Фаразлар агачы алымы

Алымның авторы америка галиме Дж. Белланс. Бу алым укучыларны төркемдә эшләргә; образлы фикерләүләрен, фантазияләрен үстерергә; факт белән фаразларны берләштерергә; перспектив уйларга өйрәтә.

Үткәрү методикасы:

  1. Тактада агач рәсеме ясала.

Агачның кәүсә
се – чишелеш сорый торган тема, проблема, реаль ситуация.

Агачның ботаклары —  тема яки проблемадан чыккан төрле фаразлар. Ботакларның саны чикләнми.

Агачның яфраклары – фаразларны дәлилләүче аргументлар.

Алымның дәрестә үткәрү мисаллары:

  • Әдәбият дәресләрендә текст укыганда.

Текст тулысынча укылып бетми. Агач ясалып куела. Ботакларына текстың ахырын күзалдына килгән вариантлары языла. Яфраклары булып текстан алынган фактлар, аргументлар табып язылып куела. (Геройның нинди сыйфатлары ситуацияне үзгәртә алыр?

Мәсәлән, Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең соңгы өзекләрен укыр алдыннан, укучылар фараз-аргументларын әйтеп язып куялар. Бу исә хикәяне алга таба укырга мотивация тудыру чарасына әйләнә. Хикәяне тулысынча укып чыкканнан соң, дәрес башында укучыларның фаразлары анализлана, нәтиҗә чыгарыла.

  • Татар теле дәресләрендә үзләштерелгән грамматиканы ныгытканда.

Мәсәлән, “Билг
есез киләчәк заман хикәя фигыль” темасын үткәндә яки актуальләштергәндә.

Ситуация: Яр Чаллы шәһәре 2055 елда.

Ботаклары: Шәһәрдә метро булыр (яфракта: машиналар саны күбәя)

Элекромобиль Камаз машиналары чыгар (нефть кими, начар экология)

Сәнәгый оешмалар күп булыр (Чаллылылар саны арта) һ.б.

Укучыларның җөмләләре киләчәк заман кушымчалары ялганып төзелергә тиеш.

  • Белемнәрне актуальләштергәндә

Дәрес башында укучылар дәрестән нәрсә көткәннәрен фаразлыйлар (эмоция, яңалык). Дәреснең бу этабында укучыларның үз фикерләрен ничек дәлилли алулары тикшерелә. Фаразлар дөреслеккә туры килмәгән, фантастик булырга мөмкин. Ләкин укучы үз фикерен, карашын дәлилли  белергә тиеш.

Дәрес ахырында билгеләгән фаразларын тикшерәләр, чагыштыралар, анализлыйлар.
 

Оставить комментарий