“Синквейн” алымы

Синквейн француз теленнән кергән сүз, синк “биш” дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр.

Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Бу алымның кабул ителгән кагыйдәләре бар. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейнны язу тәртибе:

1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Кем? яки Нәрсә? соравына җавап бирә торган сүз.

2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?

3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?

4нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтә.

5нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме).

Синквейн” алымының өстен яклары:

  • Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта
  • Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли
  • Тәнкыйди һәм креатив фикерләүне камилләштерә
  • Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла
  • Катлаулы информация гомумиләштерелә
  • Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә
  • Бөтен укучы да яза ала.

   Синквейнның темасы төрле булырга мөмкин:

  • табигать;
  • әдәби герой, персонаж,
  • әни, әти һәм башка гаилә әгъзалары;
  • күңел халәте;
  • дәрестә өйрәнгән тема;

Көз

Сары, яңгырлы.

Коела, ява, салкыная.

Агачлардан алтын яфраклар коела.

Матурлык.

 

Кыш

Салкын, карлы.

Туңдыра, шатландыра, бүләк итә.

Кыш бабай бүләкләр алып килә.

Яңа ел.

 

Каюм Насыйри

Белемле, күпкырлы

Укыткан, белгән, өйрәнгән

Каюм Насыйри – күренекле галим

Остаз.

 

Дәү әни

Игътибарлы, акыллы

Пешерә, үстерә, ярата

Мин әбиемә һәрвакыт булышам.

Кояш.

Оставить комментарий