Сүз төркемнәре

                     КИСӘКЧӘ    
1)-мы/-ме,-мыни/-мени сорау кисәкчәләре
2) түгел,һич (инкарь итүне белдерә)
3) бит,ич, ла-лә,лабаса-ләбаса (раслау-ныгыту төшенчәләрен белдерәләр).
4) –чы/-че ,-сана/-сәнә ( боерык фигль янында килеп,үтенүне,ялваруны белдерәләр).
5) –дыр/-дер,-тыр/-тер ,әллә (билгесезлек,икеләнү төсмерен белдерәләр)
6)  гына/генә,кына/кенә (үзләре ияреп килгән сүзгә чикләү мәгънәсе өстәп киләләр)
7) иң,тома.шыр,җете,үтә һ.б.(сыйфатлар һәм рәвешләр алдыннан килеп,артыклык  дәрәҗәсен белдерәләр)

8)да/дә,та/тә(мәгънә көчәйтү ,нәрсәгә дә булса кушылу,өстәлү мәгънәсен бирү өчен)
9) ук,үк (мәгънәне көчәйтә,тизлекне белдерә)
10) әле.инде (боеруны  йомшарталар,аңа үтенү төсмере өстиләр).

        ХӘБӘРЛЕК ҺӘМ МОДАЛЬ  СҮЗЛӘР                                                                             
Алар җөмләдә раслау,кирәклек,тиешлек,мөмкинлек кебек мәгънәләр белдерәләр.
бар,юк,тиеш,кирәк,мөмкин,мә,ярый,ярамый,ярар,имеш,икән.
Хәбәрлек сүзләрнең бер төрлесе-модаль сүзләр-җөмләдә кереш сүз вазыйфасында йөри.Мәсәлән:димәк,ихтимал,шиксез,гафу итегез.ниһаять,
кара,тукта,минемчә,синеңчә,зинһар,бердән,гадәттә,никтер,табигый һ.б.

                                           БӘЙЛЕК
Баш килешне сораучы бәйлекләр:белән.өчен.кебек,шикелле,төсле,кадәр,чаклы.хәтле,сыман,аша.аркылы,саен.турында,буенча һ.б.

Юнәлеш килешне соручы бәйлекләр
таба,күрә,каршы,кадәр,чаклы,хәтле,тикле
Чыгыш килешен сораучы бәйлекләр:башка,бирле.соң,элек.

                                     БӘЙЛЕК   СҮЗЛӘР
ас,өс,ян,як,эч,тыш,буй,чит,арт,ал,ара,тирә,урта,арка,төп.

                                          ТЕРКӘГЕЧ

ТЕЗҮЧЕ  
  _____  
  Җыючы
һәм,вә,да-дә,та-тә,янә,тагын,ни…ни
Каршы куючы
ләкин,ә,әмма.тик
бәлки,вәләкин,
мәгәр,исә.бары
Бүлүче
я,яки,яисә,
әле-әле,
әллә-әллә
             

 

ИЯРТҮЧЕ

 

Чөнки,гүя,гүяки,
ки,әгәр,гәрчә,
ягъни,әйтерсең,
диярсең,аеруча,
бигрәк тә һ.б

ЯРДӘМЧЕ ФИГЫЛЬЛӘР
иде,икән,имеш,бул,кыл,ит

РӘВЕШ
Саф рәвешләр:әкрен,салмак,тиз,җәяү,үнәр-сүнмәс,берьюлы,кинәт.
Күләм-чама рәвешләре: күп,аз,байтак,шактый,бөтенләй,сирәк,бераз,гаять,бик.
Охшату-чагыштыру рәвешләре:көмештәй,мамыктай,яшьләрчә.
Вакыт рәвешләре:быел,кичә,элек,көзен,башта,аннары,тиздән,соң.
Урын рәвешләре: ерак,югары,түбән,анда,монда,ары,бире,якын.
Сәбәп-максат рәвешләре: юкка,бушка,тикмәгә,юри,әрәмгә.
ФИГЫЛЬ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ.

Эшнең үтәүчегә мөнәсәбәте ф-дә төрле кушымчалар ярдәмендә белдерелә һәм бу –юнәлеш дип атала.Татар телендә 5 юнәлеш бар:төөп,кайтым,төшем,уртаклык,йөкләтү .

Төп ю.эшне үтәүченең үзе башкарганын белдерә (әти сөйли,җил исә)
Кайтым ю. –н/-ын/-ен    ю-юын,бизә-бизән,сөрт-сөртен,уйла-уйлан.
Төшем ю. –л/-ыл/-ел       ю-юыл,ки-киел,башла-башлан,сайла-сайлану
Уртаклык ю. –ш/-ыш/-еш   эшлә-эшләшү,ю-юышу,сөрт-сөртешү,кычкыр-кычкырышу.
Йөкләтү ю.  –дыр/-дер,-гыр/-гер,-гыз/-гез    кыз-кызарт,җит-җиткер,сал-салдыр,үс-үстер,мен-менгер,менгез.

Алмашлык

ЗАТ АЛМ.мин,син,ул
КҮРСӘТҮ АЛМ.   Бу,теге,ул,шул,әнә,андый…
СОРАУ АЛМ.  Кем,нинди.ничек,кайсы….
БИЛГЕЛӘҮ АЛМ. Һәр,һәркем,барлык,һәммә.бөтен,үз.
БИЛГЕСЕЗЛЕК АЛМ.  Әллә кем,кемдер,нидер,ни дә булса,кем дә булса.
ЮКЛЫК АЛМ.  Һичкем,һичнәрсә,һичкайда,һичкайчан,бернәрсә дә,беркайчан да.
ТАРТЫМ АЛМ. Синеке,аныкы,минеке,безнеке.

САН

Микъдар саны              ике,ун
Тәртип сан                   -нчы/-нче
Бүлем саны             -ар/-әр,-шар/-шәр
Чама саны           -лап/-ләп,-ларча/-ләрчә,-лаган/-ләгән
Җыю саны             -ау/-әү

 

 

                                

Оставить комментарий