Кычыткан: тәмле, сәламәтлекне ныгыта, матурлыкны арттыра

Сез белә идегезме? 

• Күп халыкларда кычытканның яшь ботакларын азыкка кулланалар, алардан яшел щи бик тәмле була. 
• Бигрәк тә Кавказ халыкларында кычытканнан тәмле милли ашлар әзерләү киң таралган. 
• Кычытканның яфракларыннан азык һәм фармацевтика продуктлары өчен зарарсыз яшел буягыч, ә сабагыннан тукыма өчен сүс алалар. 
• Аны шулай ук медицинада, косметологиядә файдаланалар. 

Күп авыруга дәва 

— Кычытканның яфраклары вита¬миннарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына һәм каротинга, шулай ук К, В2, В3 витаминнарына бай. Моннан тыш, яфракларында органик кислоталар, крахмал, шикәрләр, хло¬рофилл, шулай ук камедь, тозлар һ.б. бар. Кычытканның чагу үзлеге төкчәләрнең тукыма согындагы кырмыска кислотасыннан. Кычыткан яфраклары көлендә 6,3% ка кадәр тимер оксиды бар. 

— Кычытканда К витамины һәм дуплау матдәләре күп булганлыктан, ул кан китүне яхшы тукта. Аннан әзерләнгән сыек эк¬стракт яки төнәтмә даруханәләрдә сатыла. 

— Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар. 

— Бу үсемлек ярдәмендә азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра. 

— Яфракларының кайнатмасы канда¬гы шикәрне киметә. 

— Кычытканнан кайнатма имезүче хатыннарның сөт килүен арттыра. 

— Рус табиблары әле XVII гасырда ук үсемлекнең үлекләүгә каршы һәм яраларны төзәтү сыйфатларын файдаланганнар, вакланган юеш яфракларны яңа яраларга куярга тәкъдим иткәннәр. Кычыткан согы белән иске яраларны, җәрәхәт һәм эренле тирән яраларны дәвалаганнар. 

— Көнкүрештә кычыт¬канны ярсытучы һәм читкә таратучы чара сыйфатында радикулит, бу¬ыннар авыртуы вакытында кулланалар. Кайчак авырткан урын¬нарны ике-өч көнгә бер тапкыр яшел кычыткан белән «чагу» киңәш ителә. 

Матур булыйм дисәң… 

— Болгариядә чәч коелуга каршы 0,5 л суга һәм 0,5 л уксуска 100 г вак¬ланган кычыткан яфраклары исәбеннән әзерләнгән кайнатма куллана¬лар. Кайнатманы 30 минут кайнаталар, сөзәләр һәм кичен йоклар ал¬дыннан шуның белән башны юалар (сабынсыз гына). 

— Франциядә, чәчне ныгы¬ту өчен, кычытканны менә болай кулланалар: 1—2 атнага бер тапкыр юганнан соң башны чылаталар һәм тирене коры яфраклар төнәтмәсе белән ышкыйлар. Аны әзерләү өчен 1 аш кашыгы вакланган кычыткан алалар, аңа 1 стакан кайнап торган су салалар, чәй кебек төнәтәләр, суынган чәйне сөзәләр. 

— Яңа җыеп юылган һәм бераз кипшенгән яфракларыннан җыерчыкларны бетерүгә булышучы, битне йомшак һәм бәрхет сыман итүче маскалар ясыйлар. Иттарткычта туралган 50 г яфракка бер аш кашыгы бал салалар, болгаталар һәм юка гына итеп биткә, муенга ягалар, өстен 25—30 минут тастымал яки сөлге белән каплап торалар. Шун¬нан соң масканы кайнаган җылы су белән юып төшерәләр һәм битне, муенны бераз гына крем белән майлыйлар. Яз һәм көз көне шундый 10—12 маска ясау тәнне бөтен ел буена менә дигән итә. 

Кычытканнан тәмле ризыклар 

Кычыткан — кар эрү белән үк, организм нәкъ менә витаминнарга иң мохтаҗ вакытта калкып чыга. Инде апрельдә үк кы¬чытканны ашарга мөмкин. 

