Һәр агач та табиб
Урман — зур байлык, хәзинә ул, сәламәтлек чыганагы. Агачларның тәэсир көче язгы чорда бигрәк тә беленә.
Урмандагы имән, каен, кара чыршы, нарат — көчле агачлардан санала. Агачлардан көч алу өчен урман кырындагы ачыклыкта, кояшка туенып торганын сайларга кирәк. Аларның диаметры 15—20 сантиметр юанлыкта булганы яхшы.Шулай ук юкә, яшь усак агачлары да дәвалау сыйфатларына бай. Юкә чәчәге төнәтмәсе салкын тигәндә дәваласа, усак ботагыннан ясалган гәрәбә баш авыруыннан файдалы. Әлеге гәрәбә усак ботакларын 2—3 сантиметр озынлыгында кисеп, баш үлчәме зурлыгында җепкә тезеп, һәр кешегә аерым ясала. Гәрәбә көнгә бер тапкыр кулланыла. Яшь усакның кайрысы да бик файдалы. Кипкән кайрыны термоска салып төнәтеп, көнгә 3 мәртәбә 2шәр аш кашыгы эчәсе. Ул кече йомышын үти алмаучыларга киңәш ителә. Яфракларының да шифасы күп. Көзгә кергәнче, аларны җыеп алып киптереп куярга кирәк. Әгәр дә кешенең тәнен тиз арада гына бетми торган кутыр басса, мунчада кайнар суда төнәтелгән усак яфраклары белән тәнне уарга, юынырга мөмкин. Нәтиҗәсе 2—3 көннән үк күренә.