Фатих Хөсни

Фатих Хөсни
(1908 — 1996)

Картинки по запросу Фатих хөсни

       Күренекле әдип Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 нче елның 3 нче февралендә Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә
һәм яңа ачылган совет мәктәбендә ала. 1924 — 1929 нчы елларда Казандагы Мулланур Вахитов исемендәге күргәзмә-тәҗрибә мәк-
тәбендә укый. Шул елларда иҗат эше белән кызыксына башлый.

   1927 — 1930 нчы елларда Казанда чыккан «Безнең юл», «Яңалиф», «Атака», «Авыл яшьләре» журналлары битләрендә лирик шигырьләрен бастыра. Шул елларда очерк, репортаж жанрында күп эшли, драма әсәрләре дә яза. 1929 — 1933 нче
елларда Фатих Хөсни Казан финанс-икътисад институтында белем ала.

      Әдипне киң әдәбият мәйданына таныткан өлкәсе проза була. Аның «Түбән очта», «Рубенс», «Йөзек кашы», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре», «Җәяүле кеше сукмагы» әсәрләре — аеруча уңышлылары.

СӨЙЛӘНМӘГӘН ХИКӘЯ

      Бу хәл минем балачак дустым Биктимер белән була. Ул тарихны кешегә сөйләргә Биктимер ризалык бирмәгәнгә, хәзергә чаклы мин моны беркемгә дә сөйләми йөрдем. Хәзер инде Биктимер үсте, чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимердән инженер Биктимергә әйләнде. Әллә кайчан бу-
лып узган бер тарихны кешеләргә сөйләп бирүем өчен ул миңа, шәт, үпкәләмәс.

     Моннан байтак еллар элек, революциягә чаклы ук, Биктимернең әнисе Маһруй җиңги коймак пешерергә уйлый. Коймак бик яхшы булып әчи, кабара, бер сүз белән әйткәндә, «менә авызга керәм… менә керәм» дип тора. Шуннан соң Маһруй җиңги коймакны пешерү уе белән мич ягып җибәрә.

    Мич яккач, таба кирәк, коймакны бит учта пешереп булмый. аларның исә мич астында күгәреп беткән ярык бер табалары гына бар.

  • Ай Алла! Тагын кешегә барырга кирәк, — дип, тирән генә көрсенеп куя Маһруй җиңги. Һәм, шунда ук, мич башында чабата киндерәсен ялгап маташкан кечкенә Биктимергә кычкыра:
  • Бар, Биктимер, хәзер үк чат Җамалиларга йөгер, әни таба сораган иде, табагызны биреп торыгыз әле, диген.

   Биктимер сүз тыңлый торган малай иде. Әнисе әйткәч, чабата киндерәләрен дә бәйләп тормыйча, мич башыннан атылып төшә дә иске бишмәте белән иске бүреген тиз генә киеп чыгып китә.

      Артыннан әнисе:

  • Аягың тигән җиргә тисен, тимәгән җиргә тимәсен, югыйсә камырым ташый, хәзер үк кайт. Ишеттеңме? — дип кычкырып кала.
  • Ишеттем, — ди Биктимер.
  • Ишетсәң шул: бер җирдә дә тукталып торма, йөгереп бар да йөгереп кайт, — дип, кабат Биктимернең исенә төшерә әнисе.

     Биктимер капка төбенә килеп җиткәч, Маһруй җиңги аны тагын туктата:

  • Болай гына булмас син ачык авыздан. Син, Биктимер, барганда да, кайтканда да авыз эчеңнән «әнинең камыры кабара, әнинең камыры кабара», дип кабатлап бар. Ишеттеңме? — ди.
  • Ишеттем, — ди Биктимер һәм, шул минуттан башлап, «әнинең камыры кабара»ны кабатларга да тотына. Чат Җамалиларга барып җиткәнче кабатлап бара, ишек төпләрендә дә гел кабатлап тора. Аңа чат Җамалиларда озак торырга туры килми. Табалары буш булганлыктан, тегеләр зур гына бер
    табаны Биктимергә тоттырып та җибәрәләр. Кайтырга чыга Биктимер. Үзе йөгерә, үзе һаман «әнинең камыры кабара»ны авыз эченнән кабатлап кайта. Күрәсез, бөтенесе ал да гөл, коймак авызга үзе шуып керергә тора.

