Идеяләр кәрзине алымы

“Идеяләр кәрзине” алымы.

Бу алым төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә.

«Идеяләр кәрзине» алымы белән эшләү методикасы:

  • Дәреснең яки текстның темасы билгеләнелә.
  • Индивидуаль эш. Һәр укучы битләрдә яки дәфтәрендә бирелгән тема буенча белгәннәрен тезислап язып куя. Бу эшкә 1-2 минут вакыт бирелә.
  • парлы яки төркемдә эш. Укучылар 1-2 минут вакыт эчендә үз тезислары белән уртаклашалар. Монда укучылар иптәшләренең фикерләренә ихтирамлы булырга тиешләр.
  • Сыйныф белән эш. Бу этапта һәр төркем үз тема буенча үз фикерен җиткерә. Ләкин җаваплар кабатланырга тиеш түгелләр. Һәр җавапны укучы “идеяләр кәрзиненә” яза бара. “Кәрзингә” дәреснең темасына туры килгән барлык идеяләр, фактлар, терминнар һ.б. языла. Ләкин, язылган бер җөмлә дә, фикер дә тәнкыйтьләнми. Бу этапта барлык мәгълүмат җыела. Укытучының нихәтле ялгыш фикерләрне төзәтәсе килсә дә, төзәтми. Бу исә тәнкыйди фикерләү технологиясенең таләбе булып тора.
  • Кәрзингә салынган барлык идеяләр дәрес барышында, ягъни төшенү стадиясендә анализлана, тикшерелә. Хаталы яки ялгыш идеяләр кәрзиннән кире алына. Кәрзиндә бары тик дөрес идеяләр генә калырга тиеш.
  • Рефлексия этабында “Идеяләр кәрзиненә” игътибар итеп дәрес темасына нәтиҗә ясала.

         Диалогик сөйләмне үстерергә ярдәм итә. Бу алым аша укучылар беренчел мәгълүмат белән уртаклашалар, каршылыкны ачыклыйлар, үз карашларын иптәшләренең позицияләре, фикерләре белән чагыштыралар.

1 комментарий к записи “Идеяләр кәрзине алымы”

  1. Илсия:

    Рәхмәт бик зур! Үз эшемдә куллану өчен бик күп материал алдым. Эшегездә уңышлар телим.

Оставить комментарий