Һиндстан халкының милли киеме

Һиндстан халкының милли киеме

Һиндстан – әкияти гаҗәеп матур ил. Бервакыт әлеге ил белән танышкан кеше аңа гашыйк булып мәңгелеккә тынычлыгын югалтачак. Һиндстанда һәрбер нәрсә үзенчәлекле, уникаль, башкача. Сәяхәтчеләрне ул үзенең экзотикасы, бай культурасы һәм искиткеч табигате белән җәлеп итә. Һиндстан Көньяк Азиянең Индостан ярымутравында урнашкан. Халык саны буенча Һиндстан дөньяда икенче урында тора (Кытайдан кала) – 1 млрд. 130 млн. кеше. Мәйданы – 3,3 млн.км² тәшкил итә. Башкаласы – Нью-Дели шәһәре.

Индусларның милли киеме үзенең матурлыгы, затлылыгы һәм ачыклыгы белән таң калдыра. Күпчелек халык тукымада үсемлек орнаментын куллана. Иң популяр элемент изге чәчәк – лотос, ул акыллылык, гармония һәм иҗади башлангыч символы булып санала. Шулай ук киемнәрдә яратып гранат һәм манго җимешләре, кипарис, пальма, канәфер үсемлекләре дә кулланыла.

Әлбәттә, һинд кызын саридан башка күзалдына китереп булмый. Сари – гадәти милли кием генә түгел, ул Һиндстанның символы, борынгы гореф-гадәтләрнең чагылышы. Сарины гәүдә буенча бәйләү өчен 9 метрга якын тукыма кирәк. Ул билгә урала һәм хатын-кызның иңбашын каплый. Сари астыннан җиңелчә күлмәк чоли һәм итәк киелә.

Һиндстан хатын-кызларының милли киемендә мөһим өлеше бизәнү әйберләренә туры килә. Алар симметрик рәвештә һәм матур затлы ташлардан ясала. Баштан маңгайга төшеп торган бизәнү эшләнмәсе “шрингар патти” дип атала. Кулларга беләзек-чури киелә. Чури фил сөяге, коралл һәм кыйммәтле металлдан эшләнелә. Муендагы эшләнмә “хаара”дип атала. Һиндлылар уйлавынча, ул уңыш китерә һәм начар күзләрдән саклый. Шулай ук образ төрле алкалар белән баетыла. Кәләшләр аякларын балдак һәм асылмлалы беләзекләр белән бизи.

Милли аяк киеме ролен һиндлыларда махсус сандали – чаппалы, яки күннән тегелгән башмак үти.

Комментарии закрыты.