Беләм Белергә телим Белдем алымы

  1. “Беләм, белергә телим, белдем” алымы.

 

“Беләм, белергә телим, белдем” алымы – үзләштерелә торган материалны системалаштырырга һәм структуралаштырырга ярдәм итә торган интерактив алымнарның берсе. Таблицаны тутырганда укучылар таныш мәгълүмат белән яңалыкны үзара чагыштырырга өйрәнәләр.

 

 

Беләм

 

Белергә телим

Белдем

     

 

Үткәрү методикасы:

  1. Дәрес башында “Беләм” баганасына укучылар уку мәсьәләсен куяр алдыннан белемнәрне актуальләштерү этабында белгәннәрен таблицага язалар. Таблица тактада һәм укучыларның дәфтәрендә ясала.
  2. “Белергә телим” баганасында актуальләштерелгән белемнәр нигезендә укучылар яңа темага кагылышлы яңа сораулар формалаштыралар. Бу исә дәреснең уку мәсьәләсе булып тора.
  3. Материал белән танышканнан соң дәрес ахырында рефлексия этабында бу таблицага киредән әйләнеп кайтыла һәм таблица тулысынча тутырыла. Укучы таблица аша дәрестә үзләштерелгән белемнәрнең күләмен чагыштырырга тиеш. Мәсәлән: “Мин дәрес башында Үткән заман хикәя фигыльнең Нишләде? Нишләгән? Сорауларын белә идем, дәрес ахырында үткән заман хикәя фигыльнең билгесез һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль булуын белдем, кушымчаларын аерырга, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәндем”.

Оставить комментарий