Интеллект карта алымы

“Интеллектуаль карта” алымы.  (Прием “Мind Map”)

Интеллектуаль карта –татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү процессын күзәтү мөмкинлеген бирүче һәм мәгълүмати компетентлыкны тәэмин итүче инновацион алым.

Алымның авторы — галим һәм эшмәкәр Тони Бьюзен.  Максаты – фикерләү процессын визуальләштерү.

Алым кешенең радиант фикерләү теориясенә нигезләнә. Әлеге теория буенча, баш миенә килүче мәгълүматның һәр мизгеле, һәр тоемлау, истәлек, фикер (сүз, сан, хис һ.б.), меңәрләгән “хәтер төене”н тирә-якка таратучы үзәк сферик объект рәвешендә күз алдына китерелә ала.

 Мисал өчен “Билгесез үткән заман хикәя фигыль” темасына төзелгән интеллектуаль карта.

Укучы билгесез үткән заман хикәя фигыльне динозавр рәвешендә биргән, чөнки динозаврлар күптән яшәгәннәр һәм аларның булу-булмаулары билгесез. Фигыльнең барлыктагы формасын белдерүче –ган/-гән, -кан/-кән аффикслары укучыда каз; юклык формасы кушымчалары –ма/-мә кәҗә “кычкыруы” белән ассоциацияләшә.

Алымның өстенлекле яклары:

  • Өйрәнелүче объектны модельләштерү  укучыларның когнитив фикерләвендә һәм мәгълүматны нәтиҗәле эшкәртә белүендә килеп туган бик күп проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирә.
  • Укучы шәхесен тирән өйрәнергә ярдәм итә;
  • гомумуку күнекмәләрен формалаштыра;
  • проблемадан чыгу юлын табарга өйрәтә;
  • танып белү эшчәнлеген тизләтә;

хәтернең барлык төрләрен яхшырта; креатив фикерләүне үстерә һ.б.

Оставить комментарий