Яңа ел стилендә ТРИЗ биремнәре

1. «Киресенчә» алымы: ачык хат (открытка) урынына ябык хат (закрытка) ясау.

Яңалык уйлап табар өчен, башта гадәткә кергән эшнең  «киресен»эшләп карарга кирәк. Мәсәлән, ачык хатны (открытканы) алабыз. Ул нинди? Открытканың үзенчәлекләрен сурәтләгез: ачыла торган, кәгазьдә эшләнгән, ашап булмый һ.б.  Бу сыйфатларның берсен сайлап алабыз һәм аны киресенчә күз алдына китерәбез.

Шулай итеп, ачыла торган открыткадан «киресенчә» ябыла торганны ясыйбыз. Хәбәрне укыр өчен открытканы  ябарга кирәк.

2. «Берләштерү» алымы.

Яңалык уйлап табу өчен, ике гадәти булган әйберне берләштерергә мөмкин. Мисал өчен чыршыны башка объект белән берләштерәбез.

 

Комментарии закрыты.