Карлыгач;
б) Лиза;
в) Зөләйха;
г) Рәхилә.
- “ Сүнгән йолдызлар” драмасының авторы кем?
а) Г.Камал,
б) К.Тинчурин;
в) М.Фәйзи;
г) Х.Вахит.
- К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында Сәрвәр кем белән кала?
а) Исмәгыйль;
б) Надир;
в) вафат була;
г) әбисе белән.
- К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасында Исмәгыйль нинди төш
күрә?
а) бай булуын;
б) йолдызлар сүнүен;
в) сугыш башлануын;
г) дуслары белән очрашуны.
45.Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында лирик герой өчен яшьлек
а) кыска;
б) озын;
в) билгесез;
г) матур.
- С.Хәким шигырен табыгыз?
а) “Башка берни дә кирәкми”;
б) “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”;
в) “Кошчык”;
г) “Агыла да болыт агыла”.
47.”Әйтелмәгән васыять” әсәренең авторы кем?
а) Әмирхан Еники;
б) Туфан Миңнуллин;
в) Хәй Вахит;
г) Ш.Галиев.
48.”Беренче мәхәббәт” драмасының авторы кем?
а) Хәй Вахит;
б) Кәрим Тинчурин;
в) Туфан Миңнуллин;
г) М.Гыйләҗев.
49 . Анна Васильевна кайсы әсәр герое?
а) “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә”;
б) “Ул әле өйләнмәгән иде”;
в) “Галиябану”;
г) “Беренче мәхәббәт”.
- Г. Ибраһимовның туган авылы?
а) Солтанморат авылы;
б) Мостафа авылы;
в) Кырлай авылы;
г) Кибәхуҗа авылы.
Татар теленнән олимпиада үткәрү өчен биремнәр
9 нчы сыйныф
1.Тестларны чишегез (һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә)
1.Кайсы сүздә элизия күренеше бар?
А) бүрәнә
Б) эскерт
В) карурман
Г) сеңлем
2.Хәят, мәгыйшәт сүзләре белән бер синонимик рәткә кергән сүзне табыгыз.
А) мәнфәгать
Б) тормыш
В) канун
Г) махсус
3.Җөмләдә ничә грамматик нигез бар? Ул көнне без әниебез алдында үзенә күрә исәп-хисап тотабыз, аның гомере буе безгә күрсәткән яхшылыкларына яхшылык белән җавап бирергә тырышабыз. (Х.С.)
А) бер
Б) ике
В) өч
Г) дүрт
4.Татар телендә хәл фигыльләргә нинди грамматик категорияләр хас?
А) тартым, зат-сан
Б) юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклык
В) берлек-күплек, тартым
Г) зат, килеш
5.Катнаш кушма җөмләдә кимендә…
А) ике хәбәрлек булырга тиеш
Б) өч хәбәрлек булырга тиеш
В) дүрт хәбәрлек булырга тиеш
Г) биш хәбәрлек булырга тиеш
6.Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтеге.Ничек кергән булсалар, алар шулай тиз генә китеп тә бардылар. (Г.А.)
А) ялгызак мөнәсәбәтле сүз
Б) парлы мөнәсәбәтле сүз
В) янәшә тору
Г) кушымчалар
7.Кайсы сүз фонетик принципка нигезләнеп язылмый?
А) малай
Б) төнге
В) чыршы
Г) дөрес җавап бирелмәгән
8.Мәгънәдәш берәмлекләрдән торган парлы сүзне табыгыз.
А) сату-алу
Б) эңгер-меңгер
В) аклы-каралы
Г) исәпсез-чутсыз
9.Калтырата. Бер составлы җөмләнең төрен билгеләгез.
А)билгеле үтәүчеле
Б) билгесез үтәүчеле
В) үтәүчесез
Г) сүз җөмлә
10.”Күк йөзе караңгыланып китә” җөмләсендә –ып кушымчалы хәл фигыль…
А) тезмә фигыль составында төп эшне белдерә
Б) икенче бер фигыльдән аңлашылган төп эшкә өстәмә эшне белдерә
В) иярчен җөмләнең хәбәре булып килә
Г) дөрес җавап бирелмәгән
- График принципка нигезләнеп язылган сүзне табыгыз.
А) алтын
Б) тозсыз
В) сеңлем
Г) компьютер
- Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.
А) ярату, киенгәндер, уйландыру
Б) укыйм, карашам, көрәләчәк
В) Очырам, укытачакмын, яшәртәм
Г) җырлашу, юыну, карау
- Басым һәм иҗек калыпларының үзенчәлекләрен саклап, билгесез сүзне табыгыз.
Һәркем: каләм = калам: Х
Х = ?
А) Һичбер
Б) Торна
В)Хәбәр
Г) китап
- Дифференциаль билгеләре буенча авазны табыгыз.
Саңгырау, йомык, кече тел тартыгы
А) /ң/
Б) /т/
В) /н/
Г) /къ/
…………………………………………………………………
2.Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алып языгыз, бер сүзтезмәгә анализ ясагыз. Чит илләрдә яшәүче татарлар арасында танылган галимнәр шактый күп. (5 балл)
3.Иҗади бирем. Шагыйрьнең әлеге фикерен ничек аңлыйсыз, мөнәсәбәтегезне белдереп, 50-60 сүздән торган текст языгыз. (5/5 балл)
Билгеле бит инде: һаваларга
Очар кош менә. (Р.Әхмәтҗанов)
4.Нәрсә ул пунктуация? Тыныш билгеләрен куюның нигезләре. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. (10 балл)
5.Җөмләгә синтаксик анализ ясагыз, сүз төркемнәрен билгеләгез. (5 балл)
Качаклар, ял өчен яшерен урын табылганга шатланып, Григорий артыннан киттеләр. (А.Р.)