Кычыткан ашы пешерү өчен: 3 стакан ит шулпасы, 100 г кычыткан, 50 г кузгалак, 1 кишер, 1 баш суган, яшел суган кыягы, 2 йомырка, 100 г каймак, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы он, яшел үләннәр кирәк. 

Яшь кычыткан яфракларын салкын су белән юып, 2—3 минутка кайнап торган суга салып алабыз һәм, иләккә салып, өстенә салкын су коябыз да суын саркытабыз. Суы саркып беткәч, иттарткычтан чыгарабыз. Тирән эчле табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, кычытканны 10—15 минут томалап пешерәбез. Суганны чистартып, ваклап турыйбыз һәм кечкенә табада 2 аш кашыгы үсемлек мае белән пешереп алабыз, пешәр алдыннан ваклап туралган яшел суган салабыз. Кәстрүлдә кайнап торган шулпага кычыткан, суган салабыз һәм салмак утта 20 минут чамасы пешерәбез. Шул арада табада 1 аш кашыгы майда он кыздырабыз, аны пешәргә 10 минут кала ашка салабыз. Шулай ук туралган яшь кузгалак яфраклары, тоз һәм башка тәмләткечләр өстибез. Ашны тәлинкәләргә салып, өстенә ваклап туралган йомырка кушып, яшел үләннәр сибеп, табынга куябыз. 

Җайлырак икенче ысул: Тозланган итне ваклап турап 2 сәгать пешерәбез, 3-4 бәрәңге, кишер-суган, эссе суда кайнарланган яшь кычыткан яфракларын турап салабыз. Пешеп җитәр алдыннан 1 тугланган чи йомырка өстибез. Табынга каймак, яшел тәмләткечләр белән бирәбез. 

Салат. Кычыткан белән йомыркадан ясалган язгы салатлар да бик тәмле. Моның өчен: 150 г кычыткан яфрагын юалар һәм 5 минут кайнаталар. Аннары иләккә бу¬шаталар, суыталар, турыйлар. Тәмнәренә карап серкә һәм тоз, 20 г кай¬мак салалар, өстенә пешкән йомырка турыйлар. 

Тәмләткеч. Кычыткан яфраклары һәм сабакларыннан менә дигән тәмләткеч әзерләргә мөмкин. Моның өчен аларны җилләтелә торган урында күләгәдә киптерәләр, аннары ваклыйлар, илиләр һәм коры урында бан¬каларда саклыйлар. Шулай итеп, алынган порошокны яз көне киң фай-даланалар, аны соусларга, ашларга, йомырка тәбәсе, хәтта ботка һәм коймакларга да кушалар. Витаминнарны саклау өчен кайнар ашларга кычытканны соңгы чиратта салалар. 

Тозлау. Яфраклары белән бергә тозлап куелган яшь кычыткан тәме буенча тозлаган кәбестәдән ким түгел, ә туклыклылыгы белән аны узып та китә. Аны әзерләү ысулы кәбестәнеке кебек үк, тик уылган кишер урынына бакчада үсә торган портулак яфраклары салалар. 

Кычыткан яфракларын чәчәк аткан вакытта, майдан сентябрьгәчә җыялар. Гадәттә яфракларын калын бияләйләр белән тамыр яныннан башлап өскә кадәр сыдырып алалар. Үсемлекне чабарга яки урак белән кисеп алырга була. Бераз шиңдереп, соңыннан яфракларын чиста җәймәгә коялар да чормада ныклап киптерәләр. Кояш нурлары төшмәскә тиеш, чөнки ул вакытта чималның тышкы кыяфәте бозыла һәм витаминнарының бер өлеше юкка чыга. Киптергәннән соң күгәргән, саргайган урыннарын алып ташлыйлар. Коры кычыткан яфракларын 2 ел сакларга мөмкин. 

Энҗе Ногманова әзерләде, «Интертат»

Оставить комментарий