RAFT-технология

“РАФТ-технология” алымы.

“РАФТ-технология” алымы билгеле бер тематикага корылган иҗади эш төрләренең берсе.

РАФТ алымының аббривиатурасын таблицада карап үтик.

Роль Аудитория Форма Тема
Бирелгән теманың кем тарафыннан ачылуын билгеләү Кемгә текстның багышланганын билгеләү Жанрны, форманы сайлау Тематиканы, төп фикерләрне билгеләү

Р(оль) – бу эш кем исеменнән;

А(удитория) – бу эш кемгә адресланган;

Ф(орма) – хат,брошю
ра, интервью, эссе, буклет, стенгазета, альбом һ.б.

Т(ема) – текст нәрсә турында.

РАФТ-технология алымын үткәрү методикасы:

  • Иң элек укучыларга актуаль, кызык булган тема сайлана. Бу дәрестә укучылардан теманың тирән үзләштерелгән булуы, фантазия, иҗадилык, креативлык таләп ителә.
  • Дәрес алдыннан таблица әзерләнеп куела. Төрле фикерләрне укытучы таблица графаларына аңлаешлы итеп яза бара.
  • Күрсәтмә материалларны куллану укучыларга темага тирәнрәк үтеп керергә, эмоциональ якын килергә ярдәм итәчәк.

RAFT-технология

    Төркемнең һәр катнашучысын кызыксындырып актив эшчәнлеккә тарту, мотивлаштыру максат булып тора. Моның өчен ассоцияцияләр һәм акыл штурмы алымнарын куллану отышлы. Укучылар рольне билгеләр өчен  төрле социаль төркемнәрне тәкъдим итәләр. Укытучы үзе дә рольләрне билгеләп чыга ала. Таблицага 4-5 позиция язылып куела.

Таблицаның икенче баганасына целевая аудитория булырдай төрле өлкәләрдәге кешеләр, оешмалар һ.б. язылып куела.

Өченче баганага бирелгән социаль рольләргә туры килгән төрле жанрлар сайлана.

Соңгы баганага текстның төп фикерләре һәм идеяләре языла.

Соңыннан укытучы таблицада бирелгән бөтен мәгълүматны укып таныштыра. Укучылар арасында социаль рольләр билгеләнә. Укучылар үз рольләрен тирән тоеп актив эшчәнлеккә керешәләр. Вакыт бетү белән һәр төркем үз проекты белән таныштыра, яклый.

Дәрес ахырында эшләнгән проект тикшерелә, нәтиҗә ясала. Бер үк теманы, фактларны төрле яктан ачып булуын да игътибарга алырга кирәк. Мәсәлән, “Яхшы уку кагыйдәләре” темасына:

1 төркем: Әти-әниләр исеменнән баларына хат;

2 төркем: Югары сыйныйф укучылары башлангыч сыйныф укучыларына стенгазета;

3 төркем: Мәктәп администрациясе исеменнән укучыларга Мәктәп уставы төзергә була.

РАФТ алымы укучыны темага тагын да якынрак тирәнрәк килергә, иҗади фикерләүне үстерергә, үзеңне төрле яктан ачарга, импровизацияләргә, куелган шартларны анализларга, үз фикереңне белдерергә ярдәм итә.

Оставить комментарий