“Ыргытылган таш” алымы.

“Ыргытылган таш” алымы. (Прием “Брошеный камень”)

“Ыргытылган таш” алымының авторы күренекле әкиятче, журналист Дж. Родари.

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең бу алымы укучыларның иҗади фикерләүләрен үстерә, фантазияләрен баета, предметлар, вакыйга-хәл арасындагы логик бәйләнешне табарга өйрәтә. Шулай ук бу алым аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә, чөнки инша, хикәя, мәкалә, синквейн язарга әзерләнгәндә лексик берәмлекләр тупларга ярдәм итә.

 “Ыргытылган таш” алымының үткәрү методикасы:

  • Тема буенча укытучы тарафыннан бер сүз бирелә. Укучылар бирелгән сүзгә төрле эпитетлар, ассоциатив сүзләр һ.б. әйтеп чыгалар. Бу очракта бирелгән сүз суга ыргытылган таш, ә укучылар әйткән сүзләр суда барлыкка килгән түгәрәк боҗралар булып күзаллана.
  • Барлык әйтелгән сүзләрнең тема белән бәйләнеше анализлана, иҗади эш өчен кирәклеләре генә сайланып алына.

Мәсәлән, дәрестә “Ямьле яз” темасына иҗади эш башкарырга кирәк. Укытучы укучыларга Яз сүзен бирә. Укучылар яз турында  хәтерләреннән калкып чыккан сүзләрен әйтәләр: җылы, чәчәкләр, кояш, әниләр бәйрәме, тамчы, кар эри, умырзая, апрель һ.б. Укучылар әйткән һәр сүз дә анализланмыйча, аңлатма бирелмичә тактада языла барыла. Соңыннан гына укытучы укучылар белән берлектә иҗади эш өчен кирәкле сүзләрне, сүзтезмәләрне сайлап алалар. Укучылар әйткән сүзләрдә язга карамаган сүзләр дә очрарга мөмкин, мәсәлән: эт, песи һ.б. Бу сүзләрне кире кагарга ярамый, бәлки укучы  яз көне эте белән булган хәлне исенә төшереп язар. Я песиенең туган көне яз вакытыдыр.

Комментарии закрыты.