“Диаманта” алымы

Синквейнның диамант дигән төре бар. Аның ярдәмендә ике төшенчә арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләргә мөмкин. Диаманта– җиде юлдан торган  шигырь, беренче һәм соңгы юллары капма-каршы мәгънәне аңлата. Диамантаны язу тәртибе:

1нче юл.   1 исем (тема).

 2нче юл.  2 сыйфат (теманы ачыклау).

3нче юл.   3 фигыль (эш, хәл, хәрәкәт).

4нче юл.   4 исем (ассоциация).

 5нче юл.  3 фигыль (капма-каршы эш-хәл,    хәрәкәт)

 6нчы юл.  2 сыйфат (капма-каршы теманы ачыклау).

 7нче юл.  1 исем (капма-каршы тема).

Әдәбият дәресләрендә әсәрләргә анализ ясаганда бу алым бик кулай.

Мәсләлән, “Көндәлек – документ, көндәлек – көзге”  тексты.

Рамил

Тырыш, пөхтә

Саклый, ыргытмый, укый

Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

Оныта, бөгәрли, пычрата

Тәртипсез, ялкау

Галимов Илнар.

Синквейн һәм Диаманта алымнары иҗади сәләтләрне үстерергә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә. Һәм иң мөһиме синквейн төзү укучыдан, уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгак ясауны һәм шуны берничә сүз белән (кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.

Шулай итеп, тәнкыйди фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. Бу акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә.

Оставить комментарий