Дару үләне буларак укроп

Укроп тәмләткеч кенә түгел, ә кан басымы, пневмония, ашказаны авыруларын дәвалый торган дару да 

Укропны тәмләткеч кенә түгел, дәвалану чарасы буларак та кулланалар. Аның составында А, В, С, Е витаминнары, кальций, тимер, фосфор, аскорбин кислотасы бар. 

Әлеге яшел тәмләткечне даими куллану нәтиҗәсендә кан кислородка баеп тора, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге яхшыра. Укроп ботагы белән яфрагында баш миендәге кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын киңәйтә торган анетин бар, бу матдә аларга файдалы микро һәм макроэлементлар белән тукланырга ярдәм итә. Укроп йөкле һәм бала имезүче ханымнар өчен дә файдалы, ул аларның сөтен арттыра. Нерв системасын тынычландыра, организмдагы ашкайнату процессын көйли, организмны токсиннардан, шлаклардан чистарта, ютәлдән дә файдасы бар. 

Бөердә һәм үт куыгында таш булганнан: ике аш кашыгы ваклап туралган укроп өстенә 400 мл кайнар су салып, өстен каплап, 15-30 минут төнәтегез. Сөзегез һәм җылы килеш көнгә өч-дүрт тапкыр яртышар стакан эчегез. Дәвалану өчен төнәтмәне ике-өч атна дәвамында эчәргә киңәш ителә. 

Гипертониядән (югары кан басымы): 1 аш кашыгы киптереп вакланган укропка 150-200 мл су кайнатып салып, 15-20 минут төнәтәләр. 1 стакан төнәтмәне, көн дәвамында, ашарга ярты сәгать кала өчкә бүлеп эчәләр. Әлеге рецепт йокысызлыктан да файдалы. 
Ашказаны һәм эчәкләр эшчәнлеге бозылганнан, бавыр авыртканнан: 2 чәй кашыгы укроп орлыгын 400 мл кайнаган суга салып, 30 минут төнәтегез. Сөзелгән төнәтмәне көнгә өч тапкыр – ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчегез. 

Бронхит, пневмония вакытында: 500 мл кайнар суга 1 аш кашыгы укроп орлыгы салып төнәтегез һәм көнгә өч тапкыр ач карынга 100әр мл эчегез. 

Оставить комментарий