Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе

  1. Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе

 

Белем бирү системасында тәнкыйди фикерләү төшенчәсе стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен ассызыклый. Тәнкыйди фикерләү –  үз позициясеңне яклый  һәм  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.

Тәнкыйди фикерләүне үстерү  технологиясенең төп максаты: укучыны мөстәкыйль рәвештә белемнәрне үзләштерергә һәм тормышта иҗади кулланырга өйрәтү тора. Бурычлары:

 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру;

2) укучыны актив эшчәнлеккә тарту;

3) белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.  

Тәнкыйди фикерләү технологиясе фәлсәфә, психология, педагогика фәннәренә нигезләнә. Аның авторлары —  америка галимнәре Чарльз Темпл, Дженни Стил, Курт Мередит. Бу галимнәр тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе программасын Словакиянең мәгарифен реформалаштыру өчен төзегән булганнар. Соңыннан Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Азия илләре өчен технологияне яраклаштырганнар. Тәнкыйди фикерләүне үстерү идеясе Россия дидактикасы өчен әле шактый яңа күренеш. Россия дә бу технология 1997 нче елларда кулланыла башлый. Безнең укыту системасына аны Игорь Загашев,  Ирина Муштавинская, Сергей Заир-Бек яраклаштыра. Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең авторлары булып америка галимнәре саналса да, Л.С. Выгодскийның “Теория осмысленного обучения” дигән хезмәтендә бу технологиянең төп идеяләре чагылган: “Фикерләү сәләте проблемалы ситуацияләр аша, бала предмет турында төшенчәләрне үзе эзләп тапкан вакытта гына үсеш ала”.

Америка педагогы  Дэвид Клустер тәнкыйди фикерләүгә хас түбәндәге 5 сыйфатны аерып чыгара:

Индивидуаль фикерләү. Һәр шәхес үз фикерен, карашын, идеясен, нәтиҗәсен үзе формалаштыра. Беркем дә безнең өчен тәнкыйди фикерли алмый.

Мәгълүмат. Тәнкыйди фикерләүнең башлангыч ноктасын тәшкил итә. Үз фикереңне булдыру алдыннан иң башта мәгълүматны өйрәнеп, кабул итәргә кирәк.

Үз белемеңне үстерү. Мәгълүмат көннән көн тиз үскән заманда шәхес һәрвакыт үз белемен үстерергә тиеш.

Дәлилли белү. Төрле дәлилләр китереп проблемаларны, авырлыкларны чишү. Тәнкыйди фикерләгән кеше проблеманың чишү юлын эзләгәндә төрле фикерләр тыңлап үз карашын, фикерен төрле аргументлар китереп исбатлый белергә тиеш.

Социаль күренеш. Без бәхәсләшкәндә, фикер алышканда, мәгълүматны һәр яктан тикшергәндә безнең фикеребез, позициябез үзгәрә, я тулылана, тирәнәя.

 

Тәнкыйди фикерләү:

  • Яңа мәгълүмат белән кызыксыну, эзләнү;
  • Яңа мәгълүматны шик астына кую: чыганагын, дөреслеген тикшерү ;
  • үз-үзеңә сорау кую:
  1. Мин нәрсә беләм?
  2. Мин яңа нәрсә белдем?
  3. Минем белемем ничек үзгәрде?
  4. Мин белемем белән нәрсә эшләрмен?

— җавап табу;

— үз фикереңне булдыру,

— башкалар фикеренә колак салу,

— кабул ителгән карарга тәнкыйть күзлегеннән карау.

Кирәкле мәгълүматны эзләп таба һәм анализлый, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр ясый, кабул иткән карарларының киләчәген фаразлый һәм алар өчен җавап бирә ала торган кеше – тәнкыйди фикерләү сәләтенә ия булган кеше.

Д. Барелл фикеренчә, тәнкыйди фикерләгән кешегә хас сыйфатлар:

— проблеманы чишә, төрле яктан ачыклый ала;

— таләпчән;

— үз-үзен контрольдә тота;

— башкаларның идеяләренә «аңлап төшенә»;

— проблеманы бергәләп чишә, хезмәттәшлек итә ала;

— кешеләр белән җиңел аралаша, әңгәмәдәшен тыңлый;

— билгесезлектән курыкмый;

— проблеманы төрле күзлектән чыгып карый;

— кеше фикеренә колак сала;

— логик нәтиҗәләр төзи белә;

— прогноз ясый, максат куя белә;

— үз фикеренә туры килмәгән фикерләрне тәнкыйтьләми;

— күзаллаучы, үзмаксатлы

— тупланган белем һәм күнекмәләрне нәтиҗәле файдаланучы

— кызыксынучан, эзләнүчән

— үз хис-тойгыларын, фикерләрен бәяли белә.

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе “киртәләрсез” аралашуга корылган. Әлеге укыту технологиясе укучыларны шәхес итеп үстерүгә, аларны коллектив эчендә тәрбияләүгә басым ясый. Ягъни дәрестә кем белә, шул кул күтәрә түгел, ә һәр бала, үз чираты белән, сорауга җавап бирергә тиеш була. Җаваплар дөрес булмаса да укытучы тарафыннан кире кагылмый. Укучы биредә тыңлаучы гына түгел, ә актив катнашучы булып утыра. Укучы өчен 3-4 кешелек кечкенә төркемнәрдә үз фикерен курыкмыйча җиткерергә уңайлырак. Үз фикерен белдерергә курыккан укучылар башта парлы эшләрдә, соңрак кечкенә төркемнәрдә аннан соң сыйныф алдында сөйләргә өйрәнә.

Бүгенге көндә укучының интернет ресурсларыннан чиксез мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Укытучы хәзер шундый шартларда эшли. Бала кайчан, нәрсә теләсә, шуны таба ала. Укытучының дәрескә кергәндә әлеге дәрес материалының бүген һәм иртәгә никадәр актуаль булуын билгеләве мөһим.

Комментарии закрыты.