Яңа ел уенчыгы

Чыршы уенчыгының тарихы 1513 елда немец галиме Мартин Лютердан башланган дип саныйлар. Бер кич бу абзый урамнан кайтып барганда йолдызлар тулы күк йөзен күреп ала, ул чыршы очларындагы якты утларга сокланып туя алмый. Өенә кайткач ул бер кечкенә чыршыны шәмнәр белән бизи һәм баш очына йолдыз куя.

XIX гасырда бу гадәт инде Англия, Австрия, Чехия һәм башка илләрдә киң тарала. Ком оныннан пешерлгән уенчыкларны аеруча яратып эшлиләр.

XX гасыр башында Россиядә чыршы уенчыкларын Клин шәһәрендә эшли башлыйлар. Дару җиһазлары заводында беренче тапкыр пыяладан шарлар һәм мәрҗәннәр өреп ясыйлар. Түбән Новгород шулай ук чыршы уенчыгы һөнәрчелеген үстергән шәһәр булып санала.

Пыяладан кала уенчыкларны катыргы кәгазьдән дә ясаганнар. Шулай ук революциягә кадәр кәгазь битле курчакларга тукыма, бисер, мәрҗәннәрдән кием ясап чыршыга элгәннәр. Соңрак фарфор һәм мамык уенчылар барлыкка килгән.

Чыршылар тарихи счорга карап бизәлә. Мәсәлән, сугыш елларында бәйрәм агачы «солдат», «танк», «санитар-этләр» һ.б. белән бизәлгән.

Бүгенге көндә һәркем чыршы бизәү ысулын үзе сайлый. 

Россиядә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату булып яши. 

«Салавакт күпере» журналыннан

Оставить комментарий