Татар теленнән олимпиада үткәрү өчен биремнәр
10 нчы сыйныф
1.Тестларны чишегез (һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә)
1.Яңгырау тартыклы сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез.
А) дөнья, җир, галим, яңгыр
Б) китап, яшеллек, дәүләт, көз
В) яз, елмаю, җитди, боз
Г) күзлек, өстәл, тәрәзә, безнеңчә
- Бала чагым, үткәннәрдән кайтып,
Тәрәзәмне ачып елый кебек. (Х.Латыйф) җөмләсендә бала чагым —
А) эндәш сүз
Б) кереш сүз
В) аерымланган кисәк
Г) тезмә ия
3.Җөмләдә ничә грамматик нигез бар?
Шунысы гаҗәп: бу дәһшәттән
Без ничек калдык әле? (И.Юзеев)
А) бер
Б) ике
В) өч
Г) дүрт
4.Хатасы булган сүзләрне табыгыз.
1) бичаракай; 2) китапхәнә; 3) хак нахак; 4) әүлия
А) 1,4 Б) 2,4 В) 3,4 Г) 2,3
5.Тамырдаш сүзләрне табыгыз: 1) утлык; 2) утын; 3) утар; 4) утыз
А) 1,3 Б) 2,4 В) 1,2,3 Г) барысы да тамырдаш
6.Дифференциаль билгеләре буенча авазны табыгыз.
Югары күтәрелешле, иренләшмәгән, алгы рәт сузыгы
А) /а/ Б) /ә/ В) /ү/ Г) /и/
7.Пенза, Саратов, Тамбов өлкәләрендә яшәүчеләр түбәндәге диалектларның кайсыларында сөйләшә?
А) урта
Б) көнчыгыш
В) көнбатыш
Г) дөрес җавап бирелмәгән
8.Унбер, һичшиксез, әнкәй, тозсыз, буранлы сүзләренең язылышы кайсы принципка нигезләнгән?
А) морфологик
Б) фонетик
В) график
Г) тарихи-традицион
9.Авылдашларыбыз сүзендә тамырга түбәндәге кушымчалар ялганган:
А) тамыр+модальлек кушымчасы+сүз ясагыч кушымча+бәйләгеч
Б) тамыр+сүз ясагыч+модальлек кушымчасы+модальлек
В) тамыр+сүз ясагыч+бәйләгеч +тартым кушымчасы
Г) тамыр+сүз ясагыч+модальлек кушымчасы+ бәйләгеч
10.Сузык авазларның үзара ярашуы нәрсә ул?
А) ассимиляция
Б) аккомодация
В) сингармонизм
Г) диссимиляция
- “Иртә торгач та үрдәк тамагын туйдырган” җөмләсендәге торгач сүзенә морфологик-синтаксик анализның дөрес вариантын күрсәтегез.
А) фигыль, затланышлы, III зат хәл фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килә
Б) баш килешне таләп итүче бәйлек сүз
В) фигыль, затланышсыз, II төр кушымчалы хәл фигыль, барлыкта, зат-сан белән төрләнми, төп юнәлештә, җөмләдә тәмамлык булып килә
Г) затланышсыз фигыль, хәл фигыль, тамыр нигез, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килә
- Чит сөйләмнең төрләрен күрсәтегез
А) туры, кыек һәм автор сөйләме
Б) туры һәм кыек сөйләм
В) автор сөйләме һәм туры сөйләм
Г) автор сөйләме һәм кыек сөйләм
- Тезүле бәйләнеш…
А) бары тик тиңдәш кисәкләр арасында гына була
Б) теркәгечләр ярдәмендә генә оеша
В)җөмләнең теләсә кайсы кисәкләре арасында булырга мөмкин
Г) бары тик тезмә сүзләр арасында гына була
- Без, шәкертләрчә, кулларыбызны тез өстенә куеп, бер мәлгә тынып калдык. (Ә.Еники). Бу җөмләдә “шәкертләрчә, кулларыбызны тез өстенә куеп” – нәрсә ул?
А) аныклагыч
Б) кереш җөмлә
В) аерымланган сәбәп хәле
Г) аерымланган рәвеш хәлләре
…………………………………………………………………
2.Бирелгән сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз. (5 балл)
Мактанчыкларның, борынгылардан, елмаюларга, аерылмыйк, уртаклашмыйлар
3.Иҗади бирем. Шагыйрьнең әлеге фикерен ничек аңлыйсыз, мөнәсәбәтегезне белдереп, 50-60 сүздән торган текст языгыз. (5/5 балл)
Якутлар табыладыр вакыт белән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән. (Г.Кандалый)
4.Татар теленең орфографик принциплары турында языгыз, мисаллар китерегез. (10 балл)
5.Кирәк урынга тыныш билгеләре куеп языгыз (5 балл)
1) Анда ягъни сөзәк тау битендә бер йомран тырыша-тырыша үзенә өн казый икән (Г.Галиев)
2) Нишләп бу кадәр йөрәккә якын икән соң син туган җир (Р.Сибат)
3) Хәер Касыйм әллә ни аптырап тормады телен чыгарып тәрәзә пыяласындагы бозны ялый башлады (Ф.Хөсни)