Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясендә дәрес структурасы

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясендә дәрес структурасы

 

Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәреснең структурасы өч стадиядән (фазадан) тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уятутөшенү(аңлау)рефлексия.

 

  1. Кызыксыну уяту (“Вызов”).

  Бу стадия – элек өйрәнгәннәрне кабатлау, актуальләштерү, тема белән кызыксындыру һәм яңа мәгълүмат алуга этәргеч бирү, дәрес максатын формалаштырырга булышу өчен әзерлек этабы булып тора. Укытучы укучыларда алган белем һәм күнекмәләргә таянып, яңаларын кабул итәргә җирлек әзерли.

Актуальләштерү өлешендә бүгенге дәрестә үзләштереләсе тема нигезендә яткан белем искә төшерелә, гомумиләштерелә. Алга таба укучыга үзләштерелгән белем нигезендә билгеле арасыннан билгесезне эзләп табу өчен махсус бирем тәкъдим ителә, проблемалы ситуация тудырыла.  Уку мәсьәләсен кую өлешендә укучылар дәрестә нәрсәгә ирешергә тиешлекләрен һәм белемнең нәрсәгә кирәген үзләре аңлыйлар. Укучыда логик фикер йөртү, танып-белү, коммуникатив  күнекмәләр формалаша. Кызыксыну уяту стадиясе дәреснең темпын билгели.

Кызыксыну уяту стадиясенең бурычлары:

  • уңай мотивация формалаштыру;
  • укучыларда яңа темага кызыксыну уяту;
  • дәреснең төп максатын билгеләү;
  • дәрес вакытында чишелергә тиешле сорауларны барлау;
  • укучыларны актив уку процессына тарту.

Кызыксыну уяту стадиясенең төп шарты: бернинди тәнкыйтьләү һәм анализлау булырга тиеш түгел. Укучылар курыкмыйча үз фикерләрен һәм фаразларын әйтәләр. Бу этапта идеяләр, фаразлар туплана. Ә бөтен хаталар, ялгышлар дәрес  вакытында төзәтелә. Мондый очракта гына укучылар үз хаталарын танырга, “искедән яңага” логик чылбырлар төзергә, үзләштерелгән белән яңа мәгълүмат арасында бәйләнеш табарга, үз тәҗрибәләреннән чыгып проблемаларны чишәргә өйрәтә.

Кызыксыну уяту стадиясенең функцияләре:

мотивация тудыру яңа темага кызыксыну уяту, уку процессына актив эшчәнлеккә тарту
информацион элек үзләштергәннәрне актуальләштерү
коммуникацион фикерләр һәм фаразлар белән конфликтсыз уртаклашу

 

Бу стадиядә төрле схемалар, таблицалар, дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар, проблемалы сораулар тәкъдим итәргә мөмкин.

Кызыксыну уяту стадиясе уңышлы үтсә укучыларда дәреснең алдагы этабында эшләү өчен ныклы стимул барлыкка килә.

  II.Төшенү (“осмысление”) стадиясендә укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

Төшенү стадиясенең функцияләре:

информацион Укучылар яңа мәгълүмат белән танышалар, аның өстендә эшлиләр, анализлыйлар, бәялиләр, элек алган белемнәре белән чагыштыралар
Системага салу Төшенү сдадиясендәге барлык алымнар да укучылардан яңа мәгълүматны кабул итү генә түгел, ә системага салуны, хәтердә калдыруны таләп итә

 

Бу стадиядә укытучының төп бурычы – укучыларга яңа мәгълүматны үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Яңа мәгълүматны төрле формаларда бирергә була:

  • Дәреслектәге текст,
  • Видеофильм,
  • Укытучы әзерләгән текст;
  • презентация;
  • сыйныфташларының доклады;
  • парлы яки төркемдә уку;
  • таблица;
  • лекция;
  • интернеттагы мәкалә, лекция, вебинар;
  • аудиоматериал һ.б.

Шулай итеп, дәреснең бу өлешендә тема белән кызыксынуны көчәйтү, яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп, “иске” белемнән “яңа” белемгә килергә ярдәм итү күзаллана.

  • Рефлексия стадиясендә укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша. Дәрес башындагы барлык хаталы фикерләр төзәтелә. Бу стадиядә укучының алдагы дәресләрдә белем алу өчен яңа максаты да барлыкка килергә тиеш.

Рефлексия стадиясенең функцияләре:

Информацион Яңа белемнәр үзләштерелә
Коммуникацион Үзләштерелгән материал буенча фикер алышу
Мотивация тудыру Алдагы дәресләрдә яңа мәгълүмат белән танышырга, үзлегеңнән өстәмә укырга кызыксыну уяту
Бәяләү Алдага дәресләрдә үзләштерелгән белемнәр белән яңалары арасында бәйләнешен табу, чагыштыру

Оставить комментарий