Гыйбрәтле сүзләр
Р. Фәхреддинның гыйбрәтле сүзләре
* Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда әче яхшы.
* Дөньяда иң авыр нәрсә — ризык аз вә гакыл күп булып, икесе бергә җыелудыр.
* Җиңел саналган эшләрнең ахырлары күп вакытта — авыр вә авыр күрелгән әшләрнең соңлары күп вакытта җиңел буладыр.
* Хаҗәт вакытында дәваны истигмаль итү шифа бирә, хаҗәт булмаганда истигмаль итү авыру тудыра.
* Якын карендәшләреңне бозык кешеләрдән саклавың кебек, китапларыңны да тиешле булмаган кешеләрдән сакла.
* Ачу килү изгелекләрне оныттыра.
* Тиешле булмаган кешене мактау вә яманлау — сазлыкка өй салу мисалында.
* Күп фикерлә, аз сөйлә.
* Күңелне үзенә тартучы нәрсә — кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер.
* Сүзләрнең кыйммәтлесе — заман үтү белән онытылмый торганы.
* Никадәр авыр булса да, адәм баласының дөньяда торасы килә.
* Дөнья бер театр булып, адәм балалары — шунда уйнаучылар.
* Һәр кичәнең — көне, һәр кайгының шатлыгы була.
* Кеше үзенең хатасын заманага йөкләтә.
* Ялган дус чын дошманнан зарарлырак.
* Күп наданга иярүгә караганда аз галимгә иярү яхшырак.
* Дуслык дәвам иткән вакытында ныгый бара.
* Дуслык — кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр.
* Хәзерлекләре булган кешеләр куркынычлы эшләргә дә каршы торалар.
* Төшүе авыр булырлык югары урынга менәргә кызыкма.
* Дошман белән чуалу вә булышу — аны кыздырудыр.
* Өмет бетү куркакны да батырландыра.
* Дошманны җиңү өчен иң көчле корал — аңа изгелек итү.
* Син үз вазифаңны үтә дә аннан аргысын тикшермә.
* Исерү — үз ихтыярың белән дивана булудыр.
* Һәр ике кеше дә ирле-хатынлы булмый.
* Надан бай — галимнәр мәҗлесендә телсездер.
* Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе — дин өйрәтеп калдыру.
* Исерү — адәмлектән чыгып, хайванлыкка керүдер.
* Кешеләрне шатландыруың — үзеңне шатландыруыңдыр.
* Гакыллы дус — арыган вакытта утырып бара торган арба.
* Гакыллы кешенең йөге — башында, ахмак кешенең йөге — аркасында.
* Эшләп аруга караганда тик торып ару авыр.
* Әйткән сүз, үткән гомер — агып киткән су мисалында.
* Тугрылык — максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы.
* Бәгъзе бер кешеләр тешләре белән чәйниләр, бәгъзе берәүләр телләре белән чәйниләр.
* Бу дөньядагы кайгылар, авырлыклар — адәм балаларының имтихан бирүе.
* Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул.
* Өмете беткән кешенең өмете — үлем генә.
* Атаң-анаңны кабергә салган дөньядан ни мәрхәмәт өмет итмәк кирәк!
* Дөньядагы яшәгән вакытларында адәм балаларының ике төрле максатлары бар: берсе — байлык, икенчесе дә — байлык.
* Күрү өчен йөрүче хатыннарга караганда, күрелү өчен йөрүче хатыннар күбрәк була.
* Гакыллы кеше ялгызы гына калудан курыкмас.