“Логик чылбыр” алымы

 

Бу алым зур күләмле мәгълүматны хәтердә калдырырга, логик фикерләргә өйрәтә.

“Логик чылбыр” алымының асылы фактларны, җөмләләрне, даталарны, кагыйдәләрне, цитаталарны яки текстның өзекләрен логик яки хронологик тәртиптә куюдан гыйбарәт. Логик чылбырны төзү укытучы белән берлектә, парлы, төркемдә, мөстәкыйль индивидуаль эш яки өй эше буларак үткәрелә ала.

“Логик чылбыр” алымы зур күләмле мәгълүматны хәтердә калдыру, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү, үзләштерелгән материалны ныгыту өчен кулланыла.

Әдәбият дәресләрендә язучының биографиясе белән танышканда укучыларга даталарны, тормыш юлын истә калдыру авыр.  Бу очракта укытучы укучыларга язучының тормыш һәм иҗат юлының төп мизгелләрен/фактларын логик чылбыр рәвешендә төзетә.

Габдулла Тукай

 

 

 

1886       1889         1892            1895             1904      1907        1913

 

 

 “Көндәлек режим” темасын үткәннән соң укучылар логик чылбырны сүзләр, сүзтезмәләр белән генә түгел, ә рәсем белән дә төзи алалар.

 “Буталган логик чылбыр” . Укытучы терминнар, даталар, сүзләрнең логик тәртибе бозылган рәт бирә. Укучылар логик хатаны табып төзәтергә тиеш булалар.

Уен формасында үткәрелгән логик чылбыр алымы укучыларның күзаллауларын үстерә. Уен телдән үткәрелә. Укучыларга логик чылбырның беренче буыны бирелә. Мәсәлән, Алма ашар өчен, алманы агачтан өзәргә кирәк. Укучыларның максаты “үткәнгә сәяхәт итеп” логик рәтне дәвам итү.

Алма ашар өчен, алманы агачтан өзәргә кирәк. Агачтан өзәр өчен, агачны үстерергә кирәк. Агачны үстерер өчен, утыртырга, су сибәргә кирәк һ.б.

Оставить комментарий