 

 ризалык бирүдатъ согласие

чабатачытот, кто плетёт лапти
сипкелле
веснушчатый
шәт (шаять)
наверно, вероятно
көрсенеп кую
вздохнутъ тяжело

мич башы — лежанка (длинный выступ у печки для лежания )

чат — перекрёсток

бишмәт — верхняя одежда, обычно стёганая
җиңги — обращение к жене старшего брата или родственника

камыр ташый — тесто бежит

аяк җиргә тимәү — не чувствовать под ногами земли
ачык авыз — разиня, ротозей, зевака

Сораулар һәм биремнәр

  1. Хикәя нәрсә турында? Бу хәл кайчан була? Аны кем сөйли?
  2. Ни өчен ул «Сөйләнмәгән хикәя» дип атала?
  3. «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрендә төп герой кем?
  • Минтимер;
  • Бикбулат;
  • Биктимер.
  1. Биктимер белән әнисе Маһруй диалогын рольләргә бүлеп укыгыз.
  2. Биктимер, үскәч, кем була?
  • Тракторчы;
  • рәссам;
  • инженер.
  1. Әнисе аңа нинди сүзләрне кабатларга куша?
  2. Төшеп калган сүзләрне куеп, җөмләләрне укыгыз:
  • Әнисе Маһруй җиңги … пешерергә уйлый.
  • Әни … сораган иде, … биреп торыгыз әле, диген.
  • Коймакны бит … пешереп булмый.
  • Әнинең … кабара.
  • Маһруй җиңги коймакны пешерү уе белән … ягып җибәрә.
  1. Сез нинди татар халык ашларын беләсез? Әниегез аларның кайсыларын өйдә пешерә?
  2. «Коймак», «пәрәмәч», «бәлеш», «өчпочмак», «кабартма», «кош теле» сүзләрен, «Татарча-русча сүзлек»тән файдаланып, рус теленә тәрҗемә итегез. Эш дәфтәрегезгә язып куегыз. Исегездә калдырыгыз.

 

Биктимер авыз эченнән әлеге дә баягы «…кабара»ны кабатлап, зур табаны кочаклап кайтып килгәндә, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме шунда, Чишмә тавына килеп чыга. Ә тауда су сибеп катырган көзгедәй шугалак була. Шугалакта бала-чагалар, шау-гөр килеп, чана шуып уйныйлар. Бу чаналы
малайлар Биктимернең иптәшләре булмасалар да, аларның кычкыра-кычкыра чана шуулары Биктимерне кызыктыра. «Эх… минем дә чанам булса…» дип уйлап куя Биктимер. Кызыгып, озаклап карап тора ул. Бу минутта аның зур соры күзләре ут кебек яна, кечкенә йөрәге күкрәген бәреп тыш-
ка чыгарга теләгәндәй тибә башлый. Ләкин, аның күзләре матур дип, берәү дә үз чанасын китереп тоттырмый. Биктимер, аны-моны уйлап тормастан, кулындагы табасын куя да, шуңа утырып, шугалак буенча тау астына шуып төшеп китә. Тел белән сөйләп, каләм белән язып бетерә алмаслык
бәхет эчендә күмелеп кала Биктимер. Тагын менә, тагын төшә, тагын менә, тагын төшә. Бөтен нәрсәне: ашауны да, «әнинең камыры кабара»ны да онытып, шуып уйный башлый. Биктимернең табасы, чаналардан уздырып, үзенә бер тавыш белән зыңгылдап шуа. Бу башка малайларның күзләрен яндыра. Малайлар, чаналарын ташлап, Биктимергә кызыгып карап тора башлыйлар. Моны күргәч, Биктимер, шатлыгыннан канатланып, җырлый-җырлый, берүзе генә шуарга тотына…А… моны тыныч кына сөйләп тә булмый, моның нинди рәхәт икәнен белмисез!

       Бер сүз белән әйткәндә, Биктимернең куллары канатларга әйләнәләр. Чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимер, әкиятләрдә сөйләнә торган канатлы кешегә әверелеп, иртәдән кичкә чаклы бәхет томаны эчендә очып йөри.

