Кызым, кызым, кыз кеше…

Без кыз балаларны ничек итеп дөрес тәрбияләргә дигән тема күтәрергә булдык әле. «Ничек тәрбиялисең инде кызларны – әлбәт­тә, эш белән», – дияр кайберәүләр. «Без баланы иркәләп-назлап утырмадык. Үзләре үсте шунда, – ди иде минем дәү әни. – Кайнана белән кайната алдында башларыннан сыйпарга да ояла идек». Менә бит ничек! Иркәләү-назлау күрми, андый хисләр барын белми үсәргә тиеш буламы инде алар? Дәү әниемнең хисләргә саран булуын әнием үзе олыгаеп килгәндә дә үпкәләп искә ала торган иде. «Кыз балалар барыбер ата йортыннан китә, алар белән әллә ни майтара алмыйсың. Йөзгә кызыллык китермәсә шунда, калганы мөһим түгел. Никадәр катырак булсаң, шулкадәр яхшырак! Иркәләсәң, хатын-кыз бозыла гына ул. Менә син мактарга, дисең. Мактап кара, бар! Хәзер борынын чөяргә генә тора». Монысы – күрше абзый сүзләре. Аңа хәзер 75 яшь, ул үзе дә өч кыз үстергән. Бер җылы сүзгә тилмереп үсте микәнни инде алар?
«Кыз балаларга карата йомшак булырга кирәк. Аны мактап торсаң гына», – монысы да ир-ат сүзләре. Без бу әти кеше белән командировкага баргач таныштык. Аңа 42 яшь. Улы белән кызы үсеп килә. Улына мөгамәләсе шактый коры тоелды безгә. Йомыш кушканда да бик «кәнфитләнеп» тормады: «Мин кайтканчы кушканнарны эшләгән бул! Кара аны, кайткач тикшерәм! Матри, малай, ачуны китермә!» Шушы ук атаның кызына эш кушканын күрсәгез, бөтенләй дә танымассыз: «Кызым, син дә теге эшләрне эшләп куй инде, яме. Син маладис бит безнең. Син генә булдырасың бит аны. Тырыш инде, яме, кызым». Кызы, кош тоткандай куанып, шундук әтисенең йомышын үтәргә чыгып чапты. Безнең гаҗәпләнеп тә, кыз баласына шундый матур сүзләрен кызганмавына сокланып та торуыбызны күргәч: «Кызларны шулай гына тыңлатып була. Хатын-кыз шундый бит инде ул: мактап, үсендереп торсаң, таулар күчереп куя. Ә малайларны бик иркәләргә ярамый, аларга катырак торырга кирәк», – диде. Килештек аның белән.
Вероника НИКОНОВА, психолог:
– Безнең халыкта кыз балаларны тәрбияләү бик җиңел дигән ялгыш фикер яши. Бу «җиңеллек» артында кыз баланың табигый хис-тойгыларын аңламау, аның күңел халәте белән исәпләшмәү, аны куркытып, ачуланып тәрбияләү ята. Әйе, чынлап та, баштарак мондый тәрбия нәтиҗәле кебек күренсә дә, күңелендә гел үпкә саклап үскән кыз бала белән ата-ана арасында тора-бара мөнәсәбәтләр катлауланачак. Ә инде аны аңлап, аның хисләрен рәнҗетмичә, тойгылары белән исәпләшеп үстергән очракта, кыз бала әти-әнисен чын дус күреп, аларга игелек күрсәтеп, куаныч арты куаныч китерәчәк.
Автор Л.Гәрәева.
 

Оставить комментарий