Санамышлар

Санамышлар хәзерге көндә дә киң кулланылышта. Балалар бигрәк дә уен-көлке, юморга тартымрак санамышларны яраталар һәм еш кына аларны күңел күтәрү өчен генә дә сөйләп йөриләр.

 

 

 

 

Мактанчыкка — буш капчык

Арыш-бодай игәбез,

Аны болай бүләбез: 

Тигез, уңган, таза, нык, 

Таза ныкка — биш капчык.

Ялкау, чытык, мактанчык,

Мактанчыкка — буш капчык.

Буш капчык, уеннан чык.

***

Ата каз

Ыргадан, мыргадан, 

Мәче йөри колгадан.

Мәче түгел, ата каз, 

Ата казның башы таз.

***

Каенда карга

Каенда — карга, 

Имәндә — чыпчык, 

Җирдә — елан,

Һавада — кош, 

Бар син оч!

***

 

Өйгә кергән бер чыпчык,

Очып йөри чык-чырык.

– Чыпчык, чыпчык, син чыпчык!

Атлап түгел, очып чык!

***

Тор, тор, тургай,

Таң ата бугай,

Тургай, чыпчык,

Син кал, бу чык!

***

Аладан, боладан,

Песи бара колгадан.

Песи түгел, ата каз,

Ата каздан тизрәк кач!

***

Җыелганнар кошкайлар,

Безнең нәни дускайлар.

Песнәк, чәүкә, саескан,

Күгәрчен артка поскан.

Син, карга, син, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

***

Әке-пәке-эремчек

Син калып тор, ә бу чык.

***

Әлчи, бәлчи,

Әни күлмәк үлчи

Үлчи торгач җитмәде,

Кисә торгач бетмәде.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу – чык!

***

Әлчи, бәлчи,

Әни миңа күлмәк үлчи.

Әнә тора бер чыпчык,

Менә тора бер чыпчык,

Артык булсаң, очып чык.

***

Ыргада, мыргада

Мәче йөри елгада.

Эремчек, төн чык,

Син кал, бу чык.

***

Песи-песи поскан

Ике күзен кыскан,

Кысса, безне тота алмый,

Тотар иде – җитә алмый.

Пес-пес-пес.

***

Бер мәк, ун уймак,

Табада коймак,

Мичтә бәлеш, ал да ябыш.

Чүрәкәй үрдәк,

Чум да чык.

***

Мияу, мияу мышлаган,

Мич башында кышлаган.

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

***

Саескандай чайкалып,

Мин йөримен өй саклап.

Каздай булып, кыйгаклап,

Сиңа тиям, син әбәк!

***

Ары алачык, бире алачык,

Кыр капкасы шыр ачык.

Игер чык, бире чык,

Син дә торма, йөгереп чык.

***

Ыргадан-мыргадан

Мәче йөри колгадан.

Мәче түгел ата каз,

Ата казның башы таз.

Сыртыңа төшкәнче таш

Тизрәк моннан чыгып кач!

***

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Байлар кия кызыл тун.

Кызыл тунның бәясе –

Йөз дә кырык сигез сум.

***

Саесканның койрыгы

Саный китсәң – унике,

Сыңар аяк, сыңар чык,

Син калып тор, ә син чык!

***

Елгада бар бер басма:

Син анда ялгыш басма.

Әгәр бассаң китереп,

Кырыйга чык сикереп.

***

Гөр-гөр гөлдер бу,

Гөрләр күгәрчендер бу.

Карыйк-карыйк каргалар,

Шыгырдаган арбалар.

Торыйк-торыйк торналар,

Тау башында юргалар.

Чут-чут сандугач,

Тәрәзәдә карлыгач.

Чырык-чырык куар чыпчык

Тәрәзәдән очып чык!

***

Уннан уймак,

Табада коймак,

Мичтә бәлеш,

Ал да ябыш.

Чүрәкәй үрдәк,

Чум да чык!

***

Берәм, берәм, берәмләп,

Әби йөри кеше әрләп.

Кәҗәләрен кешәнләп

Бабай бара басуга,

Сулга карый ун агай,

Уңга карый ун агай;

Бар чыгып кит син, агай!

***

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде

Тау башлары ачылды,

Ак ташлары чәчелде.

Сайрыйлар тургайлар,

Шалтырыйлар сабаннар.

Моңая сыерчык,

Җыр җырлый чыпчык,

Син тор, бу чык!

***

Каенда — карга,

Имәндә— чыпчык,

Җирдә — елан,

Һавада — кош,

Бар син оч!

***

Элеш, мәлеш,

Мичтә бәлеш.

Казанда ит,

Аша да кит.

***

Бер тай, ике тай, өч тай, дүрт тай, биш тай, алты тай, җиде тай, сигез тай, тугыз тай, ун тай — чыгып тай!

***

Бер чыпчык, ике чыпчык, өч чыпчык, дүрт чыпчык, биш чыпчык, алты чыпчык, җиде чыпчык, сигез чыпчык, тугыз

чыпчык, ун чыпчык — очып чык!

Оставить комментарий