Ноябрь ае яңалыклары

8 нче ноябрь көнне  мәктәбебездә күренекле язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды. Бу очрашу укучылар күңелендә якты хатирәләр генә калдырды. Мәҗлесләр залына  ак яулыклы язучы үзе килеп кергәч, ничектер, күңелләр күтәрелеп китте. Укучылар  да  очрашуга җитди караганнар иде: матур итеп шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Шул ук вакытта китапханәче аның тормышы, иҗаты белән дә таныштырып барды. Ә инде язучының мөлаем тавышы, татар телен саклау буенча киңәшләре һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер, дип уйлыйм. Менә шундый чын әдип белән очрашу уздырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт  әйтәсе килә.

Айгөл Әхмәтгалиева:

«Чаллының 58 нче мәктәбе китапханәчесе Нәсимә Нуриәхмәтовна очрашуга дәшкәч, икенче бер очрашудан ашыга-кабалана шунда йөгерүем. «Китап укырга яратучы дүрт-биш бала белән түгәрәк өстәл артында җәһәт кенә күрешеп алырбыз», — дигән уйлар да янәшәмнән йөгерә… Әйткән вакытка соңарудан куркып, әй ашыккан булам үземчә; мәктәпне ачып керүгә, ике яклап тезелгән балаларны күреп: «Монда үзләренең дә зур чаралары икән бит», — дип уйлап алырга да өлгерәм. Актлар залын тутырып утырган халыкны күргәч, ул каушауның тау кадәргә әверелүен әйтәсе дә юк. Менә сиңа дүрт-биш бала! 1600 дән артык укучысы булган зур мәктәпнең «иң-иң» дигән балалары гына түгел, мәктәп директоры Лиза Рихмановна үзе дә, укытучылар да, башка мәктәп китапханәчеләре дә очрашуга кергән. Презентация дә карадык, Нәсимә ханым минем китапларым белән дә таныштырды, укучыларның матур итеп «Әссәламугаләйкум» дип җырлауларын, курайда уйнауларын, бер егетнең шигырь сөйләвен, укытучыларның хикәяләрдән өзек укуларын, сәхнәләштереп күрсәтүләрен дә карадык. Мәктәптәге җылы, рәхәт мохит коридорда ук, һәр очраган баланың матур итеп, авыз тутырып «Исәнмесез!» дип татарча дәшүеннән үк күзгә ташланган иде, кичә дә шундый ук рәхәт, әзерлекле, җылы бер рухта үтте. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Алена Петровна мәктәптә мондый әдәби очрашуларның даими үтүен әйтеп сөендерде. Туган тел мәсьәләсе аеруча кискен торган, балаларыбыз татарча китап укырмы дигән сорау борчыган бу заманда мондый чараларның аеруча кирәклегенә әледән-әле ышанасың»

                    Айгөл Әхмәтгалиева

 

Оставить комментарий