Юлларда сак булыгыз!

Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да бик мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт хәлакәтләренең 25 %-ты җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен  каты бозу белән бәйле.

    Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне бала белән урам буйлап барганда башларга була. Балалрга урамда нинди биналар урнашканлыгын, кайда машиналар юлы, кайда җәяүлеләр юлы икәнен аңлатып китәргә кирәк. әти-әниләргә балалары белән йөргәндә игътибарлы булырга кирәк. Бер генә ялгыш адым да югалтуга һәм хәлакәткә китерергә мймкин.

Шулай итеп, юл хәрәкәтендә барлык катнашучылар да игътибарлы булырга тиеш.

Кагыйдәләр җәяүлеләр йөрергә тиешле урыннарны билгелиләр:

— тротуар;   юл кырые;  җәяүлеләр өчен сукмак;

— велосипедта йөрү өчен юллар.

    Шәһәрдән яки авылдан чыккач, җәяү йөрүчеләр транспортка каршы барырга тиеш, ә шәһәр, яки авыл эчендә — каршы һәм транспорт йөреше буенча.

    Велосипедны, мопедны, мотоциклны, чаналарны, кул арбаларын алып баручы, инвалид коляскаларда баручы кешеләр транспорт  йөреше буенча барырга тиеш.

Рөхсәт ителгән урыннарда җәяү йөрүчеләр өчен кагыйдәләр.

— уң яктан йөрергә;

— ремонт җирләрен һәм басып торучы кеше төркемнәрен йортлар ягыннан яки юл кырыеның тышкы ягыннан урап чыгарга;

— ишегалларыннан чыгу урыннарына, транспортның стоянка урыннарына игътибар итәргә;

— җәяү йөрүчеләр урыннарында катгый тыела: велосипедта, роликларда йөрергә, бордюрларда һәм юл киртәләрендә йөрергә, басып һәм утырып торырга.

— караңгыда һәм начар һава торышы булганда җәяү йөрүчеләр киемнәренә уткайтаручы элементлар беркетелергә тиеш

Мондый иминлек чаралары юеш юлда, караңгы төшкән вакытта җәяүлеләрне күрү өчен кирәк.

    Җәяүлеләргә рөхсәт ителми:

— җәяүлеләр өчен кичү урыннары, юл киртәләре булмаган җирдән йөрергә ярамый;

— шәхси һәм юлда башка катнашучыларның иминлегенә ышанмыйча, юлга чыкмаска;

— маяк уты янган транспорт җәяүле кичү юлына җиткәндә аны уздырып җибәрергә кирәк. Бу транспорт һәм ул озатып барган колонна үтмичә, юлны чыгарга ярамый.   

2 комментария к записи “Юлларда сак булыгыз!”

  1. Камиләнең әнисе:

    Светоотражающие элементы турында язарга оныткансыз!

    • Алена Петровна:

      Тәүлекнең караңгы вакытында юлда йөргәндә күренсен өчен әти-әниләргә балаларның киемнәренә яктырткыч элементлар ябыштырырга киңәш ителә.

Оставить комментарий