        Бервакытны, канатлары киредән кулга әйләнгәч, бәхет томаны бераз тарала төшкәч һәм Биктимер инде оча торган малай түгел, ә иске бүрекле Биктимер булып калгач, ул, айнып, күзләрен ачып җибәрә. Бу вакытта инде кояш баеган,  күктә беренче йолдызлар күренә башлый. Биктимер, әнисен
күз алдына китереп, «әни… кабара…» дигән сүзләрне өзек-өзек кабатлап куя. Ә аннары бозланып каткан итекләрен шыгырдатып, табасын кочаклаган көйгә, әкрен генә атлап, өйгә кайтып керә.

      Биктимер ишектә күренү белән, әнкәсе Маһруй җиңги:

  • Сине, эт куучыны, кай җиреңнән кыйный башлыйм икән мин! — дип, сырлы бәләк күтәреп, аның өстенә килә.

      Тик Маһруй җиңги өлгерми кала. Биктимернең әтисе Әхми абзый килә дә Маһруй җиңгинең кулыннан сырлы бәләкне тартып ала. Һәм, Маһруй җиңгинең күзләренә карап, болай ди:

  • Тукта, кечкенә генә малайны нужа да, син дә кыйнасаң, ул аннары кая китә?

    Моннан соң әтисе Биктимерне үзенә таба тартып китерә дә чишендерә, бүреген — чөйгә, бишмәтен мич кырына элеп куя.

  • Ә сиңа әниең сүзен тыңларга кирәк, малай актыгы, — дип, авыр гына әйтеп куя ул.

      Биктимернең миңа сөйләвенә караганда, шуннан соң ул бервакытта да әнисенең сүзен аяк астына салып таптамаган.

Фатих Хөснидән

әлеге дә баягыопять то же самое

көзгедәй шугалаккаток как зеркало

зыңгылдау (зыңлау)звенеть, лязгать

бәхет томаны эчендәотуманенный счастьем

бозланып катканобледенелый

сырлы (кырлы) бәләкскалка для прокатывания белья

чөй — здесь: вешалка

нужанужда

күзләрен яндыра — здесь: привлекает внимание

сүзен аяк астына салып таптамау (аяк астына
салмау)
— здесь: слушаться, не отказывать в просьбе
эт куу
— здесь: бездельничать

Сораулар һәм биремнәр

  1. Бу бүлек нәрсә турында? Хикәя сезгә ошадымы? Ни өчен?
  2. Малай чана урынына нәрсәгә утырып шуа? Дөрес җавапны табып әйтегез:

— таба;

— табак;

— тәлинкә.

  1. Биктимернең таудан шууы турындагы өзекне кабат укыгыз. Мәгънәсен туры китереп сөйләгез. Сез чана шуарга яратасызмы?
  2. Түбәндәге җөмләләрне русчага тәрҗемә итегез:
  • Бер сүз белән әйткәндә, Биктимернең куллары канатларга әйләнәләр.
  • Чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимер, әкиятләрдә сөйләнә торган канатлы кешегә әверелеп, иртәдән кичкә чаклы бәхет томаны эчендә очып йөри.
  1. Әсәр нинди темага язылган? Теоретик төшенчәне укыгыз. Шуңа нигезләнеп аңлатыгыз.
  2. Түбәндәге сүзтезмәләр белән, тексттан файдаланып, җөмләләр төзегез: «су сибеп» «катырган», «чаналы малайлар», «соры күзләре», «каләм белән язып бетерә алмаслык бәхет», «канатлы кешегә әйләнү», «иске бүрекле Биктимер», «бозланып каткан итекләр», «анаң сүзе».
  3. Үзегез белән булган кызыклы вакыйга турында кечкенә хикәя языгыз. Сыйныфташларыгызга укыгыз.

О

 Тема — әдәби әсәрнең нигезенә салынган вакыйгаларга таянып күтәрелгән мәсьәләләр җыелмасы. Ул — автор идеясе белән бәйле төшенчә.

Тема — круг явлений и событий, образующих основу произведения; объект художественного изображения; то о чём повествует автор и к чему он хочет привлечь внимание читателей.

Оставить комментарий